Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игелек кылудан тәм таба

Тукай районы үсешенә өлеш керткән, район эчендә кайнаган кешеләр арасында бүген Чаллыда яшәүче Марат Гарифуллин да бар. Ул хәзерге вакытта шәһәрдәге Аксубай районы якташлык җәмгыятен җитәкли, «Алтын йөрәкле кеше», «Ел хәйриячесе» исемнәрен лаеклы йөртә. Хезмәтен бәяләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бихисап. 

Мәдәният әһелләренә мәхәббәт

Марат абыйның шәхси фотоальбомнарында аның үткәне һәм бүгенгесе. Монда Тукай районының, Чаллының һәм республиканың күренекле җитәкчеләре, танылган артистлар, язучылар, драматурглар... Мәдәният әһелләрен аеруча хөрмәт итә ул. «Минем колагыма «аю баскан»: тавышым да, җырга сәләтем дә юк. Адәм баласына нәрсә җитми, ул шуңа омтыла, диләр бит. Мин дә кечкенәдән иҗатка тартылдым. Тере артист белән беренче очрашуым да бәләкәй чагымда булды. Авылга җырчы Габдулла Рәхимкулов килгән иде, аны безгә фатирга керттеләр. Концерттан кайтуына Фәймә әбием аны табын әзерләп каршы алды. «Апа, син концертка да бара алмадың инде», – дип, Габдулла абый аның өчен өйдә җырлады. Мин аның илаһи тавышына мөкиббән китеп тыңладым», – дип искә ала Марат Зәйнулла улы. Аның артистларга булган мәхәббәте һәм аларга ярдәм итү теләге дә кечкенәдән үк килә. Чаллыга килгән артистларны, театр коллективларын зурлап каршы алуны һәм кунак итеп озатуны да ихластан башкара ул. Татарның мәшһүр артистлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Винера Ганиева, Фидан Гафаров белән очрашуларын сагынып искә ала. 

Яшьлек еллары

Марат Гарифуллинга катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килә. Аксубай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чаллыга килеп КамГЭСта слесарь булып эшли, Түбән Кама удар төзелешендә катнаша. Белемгә омтылган егет Казан авиация институтына укырга керә. 
Аннары Приморье краенда космик гаскәрләрдә хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, өч ел эчендә «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә смена башлыгыннан Дивинил заводында җитештерү-технология идарә системасын автоматлаштыру бүлеге җитәкчесе вазифасына ирешә. Ә 1978-1982 елларда Тукай районында «Сельхозэнерго» тармакара хозрасчет берләшмәсен җитәкли. Аны республикада гына түгел, СССР күләмендә алдынгы предприятие итүгә ирешә. Ул җитәкләгән предприятие күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләнә. Аннары биш еллык планны өч ел ярымда үтәгән өчен тагын шундый ук дәрәҗәле бүләккә лаек була. 

Олы сынау

Россия күләмендә танылган предприятие җитәкчесен алда зур сынау көткән булып чыга. Аңлашылмаучылык аркасында аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Гаепсез килеш рәшәткә артына эләккән якташыбызны иреккә чыгару өчен Социалистик Хезмәт геройлары, РСФСРның халык депутатлары Йолдыз Кормашев, Вазыйх Мавликов, «Известия» газетасының Татарстандагы үзхә-бәрчеләре Рәүф Сабиров белән Ирина Дементьева гаделлек даулап йөриләр. Биш елдан соң СССР прокуратурасы протесты Марат Гарифуллинның хөкем карарын кире кага һәм азат итә.

Игелек кыл да, суга сал

1989 елда Марат Зәйнулла улы тормышын яңадан башлап җибәрә. Чаллыда буяучы булып эшкә урнаша, тукталыш павильоннарын һәм К-700 заводын бизи. Аннары «Таң» фирмасы оештырып, аның генераль директоры була. 
Тукай районында һәм Чаллыда Марат Гарифуллинның ярдәме тимәгән оешмалар, татар газета-журнал редакцияләре, дини оешмалар юктыр. Тукай районындагы мохтаҗларга да риясыз ярдәм итә. «Инвалидлар өйләрендә бикләнеп ятарга тиеш түгел, аларны төрле бәйрәмнәр оеш-
тырып кузгатырга, хәрәкәтләндерергә кирәк», – ди ул. Тукай районында мөмкин-лекләре чикле балалар өчен Сабантуй уздырды, аларга сәяхәтләр оештырды. Шилнәбәш авылында аягына бер тапкыр да басмаган инвалид кызга төсле телевизор бүләк итеп сөендерде. 
Марат абый үзе «Игелек кыл да, суга сал» дигән гыйбарә буенча яши. «Кайчакта кешегә бер этәргеч җитә, аннары ул тормышта үз юлын таба. Минем тормышымда да игелекле кешеләр күп булды. Студент елларымда хатынымның апасы Хәят Мәҗитова – әни, ә Чаллыда Йолдыз Кормашев әти кебек иде. «Сиңа укырга, югары белем алырга кирәк», – дип үсендергән, озак еллар 2нче гимназияне җитәкләгән Сөләйман абыем Кузюровка да рәхмәтлемен», – ди ул.
Ул игелекле гамәл-ләре турында сөйләргә яратмый. Әнисенең: «Улым, авыр хәлдә калган кешеләргә булыш, ярдәмеңнән калдырма», – дигән сүзләренә тугры булып яши. 
Аксубай районы якташлары җәмгыятен Марат Гарифуллин 2004 елдан җитәкли. Бүген җәмгыять республика дәрәҗәсендә танылды. «Соңгы вакытларда Тукай районында булган уңай үзгәрешләрне күреп тә сөенеп яшим. Районда төрле милли-мәдәни чаралар зурлап уздырыла. Якташлар очрашуында районның бүгенге җитәкчесе Фаил Камаев легендар шәхес Йолдыз Кормашевны җылы сүзләр белән искә алды», – ди ул. 

Һәр көнгә сөенеп яши

Марат абый озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән әтисе Зәйнулла белән 40 ел балалар укыткан әнисе Рәйсә апа нигезенә эзен суытмый, җае чыккан саен авылына кайта. 
Ул – гаиләдә үрнәк әти, дүрт баласы һәм алты оныгы белән горурланып яши. Ир кеше агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш диләр. Ислам дине кануннары буенча яшәүче шәһәрдәшебез Аллаһының рәхмәте белән боларның барысына да иреште. Ул Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә сөенеп яши. 

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ.
/ Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев