Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышларның ачы җилләре

Илебездә унберенче апрель фашист концлагерларыннан тоткыннарны азат итү көне. Ул 1945 елдан бирле билгеләп үтелә. Тукай районы Борды авылында тоткынлыкта дөньяга килгән, балачагы әсирлектә башланган Борис Петрович Кудряшов гомер итә. Аңа быел 79 яшь тула.

Никифор бабай оныгы

Кудряшовлар нәселе элек-электән Борды авылында эшкә уңган - булганлыгы белән дан тота. Никифор бабаларының игелекләре хакында легандалар йөри. Аның улы Илья Кудряшов гаиләдә бердәнбер бала булып үсә, туганнары, балалары күп булган күршеләрдән һәрвакыт көнләшә ул, шуңа кечкенәдән зур гаилә булдыру турында хыяллана. Ул үзенә тиң итеп Дарья исемле кызга өйләнә. Керәшеннәр аны яратып Дарҗа дип йөртәләр. Алар матур, тату гомер итәләр, алты малай, ике кыз табып тәрбияләп үстерәләр. Илья да әтисе кебек бик тырыш, оста куллы кеше була. Үзенең алачыгын булдыра, шунда ат арбасы тәгәрмәчләре, халык өчен кирәкле эш кораллары ясый, хәтта трантас ясап авылны шаккаттыра. Бордыда беренче таш амбарны да ул төзи. Ильяның бөтен балалары да үзе кебек тырыш, уңган, талантлы булалар. Бу матур сыйфат нәселдән-нәселгә күчеп килә. Һәрберсе үзе кебек балта осталары, рәсем ясауга да маһирлар булалар. Бигрәк тә Петр исемле улы агачтан әйберләр юынып ясарга, рәсемнәр ясарга, остарак була. Илья дәдәй төп нигезендә төпләнеп калучы итеп нәкъ менә - улы Петрны сайлый. Малаеның зирәк, төпле булуын бик яхшы белә, туганнары белән арадагы татулыкны да сактап торачагына ышана.

Петр Ильич Борды мәк тә бендә укып белем ала. Эштә чыныгып, кыю йөрәкле булып үсә. Аны1938 елда Армия сафларына хәрби хезмәткә алалар. Ул хезмәттә вакытта, Житомир өл кәсендә вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Петр сугышчан дуслары белән туган илебезне дошманнардан саклап алгы фронт сафларына баса. 1942 елда алар фашистлар чолганышында кала.Йөзләрчә солдатны пленга алалар һәм Германиягә алып китү өчен авылдан алып чыгып китәләр. Бик озак җәяү баралар, басуда салам өемнәре күренә. Ни булса, шул булыр, дип Петр салам өеменә сикерә. Немецлар автоматтан аталар, аның салам өеме эчендә инде үлгән булуына ышанганнан соң китеп баралар. Ул исән кала, кичкә кадәр шунда ята. Караңгы төшкәч бер шуышып, бер тормакчы булып ерак булмаган бер авылга барып җитә. Нәкъ менә ул шунда бер татар кешесен очрата, ул- татар шагыйрье Нәби Дәүли булып чыга. Икесе дә туган телдә сөйләшеп танышканнан соң, бер өйнең ишеген шакыйлар. Анда бер ялгыз хатын яшәгән була, ул хәрбиләрне ашата, эчертә, кунарга урын җәеп бирә.

Икенче көнне авылга немец полицискийлары килеп тула. Халыкны бер урынга җыялар. Баксаң алар Германиягә эшләтер өчен т аз а , сәламәт к е ш е л ә р н е җ ы я р г а килгәннәр икән. Хуҗа хатын Петрга үз улының документларын тоттыра, ул үз малаен яшереп калдырырга уйлый, Германиягә җибәрәсе килми. Петр комиссиягә кергәч ни күрсен, тикшерүче табиб Борды авылыннан таныш кеше Григорий Куприянович Маклаков була. Фашистлар аны автомат түтәсе белән куркытып бу эшкә мәҗбүр иткәннәнр, аны да тоткынлыкка алган булганнар. Ул Петрны таный, ярдәм итмәк б ул ы п , Ге р м а н и я г ә җибәрмәсеннәр өчен үлгән, дип язып чыгара. Ишектән чыгуга язуларга карап та тормыйча, Петрны сәламәт кешеләр төркеменә төртеп җибәрәләр. Алып китәләр дә эшелоннарга төяп көнчыгышка озаталар. Бер ай баргач, Германиянең Ган новер шәһәренә килеп җи тә ләр. Биредәге концлагерьга илтеп ябалар. Ике көн ашатмыйлар. Кечкенә бүлмәдә 20 кеше интегә, суларга да һава җитми, ике көннән соң 7-8 кешегә генә җитәрлек табак белән ризык кертәләр.. Анда кабыклы бәрәңге белән яшел яфраклар салынган сыекча була. Чөгендер җомыннан ясалган ипи, ач кешешеләр ни бар шуны капкалыйлар, тамаклары туймый, ашказаннары авырта. Тоткыннарны төрле эшләргә билгелиләр. Хатын-кызлар бәрәңге бункир ла ры төзиләр, ир-атлар Финлян дия дән китерелгән йортларны җыялар. Бу йортларда офецер хатыннары яшисе, диләр. Тоткыннар үзләре йортларны төзиләр, үз-ара сөйләшеп алалар, әйдәгез, төзеп бетергәч ут төртеп яндырабыз, дип. Егермеләп йорт төзелеп беткәч янгын чыга, төзелгән йортлардан кисәү башлары гына кала. Тоткыннар иректә булмасалар да совет армиясенең уңышлары турында ишетеп торалар. Алар туган илләрен, яшәгән җирләрен сагыналар.

Әсирлектә туган мәхәббәт

Петер шушы Ганновер да үзе кебек тоткын Орел өлкәсе Маховка районы Репеновка авылында туып-үскән Александра исемле кыз белән таныша. Алар дуслашып китәләр, уртак язмыш берләштерә, ул мәхәббәткә әверелә. Качып кына булса да очрашалар. Петр Шурага үзенең хисләрен б е л де р ә. Н е м е ц л а р Петрның тырыш уңган булуын эшеннән белеп торалар. Шуннан файдаланып ул немец офицерына өйләнергә теләге булуын белдерә. Каршы килмиләр, ике яшь йөрәк шулай итеп кавыша. 1944 елның 29 сентябрьендә тоткынлыкта аларның беренче сабыйлары туа. Аңа Борис, дип исем кушалар.

Советармиясе җиңүләр яулап 1945 елда Германиягә үк килеп җитә. Сомолетлар оча башлый, бомбалар шартлавы ишетелә. Беничә бомба концлагерьга да килеп төшә. Әммә үлүчеләр аз була. Гановер урамнары немецларның машиналары, мотоцикллар белән тула. Фашистлар кача башлыйлар, шулай итеп бу шәһәрне безнекеләр сугышсыз гына басып алалар.

Фашистик Германия җиңелә. Әммә тоткыннар һаман биредә кала әле. Петер Кудряшов хатыны Александра белән туган якларга кайтырга хыялланалар. Ул якташлары Владимир Маклаков һәм Куприян Адылев белән очраша, аларның да теләге тизрәк Татарстанга кайту. Әммә тоткыннар һаман басым астында булалар әле, биредә пәйда булган америкалылар коткы тараталар:

«СССРда әсирлеккә бирел гән нәрне кичерү юк, Анда авыр эш,халык ач, ил җимерек. Америкага китү кулай булачак!»

Туган илгә, бары тик туган илгә! «Нәрсә булса шуны күрербез,» дип Петр белән Александра туган илгә кайтырга булалар.

Америкага китәсе бала

Бер көнне лагерьда «Америкалылар балаларны алып китәләр икән, дигән хәбәр тарала. Петр тиз генә балалар колониясенә йөгереп кереп, тәрбиячене төртеп җибәрә дә улы Борисны күтәреп ала, аннан алып чыгып әнисе Шура кулына тоттыра. Үзе дә кат-кат кулына алып газиз улын назлап, кочаклый. Александра да сабыен кочагына алып күз яшьләре белән иркәли, сөя, шатлана.

Алар уллары белән бергә кайтыр юлга, Эльба ягына кузгалалар. Әммә монда кайтыр өчен дә чират, шулай итеп аларга өч ай көтәргә туры килә. Алар бер ай эчендә кайтып җитеп башта Орелда, аннан Бордыда булырбыз, дип хыялланган булалар. Хыяллар челпәрәмә килә, хатын-кызларны ирләр белән бергә илгә чыгармыйлар.

«Мин сине җир астыннан булса да эзләп табармын», дип Петр СССР чиген үтә,аннан туган авылы Бордыга юл ала. Хатыны улын җитәкләгән көе үксеп чик буенда елап кала, җитмәсә икенче балага узганлыгы да инде шактый үсеп килгән көмә неннән сизелә.

Ике атнадан Шура да Орел өлкәсенә туган авылына кайтып төшә. Илдә сугыштан соң бөтен җирдә хәерчелек, аягын-кулын югалтып кайткан инвалид солдатлар, ач-ялангач ятимнәр, тол хатыннар...

Александра Орел өлкә сен дәге Репеновка авылына кайтып җиткәч үз күзенә ышан мый тора, үзләренең йорты урынында ташлар гына аунап ята. Бу күренешне күреп ул аңын югалтып егыла. Аны әти сенең дәдәсе үзләренә алып кай та, бәрәңгене кырып, шуңа кайдандыр он табып алып кайтып кушыпипи пешереп тамагын туйдыралар. Татарстаннан бик озак кына хәбәр килми. Почта хезмәте җанлангач, Петрдан хатлар килә башлый. Петр миңа пас порт бирмиләр, белешмә дә алып булмый, дип яза. Ул Александрага «Әйдә үзең кайт, өй ләнгә немне, ике балам барлыгымны әни дә, туганнар да белә, сезне көтә», – дип яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев