Язгы ташуга әзерләнәбез!
Районда су басу зоналарыннан эвакуацияләнүче халыкны вакытлыча урнаштыру өчен Новотроицкое мәктәбендә, «Балкыш» лагере базасында халыкны вакытлыча урнаштыру өчен урын булдырылды
Тукай районының су объектларында язгы ташу мартның өченче декадасында, апрель башында көтелә. Аның интенсивлыгы кар запасларының күләменә, туфракның туңу тирәнлегенә һәм климат шартларына бәйле булачак. Атналык киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев беренче булып язгы ташу мәсьәләсен көн тәртибенә чыгарды. Былтыр кар күп яуганлыктан, кайбер авыл җирлекләрендә язгы ташу бик көчле булды. Мондый хәл кабатланмасын өчен, нәтиҗәләрне киметү буенча чаралар күрелергә тиеш. Язгы ташуны кисәтү һәм кабул ителгән чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин чыгыш ясады.
Язгы ташу – кар эрү б елән көчәйтелгән табигый күренеш, ул җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: торак йортларны, социаль объектларны су басу, юлларны юу, күперләрне җимерү, коммуналь челтәрләрдә аварияләр, хәтта үсемлекләр һәм хайваннарның һәлак булуына китерергә мөмкин. Тукай районының су объектларында су басу мартның өченче декадасында, апрель башында башланыр дип көтелә. Аның интенсивлыгы кар запасларына, туфракның туңу тирәнлегенә һәм һава шартларына бәйле. Кыш ахырына кар капламының биеклеге 20 см чамасы тәшкил итте. Түбән Кама сусаклагычында бозның калынлыгы – 20 см дан 40 см га кадәр, елгаларда – 11 см дан 42 см га кадәр. Бу былтыргы күрсәткечләрдән 2-30 см га кимрәк. Моннан тыш, бу чорда температура тирбәнешләре буенча фаразлар да мөһим роль уйнаячак.
Әгәр температура тиз күтәрелсә, бу карның бик тиз эрүенә һәм, нәтиҗә буларак, елгаларда һәм сулыкларда су биеклегенең артуына китерергә мөмкин. Белгечләр фаразлавынча, язгы ташу уртача көтелә, әмма шуңа да карамастан, язгы ташуны кисәтү һәм нәтиҗәләрен киметү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Районда су басу зоналарыннан эвакуацияләнүче халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 100 кешегә исәпләнгән Новотроицкое мәктәбендә, шулай ук «Балкыш» лагере базасында урын булдырылган. Халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат бирү кәрәзле элемтә операторлары аша Ватсап төркемнәре ярдәмендә һәм Новотроицкое торак пунктында, Белоус, Ильичевский, Яңа Мусабай, Иштирәк авылларында РСУ-300 сөйләм сиренасы җайланмасы ярдәмендә башкарыла.
Айрат Хәбибуллин үз чыгышында авыл җирлекләре башлыкларына, юл һәм коммуналь комплекс оешмаларына су үткәргеч торбаларын, яңгыр канализациясе системаларын, янгын гидрантларын, коеларны һәм башка инженер конструкцияләрен (котельныйларны, скважиналарны, насос станцияләрен) чистартуны оештырырга; насос җайланмаларын һәм су суырту өчен булган чараларны тикшерергә һәм актив эш алып барырга киңәш итте. Өстәмә рәвештә халык өчен кирәкле яшәү шартларын тәэмин итә торган барлык коммуникация корылмаларын (җылылык челтәрләре, су агызу, электр челтәрләре, газ җиһазлары) ныгытырга.
Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә 152 суүткәргеч торба бар, аларның 45е чистартылган, бу 29,6 процент. Эшләрне төгәлләү 15 мартка билгеләнгән. Шул ук вакытта Боерган, Калмия, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Иске Абдул һәм Шилнәбаш авыл җирлекләрендә мондый инженер конструкцияләре юк. «Главтатдортранс» ДКУ балансында тагын 380 су үткәрү торбасы бар, шуларның 86сы гына чистартылган (22,6 процент). Районның барлык 38 күпере дә су басуга әзер дип табылган. «Идар әче о ешма лар һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге учреждениеләр җитәкчеләренә объектларның подвалларын яклау буенча гамәлләр башкарырга. Мәгариф бүлегенә укучылар белән язгы ташу вакытында су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм язгы бозның куркыныч булуы турында әңгәмәләр үткәрергә», – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Айрат Хәбибуллин.
Су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында авыл җирлекләре башлыкларына халыктан бозга массакүләм чыгу урыннарында патрульләр оештыру, «юка боз» чорында халыкка белешмәләр таратуны оештыру, балыкчыларның бозга күпләп чыгу урыннарында патруль оештыру, автомобиль һәм башка техника белән бозга чыгуны булдырмау чараларын күрү, «Бозга чыгу тыелган» дигән язмалар урнаштыру тәкъдим ителде.
«Бары тик җирле үзидарә органнарының, хезмәтләрнең җайга салынган эше һәм район халкының актив катнашуы гына су басуның нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Игътибарлы булыгыз һәм язгы үзгәрешләргә әзер булыгыз!» – дип йомгак ясады үзенең чыгышын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Районда язгы ташуга әзерлек актив бара. Мәләкәс авылында язгы ташуга каршы кирәкле чаралар үткәрелә инде. Новотроицкое авыл җирлегендә дә язгы ташуга актив әзерләнәләр. Калиновка һәм Куперле авылларында траншеяләрне чистарту һәм торбаларны ачу эшләре бара. Куперледә узган ел казылган траншеяне тәртипкә китерделәр. Мондый чаралар су басуны булдырмаска һәм халыкның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев