Иҗатның кыйбласы бармы?
Үзәк китапханәдә узган бик кызыклы бер очрашуда катнаштым әле. Аны китапханәче Исламия ханым Динмөхәммәтова оештырган. Кичәгә китап сөючеләр, журналистлар, укытучылар, язучылар килгән иде. Бүгенге чор әдәбиятының юнәлешләре турында да, борынгы заманнардагы иҗатыбыз хакында да эчкерсез сөйләшү булды бу.
Шактый гына бәхәсләр дә туды. Үзенең юмористик, сатирик хикәяләре белән танылган Рафис Сәлимҗанов (Иштирәк авылыннан) бүгенге әдәбиятыбызның сыйфат дәрәҗәсе төшүгә игътибарыбызны юнәлтте, әсәрләрнең бертөрлелегенә ачынуын әйтте. Китап укучыларның кимүен татар телендә сөйләшүчеләрнең азаеп баруы белән бәйләде. Моны булдырмас өчен гаиләдә балаларның һәрвакытта татарча сөйләшүенә ирешергә кирәклеген ассызыклады. Язучы, журналист Рахман Шәфигуллин үз милләтебез каһарманнарын дөньяга таныту өстендә эшләүчеләрнең булмавына тукталды. Шагыйрә Сирень Якупова әдәбиятыбызның үсеше тукталмавы, бүген дә бик тә яратып укылучы шигырьләр, хикәяләр туып торуына мисаллар китереп сөйләде. Фәнсилә Шәйдәүләтова исә китап сөючеләрне ике төркемгә бүлеп, аларның бер өлешен интеллектуаль китап укучылар, икенче өлешен «бульвар» романнарын яратучылар дип билгеләде. Беренче төркемнәр әсәрнең тематикасына, фәлсәфәсенә игътибар итеп укысалар, икенчеләренә эчтәлек тирәнлеге бик кирәк тә түгел икән. Амур Фәләх, Рушания Гыйләҗева, Марс Яһудиннарны чыгышлары да яңа сораулар тудырды... Китапханәчеләр китап сөючеләрне кызыксындыру өчен нинди чаралар кулланулары, даими рәвештә китап укучыларның акрынлап арта баруын әйттеләр. Бары тик язучыларның яңа әсәрләр иҗат итүдән туктамауларын гына сорадылар. Галимә укытучылар да алар белән килешеп, мәктәпләрдә, институтларда аларның әсәрләрен бөртекләп өйрәнәчәкләренә инандырдылар. Сөйләшү ахырында очрашуда катнашучылар алда торган бурычларны бердәмлек белән генә җиңеп булачагына ышаныч белдерделәр.
Зәбир Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев