Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшел урак өсте

Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагының сөт терлекчелеген үстерү буенча республикабызда алдынгылар сафында – тәүлеклек савым 90 тонна тәшкил итә.

Татарстан агросәнәгать комплексында сөт терлекчелеген үстерү – өстенлекле юнәлеш. Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагының бу юнәлеше буенча республикабызда алдынгылар сафында – тәүлеклек савым 90 тонна тәшкил итә. Бу - узган елның шушы чорына караганда 3 тоннага артыграк.  

Бу, билгеле, уртак хезмәт – игенчелек һәм орлыкчылык, үсемлекчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның ел әйләнәсенә кулга-кул тотынып, үзара киңәшләшеп, фикерләшеп эшләүләре һәм җитәкчелекнең эш фронтын оештыра белүе белән бәйле.

«С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе ҖЧҖе директоры Марат Тәлгать улы Сафин шундый сыйфатларга ия аграрий. Уртак сөенечкә, хуҗалыкта хезмәт куючы яшь буын, һөнәри белемгә ия булган, тырыш аграрийлар остазларыннан калышмый.

Мал азыгы хәзерләүнең кызган мәлендә җитештеръ предприятиесе директоры Марат Сафин һәм аның урынбасары Тимур Сафин белән басу-кырларда һәм сенаж салучылар янында булып кыска әңгәмә кордык. Шунысына игътибар иттем – тәҗрибәле җитәкче һәм аның уң кулы булган Тимур быелгысы елның үзенчәлекле килүенә – язгы чәчүнең бераз сузылуы сәбәпле «тын алырга» ара калдырмыйча яшел уракка тотынуларыннан зарланмадылар. Ә бит, бүген-иртәгә алар басуларга чәчелгән ашлык, үсемлекләрне тукландыруга чыгачаклар. Шулай, җәһәтлек, булганлык таләп ителә аграрийлардан.

Сыерның сөте – телендә

«Менә бу баз – тулысынча тыгызланып бетеп килә. Сенаж – мал-туар яратып ашый торган,  консервланган яшел масса. Бозыла, искерә дип тә борчыласы юк, чөнки аны бөтен технологияләрен үтәп салабыз. Елның-елында мал азыгын ел ярым-ике елга җитәрлек итеп, запас белән салабыз. Малны, аеруча савым сыерларны бөтен кагыйдәләренә туры китереп асрау, яхшы итеп ашату өчен азык рационны дөрес итеп төзергә һәм аны гамәлгә куярга кирәк. Мөгезле эре терлекләр сәламәт булсын өчен  мал азыгы рационында микро һәм макро элементлар да, клетчатка да, саламы да, фуражы да булырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы тармагы алга китсен өчен, терлекчелектән яхшы һәм сыйфатлы продукция алу өчен, әйткәнемчә, запасың булу кирәк. Келәтләрдә «җил уйнаса» – амбарларда ашлыгың булмаса, мал азыгы базлары буш булса, сөт саву күләмен арттыру турында сүз дә булмас иде. Шуңа да, елның ни рәвешле килүенә карамастан, запасың булганда, җаның тыныч була. Безнең товарлыклы-сөтчелек комплексында 776 баш савым сыеры асрала. Бүгенгесе көндә тулаем савым 24 тонна 800 килограмм тәшкил итә. Бер сыердан 32 килограмм сөт савып алына. Бу – игенчеләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең, аерым алганда зоотехник, мал врачы, ферма мөдире һәм савучыларның уртак тырышлыгы белән табыла торган уңыш», – ди «С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе ҖЧҖе директоры.

Ферма территориясендәге сенаж базындагы эш фронты белән танышканда чиста-пөхтә утарларда йөрүче сыерларга игътибар иттем.  Сыерлар утарда иркенләп йөриләр, аларның тук булулары әллә каян күренеп тора. Биредә тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы кешеләрнең хезмәт куюын шуннан ук чамаларга була. Кыр-басулар, мөгезле эре терлекләр – хуҗалыкның визит карточкасы ролен үти бит ул.

 Мал азыгын вакытында әзерләп калу – уңышка нигез         

«С.Сәйдәшев исемендәге» ҖЧҖе җитештерү предприятисенең мал азыгы чәчелгән басуларында яшел урак өсте – күпьеллык люцернаны чабу кызу темплар белән бара.

 Күпьеллык үләнне чабып-турый һәм төяп җибәрүче «Ягуар» комбайнын иярләгән Мөнир Насыйров һәм Илмир Габидуллин бер генә минутка да туктап тормыйлар. Басу белән сенаж базы арасында тыз да быз чабучы йөк ташучылар Фәндүс Харисов, Илшат Хөснетдинов, Рәмзил Сәгыйдуллин, Илгиз Сәйфуллиннар җитез, өлгерләр. Базга салына торган яшел массаны тыгызлап торучы (тромбовать итүче)  Илшат Фәйзуллин үз эшен белеп башкара – тракторы белән мал азыгын һава кермәслек итеп таптый.

 «Механизаторлар, йөк ташучылар, силос базында эшләүчеләр бер-берсен тоткарламыйча, ягъни эш барышына өзеклек кертмичә хезмәт куйганда  эш уңай нәтиҗә бирә. Хезмәтчәннәр моны яхшы аңлый.

Быел берьеллык үләннәр 800 гектар җирдә чәчелде. Халыкның бу җирләрдәге өлешен һәрвакыт искә алабыз. Берьеллык үләннәрдән чабылган печәннең 500-600 төргәген пай җире өчен халыкка өләшәбез. 

Бүгенгесе көнгә мең гектар җирдә чәчелгән  люцернаның 200 гектары чабып, туракланып – сенажга,  150 гектары теземнәргә салынды.  Люцерна – яхшы, гектарыннан 80 центнер чыга. Люцерна – мал азыгы рационында булырга тиеш. Ул – бик файдалы, чөнки люцерна составында чи протеин күп. Һава торышы уңай килеп торганда сенаж салу озакка бармас, тәҗрибәле механизаторларыбыз булганда бу эшне тиз арада тәмамлауның авырлыгы юк», – ди җитештерү предприятиесе директоры.

Яшьләр – авылның киләчәге!

Без – студентлар – булачак аграрийлар эшли торган басуда. Флүр Сәйфуллин һәм Илгиз Дәүләтгәрәевлар «Макрон» кыр корабында яшел диңгездәй чайкалып утырган күпьеллык үләнне тезмәләргә салалар. Алар аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырышалар. Яшьләрнең ал-ял белмичә, ихлас күңелдән эшләве, туктарга да теләмәүләре турында әйткәч, Тимур Сафин: «Шулай булмыйча, эссе һава торышында үләннең тиз арада кибеп печәнгә әйләнүенә юл куймаска кирәк. Шулай ук, теземнәргә салынган, ягъни ектырылган яшел масса сусыллыгын да югалтмасын, сенажга салынасы коры матдә 30-40 процент булырга тиеш. Теземнәрдәге яшел массаны, сәгать саен, махсус прибор белән тикшереп торабыз. Кыскасы, оптималь  дымлылык һәм коры матдә булганда гына сенажның сыйфаты яхшы була.

Студент егетләр – авылның киләчәге. Алар – авылыбыз горурлыгы.  Сабантуйларда бил алышалар – оста көрәшчеләр», – ди Тимур Сафин. Казан дәүләт аграр университеты механика факультетының дүртенче курсын – бакалаврны тәмамлап диплом яклау алдында торган Флүр Сәйфуллин һәм Илгиз Дәүләтгәрәевләр белән сөйләшәм, алдагысы көнгә ниятләрен белү өчен күңел кылларын тарткалыйм.

«Без – максатчан программа буенча аграр университетта укыйбыз. Тагын ике ел магистратурада төпле белем алып, туган җиребезгә эшкә кайтачакбыз. Басу-кырлар, техника, гомумән авыл хуҗалыгы – безнең стихия инде ул. Студент елларында каникулларда, мөмкинлек булганда язгы чәчү вакытында да! үзебезнең хуҗалыкка кайтып эшләдек. Теория белән практика бергә үрелеп барганга булса кирәк, укуы әллә ни авыр булмады. Үз җиреңдә  –  туган өеңдә диварлар да ярдәм итә диләр бит. Барлык остазларыбызга да рәхмәт. Яшьләр буларак та, бер үк альма матерда белем алганга да булса кирәк, Тимур Маратович белән серләребез аеруча килешә. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучы һөнәри белеме булган яшьләргә подъемный дип аталган хөкүмәт ярдәме (акчалата эквивалент белән) яңа тормыш башлап киткәндә бик ярап куя. Шуңа өстәп, махсус программа буенча йортлар төзү эше янә тергезелсә без бик шат булыр идек. Авылда яшәр өчен бөтен ужайлыклары булган йортың булса гаилә кору мәсьәләсе дә, башкасы да уңай хәл ителәчәк»,  – ди яшь аграрийлар алга карап. 

Мал азыгы әзерләү тулы куәтенә баруын сенаж базы белән басу арасында чапкан йөк машиналары һәм басуларда үлән урып ваклаучы комбаиннар гөрелтесе раслап тора.

Биредә хезмәт кешесе хөрмәтле. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең сәламәтлеген кайгырту, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү максатыннан аграрийларны кайнар аш белән  тәэмин итү оештырылган. Сыйфатлы ризык белән хушланган хезмәт кешесенең күңеле күтәренке булуы һәркемгә билгеле. Хуҗалыкта эшләүчеләргә хезмәт хаклары үз вакытында, тиешле күләмдә түләнә. Рәхәтләнеп эшләргә дә эшләргә генә кирәк. Техниканы яңартып, яшәү һәм хезмәт шартларын уңайлы итәргә тырышып эшли һәм яши сәйдәшлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев