Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Яшелчә – һәр гаиләнең табынында булсын!»

яшелчәче Минталип Исмәгыйль улы Минеханов әнә шулай ди.

«Яшелчә – һәр гаиләнең табынында булсын!». Белемле, тәҗрибәле аграрий – Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, республикада, Россия төбәкләрендә абруй казанган яшелчәче Минталип Исмәгыйль улы Минеханов әнә шулай ди. Ул, үз шигарен гамәлгә куючы фермер.

Минеханов КФХның 355 гектар чәчүлек җире бар. Шуның 254 гектарына бөртекле ашлык культурасы – арпа чәчелгән. Бөртекләр тигез, матур булып тишелеп чыккан. Шунысына да игътибар иттем – үсентеләренең рәт арасы линейка белән сызгандай тип-тигез. Ямь-яшел, сусыл арпа кыяклары бер-берсеннән тигез аралыкта чәчелгән. Зөбәрҗәти «диңгез» әкрен искән җилдә тигез чайкалып утыра. Көчле, нык үсентеләр уңышның яхшы буласына зур өмет уята.

Минталип Исмәгыйль улы арпа басуында шытымнарның саф-саф булып үсеп утыруларына сокланып каравымны шәйләп алуга бу осталыкның, матурлыкның серен аңлатты: «Буразналарны тигез итеп салу осталык сорый. Рәмис улым һәм оныгым Айдар – акыллы техника белән бик белеп идарә итәләр. Шуңа күрә буразналар тип-тигез, орлыклар билгеле ара калдырып салына. Орлыклар шытып чыкканчы һәм алар тишелеп чыгып якты дөньяга «аваз салуга» – баш төртүгә буй-буй борчага (полосатая блоха) каршы чара күрәбез. Быел яңгырлар мул яугач, Аллаһка шөкер, бу бөҗәк үрчеп китә алмады. Аңа карап тынычланмыйбыз, даими рәвештә басу-кырларны күзәтеп, тикшереп торабыз.

Уңышка нигез салуның үз җае бар

Көздән басу-кырларны сөреп, тырмалап – культивацияләп калдырабыз. Язгы чәчү алдыннан басу-кырларның үз эше. Җирне фрезировать итәбез – эре кәсләр калмасын өчен ваклыйбыз. Язга чыккач иң беренче дым каплату, аны инде дым томалау дип тә әйтәләр, ягъни – боронование эшен башкарабыз. Җирне җылыту, йомшарту, тигезләү – мөһим эшләрнең берсе. Бу эшләрне башкарганнан соң махсус технология буенча гребнеобразование, ягъни, буразналар ясап (ике яктан таучыклар ясалып кала) җирне орлык кабул итүгә әзерлибез. Әнә шул таучыкларга кишер орлыгын, ә аш чөгендере орлыкларын тигезләнгән рәтләргә салабыз. Яхшы сортлы кишер һәм аш чөгендере мул уңыш бирә.

Махсус чәчкечләр белән рәт араларын 75 әр см итеп,  2 см тирәнлеккә кишер, чөгендер орлыгын 4-5 см ара калдырып чәчәбез. Бу – бик четерекле техника, аны Италия галиме уйлап тапкан. Шәхси җир кишәрлегендәге кечкенә мәйданда да кишер орлыгын берәмләп түтәлгә чәчүе җайлы түгел. Акыллы техника бу четерекле эшне җиңеләйтә. Аннары махсус гидрокатоклар ярдәмендә таучыкларны трапеция формасына кертеп тыгызлыйбыз. Әйбәт уңыш алу өчен тиешле күләмдә минераль ашлама, биопрепаратлар кертәбез. Бөтен агротехник чараларны төгәл үтибез, – ди ил табынын яшелчә белән баетуга зур өлеш кертүче аграрий һәм уңыш алу ысуллары хакында сөйләвен дәвам итә: – Һәр эшнең үз җае бар. Яшелчәне утыртканнан алып уңышны җыеп алганчыга кадәр рәт арасына 19-20 тапкыр керәбез. Бәрәңге, кишер, чөгендерне – һәрберсен, махсус технология кулланып үстерәбез, яхшы итеп тәрбиялибез. Орлыклар тишелеп чыгуга үсентеләрне микро һәм макро элементлар белән тукландырабыз, чүп утыйбыз, тукландырабыз, корткычларга һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы кулай, ягъни сәламәтлек өчен куркынычсыз булган ысулларны кулланабыз, җирне йомшартабыз, сугарабыз. Су тамчылары кишер, чөгендер орлыкларын, яшь үсентеләрне юып төшермәсен өчен томансыман ысул белән сугарабыз (суны томан сыман итеп сиптерәбез). Шул рәвешле сугаруның файдасын күрәбез»,  – дип җирдә эшләү хакында яртып сөйли.

Минеханов крестьян фермер хуҗалыгында кишер һәм аш чөгендере 10 ар гектар җирдә чәчелгән. Икенче кимәгебез булган бәрәңге 80 гектар җирдә утыртылган. Шунысын да әйтергә кирәк, бәрәңге орлыгы тиешле таләпләргә туры китереп – барлык технологияне кулланып, алдан  әзерләнгән.

 Өч буын кулга-кул тотынып хезмәт куя

Быел Минеханов крестьян фермер хуҗалыгының чирек гасырлык юбилее.

Яшелчәчеләр династиясенең беренче буыны – моннан  25 ел элек, зур тырышлык куеп КФХ эшен башлап җибәрүче өлкән буын – Рәмзия һәм Минталип Минехановлар. Әти-әнисенең эшен дәвам итүче буын  вәкилләре –  кызлары Лилия һәм уллары Рәмис – икенче буын. Өченче буын – Рәмзия белән Минталип Минехановларның оныклары Әдилә белән Айдар бу эшкә бик теләп кушылганнар һәм матур гына эшлиләр. Зур сөенеч, якты өмет булып дүртенче буын – Әмир белән Айлинә үсеп килә.

КФХ тотучы Минехановлар династиясенең көчле булуы һәм уңышка ирешүе – һөнәри яктан белемле һәм үз тармаклары буенча тәҗрибәле булуларында. Алар КФХны үстерү, аны рентабельле итү өчен даими рәвештә белемнәрен күтәреп, тәҗрибә алмашып, яше-өлкәне бергә җыелып фикер алышып яшиләр һәм эшлиләр.

Рәмис Минталипович Минеханов: «Гыйлем – зур байлык. Аны даими алып торырга кирәк. Эш уңышлы барсын өчен, заманнан артта калмау өчен ныклы белемең булу мөһим. Шулай ук, тормыш һәм эш тәҗрибәсе булу безнең өлкәдә зур әһәмияткә ия. Әти – төп остазым. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча әтием төпле белем бирде. Үз эшен биш бармагыдай белгән кешедән фундаменталь белем алу – хезмәттә уңышка ирешүдә зур этәргеч», – ди. Сүзгә Айдар Рәфис улы Гайфуллин кушыла: «Мин Яр Чаллының 35 нче санлы мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетының агроинженерлык факультетына укырга кердем. Укыган чорда каникулларда авыл хуҗалыгында эшләгәнлектән вакыт сизелмичә дә үтеп китте – магистратураны уңышлы тәмамлау алдында торам. Югары уку йортында укыган чорда практиканы үзебезнең крестьян-фермерлык хуҗалыгында үттем. Бабама рәхмәт, өченче класста укыган чактан ук миңа авыл хуҗалыгы техникасын ышанып тапшыра иде. Бабаем, Рәмис абыем янында эшкә өйрәндем һәм яңа эш ысулларын үзләштерүемне дәвам итәм. Карарым ныклы – киләчәгемне җир белән, авыл хуҗалыгы продукцясе җитештерү белән бәйләячәкмен. Шуны әйтәсем килә, бу якты хыялымны тормышка ашыру өчен хөкүмәт ярдәме кирәк. Яшь фермер буларак подъемный дип аталган хөкүмәт ярдәме (акчалата эквивалент белән) бирәләр. Тик ул сумма белән фатир сатып алып булмавы көн кебек ачык. Мисал өчен, мин гаиләле булганчы ук, төпле нигез корырга ниятлим. Бу мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итү өчен өч бүлмәле фатир бәясенең 70 проценты – дәүләт программасы, 30 проценты шәхси акча буенча тормышка ашырылса – җиң сызганып эшләү өчен стимул булыр иде. Фатиры булган кешенең күңеле күтәренке булып, эшкә дәрте артачак. Яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү өчен дәүләт программаларының булуы һәм үтәлүе кирәк. “Ашатучы!” – шушы бер сүзгә күпме мәгънә салынган. Мин – үз җиремне, Ватанымны яратам, халкыбызны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен тырышам», – дип алга карап фикер йөртә.

– Замана яшьләре уку һәм эш белән генә мәшгуль булуны өнәп бетерми. Ялның нинди төрен үз итәсез? – дигән соравыма яшь белгеч:  – Бабаем белән әбием еш кына Коръән ашлары уздыралар. Бәйрәмдә берничә буын бергә җыелабыз: түгәрәк өстәл артында бергәләшеп сыйланабыз. Мәҗлестән соң тормыш-яшәеш, үз эшебез буенча фикер алышабыз. Иң файдалы һәм күңелгә рәхәтлек бирә торган ял – гаиләбез, бөтен династиябез белән җыелган чакта була», – ди зирәк студент мәңгелек кыйммәтләрнең иң зур байлык булуын ассызыклап. 

 

 Гаилә – ныклы терәк!

«Минталип Исмәгыйлович, сез ел тәүлеге эштә. Ял итәргә вакыт табасызмы?» – дип, оныгына биргән сорауны аксалга да кабатлыйм: «Аллаһ Тәгалә ярдәмен биреп тора. Ураза, Корбан гаетендә ял итәм. Хәләл көчең белән хәләл ризык табу, балалар һәм оныкларның тәрбияле булуы күңелне күтәрә, эшкә дәрт өсти. Баланы хезмәт һәм дин белән тәрбияләү кирәк. Игенчелек, яшелчәчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү – игелекле, саваплы эш. Яраткан эш авыр булса да ялкытмый ул», – ди хезмәттән тәм табып.

Күп хезмәт куеп үстерелгән уңышны үзвакытында җыеп алу һәм реализацияләү – сөенеч. Ә инде гомерлек эшеңне дәвам итүче, аны алга таба үстерү өчен зур тырышлык куючы улың-кызың, оныкларың булу – зур горурлык. Минталип Минеханов бу яктан да бәхетле һәм башкаларга үрнәкле. Аның улы Рәмис Минеханов –  КамПИны, Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршында җитәкче кадрлар әзерләү институтын тәмамлаган. «Улым костюм-чалбардан офиста утырмый. Басуда чәчү, урып-җыю кампаниясен ул башкара. Оныгым Айдар – компьютерлаштырылган авыл хуҗалыгы техникасын бик яхшы белә. Чәчүдә зур өлеш кертүенә сөенечебез чиксез. Балалар, оныклар кече яшьтән кул арасына керделәр. Һәммәсен дә хезмәттән тәм һәм тормыштан ямь табарга өйрәтеп үстердек. Кызыбыз Лилия  – КФХда бухгалтерия эшен алып бара. Әйткәнемчә, аның улы Айдар – аграрий, кызы Әдилә (оныгыбыз) – юрист. Хәләл җефетем Рәмзия таңнан торып аш-су әзерләп кырга, базага озата. КФХда эш алга китсен өчен гаилә әгъзаларының бердәм булуы кирәк.

Хөкүмәтебез кабул иткән программаларның үтәлүе – тиешле кешесенә үзвакытында финанс ярдәме килеп ирешүе әһәмиятле. Яшелчәне үстерү, реализацияләү эше җайлы гына бармый. Шушы тармакта хезмәт куючы КФХларга дәүләт ярдәм кулын сузганда гына басу-кырларыбыз эшкәртелеп, бөртекле ашлык культураларыннан, яшелчәдән мул уңыш алуга өмет бар. КФХларга, җитештерү кооперативларына һөнәри белем алып кайтучы яшь кадрларга, югары белемле яшь белгечләргә кагылышлы дәүләт программаларын кабул итү, аларны гамәлгә кую кирәк», – ди Минталип Минеханов районда, республикада хезмәт куючы фермерлар, аграрийлар мәнфәгатен кайгыртып.

***

Магистратура тәмамлап бүген-иртәгә кулына диплом алырга торган студент егет, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүче Айдар бабасының сүзләрен хуплап: «Туган җиремне, хезмәтне яратуым, белем алуга омтылышым – гаиләдән килә. Рухи яктан да, матди яктан да мирасны дәвам итүче булуыма сөенәм. Шушы мөһим вазыйфаларны башкаруда дәүләтебез дә терәк булыр дип өметләнәм», – ди алга карап эш итүчән яшь белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев