Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якынрак булу өчен

Россиядә “Гаилә елы”на багышланган чаралар кысаларында Түбән Суыксу мәдәният йортында «Якынрак булыйк» дип аталган тренинг узды. Аны оештыручылар район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм район ЗАГСы иде. Анда Иштерәк, Борды, Түбән Суыксу авыл җирлекләреннән яшь гаиләләр катнашты. Башта Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина статистика мәгълүматлары белән уртаклашты, аерылышу сәбәпләре турында сөйләде.

– Кызганычка каршы, төп проблема­аралашу, талашу, дөрес конфликтка керү, бер­берсен кабул итү, гафу үтенү сәләте булмау. Тренинг бер­берсен яраткан ике кешене якынайтуга юнәлдерелгән. Без үзебезне танып белү, психологик уеннар өчен тестлар оештырдык. Шуны аңлау мөһим: бер үк сорауга ир­ат һәм хатын­кыз еш кына бөтенләй башка төрле җавап бирәләр. Ир­атлар һәм хатын­кызлар арасында төрле кыйммәтләр өстенлек ала. Әгәр көчле зат өчен ышаныч һәм тугрылык мөһим булса, хатын – кызлар өчен мәхәббәт. Күп конфликтларның сәбәбе – аралашуының булмавында. Көтелгән һәм чынбарлыкның туры килмәве өмет өзелүгә китерә. Тренингның төп мотивы – парларны үз өметләрен бер­берсе белән уртаклашырга өйрәтү, ир­ат һәм хатын­кыз бер­берсен ишетергә һәм тыңларга тиеш, ­ дип белдерде тренингның төп тезисларын Эльвира Ринатовна.

Әйтергә кирәк, өйрәнү формасы буларак тренинг сайлау очраклы түгел. Район ЗАГС бүлеге башлыгының югары психолог белеме дә бар. Әгәр дә белгечләр үзләре авыл җирлекләренә чыгып, яшь гаиләләр белән очрашканда, аралашуның мондый ысулы ныгып китсә, тренингларны башка авылларда да оештырырга планлаштыралар.

Эльвира Мостафина:

Беренче өч елда Россиянең һәр бишенче пары аерылыша, гаиләләрнең 60 проценты бергә яшәүнең 10 еллыгына кадәр яши алмый. 2023 елда ЗАГС хезмәткәрләре 25219 никах теркәү акты, 14266 аерылышу рәсмиләштергән. Тукай ЗАГСында 300 гаилә теркәлгән, рәсми рәвештә аерылышуны рәсмиләштерергә 297 кеше килгән, шуларның 108е тукайлылар.

Рамил Вәдигуллин, тренингта катнашучы:

- Әлеге проект, минемчә, яшь гаиләләргә генә түгел, ә озак еллар яшәгән кешеләргә дә файдалы булачак. Без хатыным белән 13 ел бергә, мәхәббәт һәм аңлауда яшибез, улыбызны һәм кызыбызны үстерәбез. Тренингта үзебез өчен бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белдек. Гаиләләрдә конфликтлар еш кына буш урында була. Сөйләшә белергә, дөрес аралаша белергә кирәк-нәкъ менә бу проект идеясе, минемчә, аны хупларга һәм киң тормышка ашырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев