«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә җиңеп чыккан үрнәк гаиләләрне тәбрикләделәр
Район хакимиятенең утырышлар залында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне район башлыгы Васил Хаҗиев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина һәм район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев тәбрикләде. Үрнәк гаиләләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
- Сез - районыбызның үрнәк яшь гаиләләре. Сезне күреп, күңел сөенә. Сез яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерәсез. Бары тик сабырлык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар өстенлек иткәндә генә, сезнеке кебек ныклы гаилә нигезе корып була. Аннары тату гаиләдә үскән балалар гына үзләрен, чын мәгънәсендә, бәхетле итеп хис итәләр. Гаиләләр көчле булса, илебез көчле булачак. Авылларда мондый өлге итеп куярлык гаиләләр булганда, илнең киләчәге бар дигән сүз, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев, тәбрикләү сүзләрен әйткәндә.
P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев