Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң күп икмәк суктырган комбайнчылар арасындагы конкурсның таләпләре һәм суммасы үзгәрә

“Быел комбайнчылар район һәм республика рейтингы буенча бәяләнәячәк”, - диде министр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы иң күп икмәк суктырып алучы комбайнчылар арасында икенче ел рәттән конкурс игълан итә. Әмма быел аның шартлары һәм таләпләре берникадәр үзгәрә. Бу хакта игенчеләргә кичә авыл хуҗалыгы министры Марат ӘхмәтовЗәй районында узган күчмә семинар вакытында әйтте.

“Быел комбайнчылар арасындагы конкурс икенче төрлерәк булачак. Кичә миңа урынбасарым Николай Титов беренче эш макетын күрсәтте. Ул бүген икътисадчылар белән бергә эшләнә. Конкурсның фондын быел да 20 млн сум дип калдырдык. Дөрес, әле аны безнең Президент белән килештерәсе бар. Әмма мин аның ризалык бирүенә өметләнәм. Чөнки узган ел әлеге бәйгенең тәэсир көче зур булды”, - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, быел конкурс җиңүчеләре район һәм республика рейтингында бәяләнәчәк.

“Быел районнар буенча, 4-5 механизаторга, күрсәткечләре белән республика дәрәҗәсенә чыга алмаса да, бүләкләү каралган. Моңа без былтыргы нәтиҗәләрдән соң килдек. Чөнки республика буенча 100 мең сумнан 200 премия бирелсә дә, бер генә премия эләкмәгән районнар да булды”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, быел республика игенчеләренә барлыгы 290 премия каралган. Әмма аларның суммасы узган елгыдан кимрәк.

“Республика рейтингына чыккан игенчеләргә 50 мең сумлык премия биреләчәк. Дөрес, кемдер үпкәләп калырга да мөмкин, былтыр аның суммасы 100 мең иде бит. Әмма мин Президенттан 20 млн сумнан да күбрәк акча сорый алмыйм. Район рейтингында җиңүче 30 мең сум премия ота. Бер генә район да премиясез калмаячак. Бу урып-җыю эшләрен сыйфатлы итәргә һәм кыска вакытлы срокта башкарып чыгарга зуррак стимул бирәчәк”, - диде Марат Әхмәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев