Иң беренче шигырьләрем «Якты юл»да басылды
«Якты юл» газетасы минем өчен бик кадерле, чөнки Чаллыда иң беренче шушы басмада минем шигырьләрем басылып чыкты. Чаллы педагогия институтына үземнең студентларым белән очрашуга шагыйрь Нәҗип Мәдияровны чакырдым. Ул күпмедер шигырь укыганнан соң: «Рәзинә апагыз да шигырь яза бит, аңа сүз бирик!» - дип, кичәнең дилбегәсен үз кулына алды. Әзерлегем...
«Якты юл» газетасы минем өчен бик кадерле, чөнки Чаллыда иң беренче шушы басмада минем шигырьләрем басылып чыкты. Чаллы педагогия институтына үземнең студентларым белән очрашуга шагыйрь Нәҗип Мәдияровны чакырдым. Ул күпмедер шигырь укыганнан соң: «Рәзинә апагыз да шигырь яза бит, аңа сүз бирик!» - дип, кичәнең дилбегәсен үз кулына алды. Әзерлегем булмаса да, шигырь укырга мәҗбүр булдым. Нәҗип абый кичәдән соң шигырьләремне сорап алды, күпмедер вакыт үткәч, биш шигырем «Сынатырга һич тә уйламыйм» дигән баш астында, Нәҗип абыйның сүз башы белән «Якты юл» газетасында басылып чыкты. Димәк, минем шигырьләремә Нәҗип абый һәм «Якты юл» газетасы фатыйха бирде. Бу 1995 елның 29 апреле иде. Чынлап та, шигырь юлым бик якты булды: халык шагыйрьләре Әхсән Баянов, Шәүкәт Галиев, шигърият галиме Хәләф Курбатов һәм башкалар иҗатыма югары бәя бирделәр. 2003 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булдым. Хәзерге вакытта 10 шигырь җыентыгым дөнья күрде.
Агымсуларга агыздым
Бер чеметем гомер
(Тукайга)
Очты... китте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев