Хуш, бәхил бул, остаз
«Якты юл» газетасы редакциясе коллективы бүген тирән кайгы кичерә - газетабызга нигез салган, егерме ел аны җитәкләгән, күпме яшь журналистларга һөнәри юнәлеш биргән, газаплы да, татлы да бу иҗат дөньясының серләренә өйрәткән, нечкә күңелле, үтә тыйнак, бер үк вакытта таләпчән остазыбыз Дамир Харрас улы Вагыйзов озакка сузылган каты авырудан соң...
Авыруының котылгысызлыгын белә иде. Ул хәтта бу халәттә дә төшенкелеккә бирелмәде, хәбәрләшкәндә чир турында түгел, бүгенге дөнья хәлләре, әдәбият турында сөйләште, күп укый иде ул. Газетабызның һәр санын укып барганлыктан, яшь коллегаларының уңышлы эшләренә куанды, безнең белән гел бергә булды. Бүгенге көндә газетаны аның беренче шәкертләреннән берсе - Инзилә Әхмәтгәрәева җитәкләгәненә сөенде, кайчагында аталарча битәрләп алды, эшебезне хуплаган чаклары күп булды, киңәшләреннән ташламады. Остазыбыз өчен газета газиз баласыдай якын иде.
Дамир Харрасовичның иң матур сыйфатларының берсе - тыйнаклык. Хакимнәр алдында баш иеп йөрмәде, кемгәдер ярарга тырышмады. Бәлки шуның аркасындадыр, яраткан эшеннән иртә аерылырга туры килде. Әмма ул иҗаттан аерылмады, «Шәһри Чаллы» газетасында эшләде, газета-журналларда сатирик язмалары, мавыктыргыч хикәяләре чыга торды. Тора-бара «Үч» дигән саллы китабы басылып чыкты. Ул китапны быел рәхмәтле шәкертләре рус теленә тәрҗемә итеп, остазларына зур бүләк ясадылар. «Месть» дигән ул китапны тәкъдим итү кичәсе күңелләребездә якты бер балкыш булып онытылмый сакланыр. Әле күптән түгел генә булды ул. Дамир Харрасович барыбызны да бер өстәл артына җыйды. Cөйләгәндә тавышы калтырады, күзләрендә яшь иде. Ул аны сиздермәскә тырышты. Барыбызга да култамга язып, китабын бүләк итте. Хәтта шул язмасында да һәрберебезгә аерым җылы сүз тапты ул.
«Әле тагын күрешербез», - диде ул. Ә без ышангандай иттек, әмма хәлен аңлый идек бит. Шушы мизгел, шушы матур ялган куанычлы иде безгә. «Китәм» димичә генә китте остазыбыз. Чирле килеш түгел, газетаны ачып җибәргәндәге ир-егет журналистлар белән өстәл-урындык ташып йөргән, ап-ак күлмәк, кара пиджак киеп планерка үткәргән, эшебезгә юнәлеш биргән чагы, яшь журналистларның сәләтен үстерү турында аталарча кайгыртуы, «слушай, мин болай уйлыйм әле» дип көтелмәгәндә бер иҗади энҗе табып куюы, озын зифа буе, калын кара чәче, матур итеп атлап йөрүе, кешеләр белән җылы аралаша белүе белән сакланыр ул безнең күңелләрдә. Хуш, остазыбыз Дамир Харрас улы, без сине бик озак сагынып искә алырбыз әле. Хуш, бәхил бул, остазыбыз! Күңелең кебек гүрең дә нурлы-якты булсын.
«Якты юл» газетасының ветераннары: Заһидә Нәбиуллина, Хәмит Мөхәммәтшин, Әлфия Сөнгатуллина, Мәнүсә Гыйльманова, Рәзинә Насыйбуллина, Гадәния Cафиуллина, Гөлшат Харисова, Фәрит Шәйхетдинов, Рахман Шафигуллин, мәрхүмнең шәкертләре Инзилә Әхмәтгәрәева, Лилия Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев