Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар!
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистларга, кайнар нокталарда булган ир-егетләргә, уллары һәлак булган солдат аналарына, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларына Әфганчылар көне уңаеннан иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып кала. Безнең солдат...
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистларга, кайнар нокталарда булган ир-егетләргә, уллары һәлак булган солдат аналарына, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларына Әфганчылар көне уңаеннан иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды һәм шулай булып кала. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде. Аңа югары ватанпәрвәрлек хисе хас. Әфганчылар да ватанпәрвәр булуларын интернациональ бурычларын үтәгәндә расладылар. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаилә иминлеге, сабырлык, көчле рухлы булуыгызны телим.
Сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хаматов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев