Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатынь фаҗигасы кисәтә

Бөек Ватан сугышы башлануга 76 елдан артык вакыт үтте. Әмма никадәр еллар узса да, күңелдәге сагыш, сыкрау кимеми. Чөнки сугыш нәтиҗәләре бик тә аяныч булды. Миллионлаган яшьләрнең чәчәктәй гомерен кисте, аналарны тол калдырып, күпме балаларны ятим итте. Ә сугыш үткән җирләрдә меңнәрчә авыллар сугыш зәхмәтенә эләгеп, кешеләре белән юк ителде....

Баш конвейердан КамАЗ автомобильләре төшкән елның язында без, бер төркем журналистлар һәм КамАЗ белгечләре, КамАЗ йөк автомобильләре өчен деталь-узеллар җитештерә торган, илнең төрле төбәкләрендәге арадаш заводларына эшлекле сәфәр кылдык. Максатыбыз - килешүдә каралганча, арадаш предприятиеләрдә КамАЗ өчен тиешле деталь-узелләрне тоткарлыксыз озату, аларның югары сыйфатлы булуына ирешү иде. Дистәләгән заводлар арасында Белоруссиянең Борисов шәһәрендәге машина төзелеше заводы да бар иде. Эшне төгәлләп, Минск шәһәренә кайтышлый, Хатынь мемориаль комплексына тукталып китәргә булдык.

Тигез асфальт юлдан сәгать ярымлап баргач, нарат урманы чатындагы борылышта, зур таш өстенә эре хәрефләр белән «Хатынь» дигән язулы күрсәткеч пәйда булды. Урман эчендәге ачык аланлыкка килеп чыктык. Авыл юк, кайда карама таш плитәләр. Үле авыл.

Сәер тынлыкны бозып, әледән-әле чаң суккан тавыш сискәндерә. Аны кыңгыраулар алыштырган сыман. Әйтерсең лә, гыйбадәт кылырга чакыралар. Күңелне шом баса. Авыл очындагы ике кулына сыгылып төшкән кыз бала гәүдәсен тоткан, теткәләнгән киемле бронза сынындагы авыл агаен күргәч, пошаманлы халәт биләп ала, ул тагын да көчәя. Агайның йөзе ачулы, әмма карашы горур. Гүяки ул тәмуг утыннан котылып, бөтен килеш-килбәте белән сугышны, җан кыйган фашистларны каһәрли.

Экскурсовод безне монда, Хатынь авылында 1943 елның 22 мартында коточкыч фаҗига булуы турында тетрәндергеч итеп сөйли. Фашистларның җәзалау отряды килеп, халыкны партизаннар белән бәйләнештә торуы белән гаепләп, тиз арада авылның бөтен кешесен - 149 ар-атны һәм хатын-кызны, шул исәптән 75 баланы зур сарайга бикләп, тирәли салам учмалары таратып, бензин сибеп, ут төртә. Ут ялкыны дөрләп бөтен авылны биләп ала. Сарайдан елашу, җан авазы белән ачыргаланып кычкыру авазлары ишетелә, сарайның түбәсе ишелеп төшү белән кайберәүләр качарга теләсә дә фриц автоматчылары аларны юк итә. Әмма өч кеше көч-хәл белән ут эченнән чыгып исән кала. Моңа тагын фашистлар ауыннан качып калган өч баланы өстәп, нибары алты кеше коточкыч җинаятьнең шаһитләре булып исән калганнар.

Без буш урам буйлап атлыйбыз. Урамның як-ягында капканы хәтерләткән таш плитәләр. Өй урыннары, бакча кишәрлекләре. Плитәләргә хуҗаларының, гаилә әгъзаларының исемнәре язылган. Җәсәдләре көл булып, туганнар каберлегенә җирләнгән. Озынча ак мәрмәр плитәдән һәркайсының әйткән сүзләрен васыять сыман күз яшьләрен тыя алмыйча укыйсың:

«Хөрмәтле кешеләр, шуны онытмагыз:
без тормышны да, Ватаныбызны да, сезне дә яраттык, кадерлеләребез.
Без тереләй утта яндык.
Барчагызга да үтенечебез шул: сагыш һәм кайгыгыз сезнең батырлыкка һәм көчегезгә әверелсен.
Сез җирдә мәңгегә тынычлык һәм рәхәт тормыш урнаштыра алсагыз иде.
Тормыш беркайда һәм беркайчан ут өермәләрендә юкка чыкмасын иде!».

Әйе, утта янган Хатынь авылы кешеләре васыяте мемориальдә булучыларның тормыш өлгесе булып гомерлеккә озатып йөри. «Һәрчак һәм һәрвакыт кешеләр уяу булыгыз, безгә сугыш кирәкми, имин, тыныч тормышта бәхетле яшисе, балалар үстерәсе килә. Хатынь авылы фаҗигасын Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен», диябез.

Хәмит Мөхәммәтшин,
ветеран-журналист.

Фото Megatur.ru сайтыннан:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев