Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз шатлыгы, беренче чәчәкләр, киләчәк турында матур хыяллар - барысы да хатын-кызлар белән бәйләнгән. Районыбызның гүзәл затлары бу...
Кадерле хатын-кызларыбыз - мәрхәмәтле, түземле, зирәк акыллы, йомшак күңелле һәм эшлекле гүзәл ханымнар, туташлар, әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм.
Яз шатлыгы, беренче чәчәкләр, киләчәк турында матур хыяллар - барысы да хатын-кызлар белән бәйләнгән. Районыбызның гүзәл затлары бу күркәм бәйрәмне олуг хезмәт җимешләре белән каршылыйлар. Алар районыбызның икътисадый, мәдәни тормышына үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шулай ук сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да хатын-кызларыбызның мул хезмәт җимешләре күз алдында. Ә инде районыбыз мәгърифәтен, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен алардан башка күзаллавы да кыен.
Хатын-кыз - яшәү символы ул. Алар ышаныч һәм өмет, сабырлык һәм эчкерсезлек, зирәклек һәм гафу итә белү кебек асыл сыйфатларга ия. Гүзәл затларыбыз - тормышыбызның яме һәм суы кимемәс илһам чишмәсе.
Кадерле гүзәл затларыбыз, кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев