Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык шигъриятенең олы бер улы

Яраткан шагыйрьләремнең берсе - Кадыйр Сибгатуллинның 15 февральдә туган көне. Әгәр исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде. Милләтемнең талантлы улы, алтын каләм иясе, гамьле-моңлы шагыйрь якты дөньядан иртәрәк китте шул.

Редакциябезнең якын кешесе иде. Күпме еллар үтте, әмма аның төз сыны, башын югары тотып, тыйнак кына килеп керүе, һәрберебезгә хөрмәт белән сәлам бирүе бүгенгедәй күз алдымда. Еш кына күңелен нидер бимазалагандай, моңсу, гамьле кыяфәттә булыр иде. Шигырьләренең кайберләрен яттан белә идем. Шундый чакларында аның «Мәҗнүн» шигырендәге:

Мин берьялгыз
Җаным җылы сорый...
...Мин - тоташ моң.
Көзге кичләр төсле
Бер яктырып алам,
Бер - болыт...

дигән шигырь юллары искә төшә иде. Барыбер аңламаслар дип уйлый идеме, эч серен ачып салырга ашыкмады ул. Ил-көн язмышы борчый иде аның җанын, бу хисләрен, уй-борчылуларын шигырьләрен укыгач беләсең.

Кадыйрның сугыш, аннан соңгы авыр елларда халыкның кичерешләрен, уй-халәтен чагылдырган шигырьләрен мин әле дә кабат-кабат кайтып укыйм. Үзем дә сугыш еллары баласы. Шагыйрьнең йөрәк авазын ишеткәндәй булам, чор сулышын шул кадәре оста шигъри юлларга салуына хәйран калам. Аның «Иргә чыкмый калган кызлар» шигырендәге вакыйгаларга үзе бер роман сыйган. «Соңгы сулыш» шигырендә мондый юллар бар:

Бөтен авылына
сугыштан соң ике аксак бар.
Ике кулсыз йөрде кулын селкеп,
кабер кырыенда - аксакал.
Толлар да тол,
Калган кызлар да тол,
никах күрми китте кияүләр...
Егетләрдән калган бүрекләрне
Сеңелләре эшкә кияләр...

Бүгенгеләр бу юлларның үзәк өзгеч кайтавазын аңламаслар да, ә мин - шул «сеңелләр»нең берсе - һәрвакыт бу шигырьне елый-елый укыйм. Кадыйр аны 1971 елда ук язган иде. «Ирләр исән», «Соңгы сулыш», «Атлар көтте авыл малайлары», «Тормыш ятим», «Карт солдатлар», «Пошилар» кебек шигырьләрендә - сугыш темасы. Аларның һәрберсе бәгырьләрне телгәләрлек осталык, тирән мәгънә салып язылган. Нәкъ менә шушы шигырьләр кулыма килеп эләккәннән соң мин Кадыйр Сибгатуллин дигән шагыйрь иҗаты белән кызыксына башладым. Исемдә әле, 1974 елда аның «Әманәт» дигән китабы басылып чыкты. Дусларым Казаннан шул китапны сатып алып кайтып биргәч, шул кадәре сөенгән идем. Ә 1978 елда шагыйрьнең үзен күрү насыйп булды - бөек төзелешләр кайнаган Чаллы тартып китергән иде аны.

Безнең «Якты юл» газетасы ул чагында саф татар телендә чыга торган бердәнбер газета булып, төзелешкә килгән башка язучылар кебек, Кадыйр да газетабызны үз итте - аның табадан яңа төшкән шигырьләре газетабызның рухи бизәге булыр иде. Ул миңа култамга белән үзенең «Гамь» дигән шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Кешеләргә укып күрсәтә-күрсәтә сумкамда озак йөрттем мин аны. Шигырьләрендә - туган җир кадере, яшәү гаме, рухи балкыш.

Кадыйр - авыл баласы. Авыл тормышын, авыл табигатен, авыл кешеләренең кичерешләрен, холык-фигылен, риясыз дөньсын шигъри юлларда искиткеч осталык белән тасвирлаган ул. Танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев түш кесәсендә Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен йөртә торган булган. Һәм читтә яшәүче татарлар каршында чыгыш ясаганда шул шигырьләрне укыгач, залдагы милләттәшләр елый торган булган. Шагыйрь Рәшит Бәшәр Кадыйрның «Намазлык» китабындагы «Кереш сүз»ендә: «Ихтыярсыздан шагыйрь дөньсына кереп чумасың. Ул сине үткәннәргә, ата-бабаларыбызның ерак тарихына алып китә. Йөрәк сулкылдый-сулкылдый тибә. Шагыйрь гаме синең гамеңә әверелә», - дип язды. Чыннан да Кадыйрның шигырьләрен тыныч күңел белән, гамьсез генә укып булмый - аның һәр юлы, һәр сүзе уйландыра, сискәндерә, рухландыра.

Без аның белән еш кына илдәге сәяси тормыш, яшәешебез, әдәби дөнья турында сөйләшә идек. Белем багажы искиткеч бай иде аның. Аннары, каләмдәшләренең иҗатына таләпчән дә, хәерхаһлы да иде ул. Гомумән, аның белән булган һәр очрашуда үзем өчен ниндидер ачыш таба, тормыш ваклыкларыннан арынгандай була идем...

Кадыйр Сибгатуллиның вафатына ике дистә елдан артык вакыт узды. Үзеннән соң әле килер буыннарда өйрәнерлек бай әдәби мирас калдырып китте шагыйрь.

Ике гомер безгә насыйп булмас,
Бер яшибез җирдә
Бер туып
Шушы җирдә бик каласы килә
Бер югалмый торган җыр булып,

- дип язган иде ул. Чыннан да юраганы юш килде. Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның исеме, әдәби мирасы халык күңелендә бик озак сакланыр әле. Андый иҗат үлемсез була.

Заһидә Нәбиуллина.

Әтисезләр болар димәгез

Тапмасам да кабер ташларын,
төшләремә кереп булса да,
буыннарым бушап киткәндә,
үзе кайтып, иңгә кул сала.
Куәтләнеп китәм, олыгаеп,
шундый бул дип алга этәрә.
Хуплаганын белеп торам мин,
горурланып дөнья күтәрәм.
Әтисезләр болар димәгез,
без бәхетле, горур, аталы...
Бар эшләрен безгә ышанып,
алар өйгә кире кайтмады.
Яшь түгәргәмени зар елап,
әтиләрнең рухын кимсетеп?
Горур булып калган хәтердә,
егылса да ерак җир китеп.
Табалмадым кабер ташларын,
һәйкәлләрен үзебез салабыз.
Малай чактан егет булалдык,
инде әти булып барабыз!
1968

Айгырлар

Әллә уйнап, әллә безне сынап,
әллә дулап чаба бу атлар.
Зилзиләдә басып торабыз күк,
егылышып ята зуратлар.
И ыргылды атлар басуларга,
тышауларын өзеп чаптылар.
Бәкәлләре сынып-сынып кала,
күзләрендә - кайнар чаткылар.
Башак очты чәчрәп тояклардан,
тузганаклар калды сибелеп.
Елый-елый кактык тузаннарны,
түбәтәйне алдык иелеп.
Канлы иреннәрне дерелдәтеп,
сәер хисләр белән шашынып,
болгый-болгый өзек тышауларны,
артларыннан без дә атылдык.
Әллә гайрәт, әллә гарьлек инде...
Ир-аты ич без дә дөньяның...
Ничек итеп тыя алдык икән
айгырларның шашып дулавын.
Ат көтүче авыл малайларын
иргә санадылар айгырлар.
Тышауларны тешләр белән ялгап,
чыклар белән кипте кайгылар.
Иблис көлгән кебек кешни-кешни,
ат көтүе кайный тугайда.
Әкиятләрдә түгел, ә тормышта
«таз малай»лар булдык бугай ла.
Гадәт булып калды шул еллардан
егылганда сикереп торырга.
Ир булгач та сәлам биреп үтәм
үзем атлар көткән урынга...
1972

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев