Халык күңелен яулаган яшь җырчы
Бу көннәрдә редакциябезгә яшь җырчы Рамил Закиров белән якыннан таныштыруыбызны сорап шалтыраттылар. Баксаң, ул Тукай районының Иштирәк, Иске Абдул, Сәмәкәй, Калмия, Күзкәй, Иске Дөреш, Калмаш авылларында гастрольләрдә булган икән.
- Рамил, исәнме! Тукай районында гастрольләрдә булгансың. Синең турыда якыннан белергә теләп, укучыларыбыз шалтырата.
- Исәнмесез (елмая)! Моны ишетү мине бик шатландыра. Әйе, яз көне концертларымны күбрәк Тукай районы авылларында куйдым. Чөнки әлеге район туган шәһәрем Яр Чаллыга якын урнашкан. Туган ягым туфрагы көч өстәр дип уйладым һәм шулай булды да. Тукай районында бик гади, кунакчыл халык яшәвенә кабат инандым.
- Җыр белән балачактан шөгыльләндеңме, әллә эстрадага очраклы рәвештә генә килеп кердеңме?
- Үземне белгәннән бирле җырлыйм. Әнием сөйләве буенча, сәхнәгә өч яшемдә чыкканмын. Җыр бәйгесенә тамашачы буларак барганбыз, әмма мине сәхнәгә чыгарып җырлатканнар. Җырларга теләк һәм сәләт булуын күреп, әнием мине төрле түгәрәкләргә йөртә башлады. Мәктәптә укыганда, «Мизгел» җыр театрына йөрдем. Укуны тәмамлагач та Казанга килдем. Бер елдан соң Америкага китеп яшәдем. Хәзерге вакытта яшәү урыным - Казан шәһәре.
- Рамил Закировның командасы зурмы? Ярдәмчеләрең бармы?
- «Рамил Закиров» проекты белән үзем генә шөгыльләнмим. Концертларны оештыру буенча Алмаз исемле дустым җаваплы, җыр сайлау, яздыру белән Айнур дустым шөгыльләнә. Айнур саундпродюссерым да әле. Ә мин концертка сценарий язам. Тагын пиар-менеджерым бар: журналист Эльза Газизова. Аның эше миңа багышланган яңалыкларны массакүләм мәгълүмат чараларына чыгару, кичәләр һәм очрашулар оештырудан гыйбарәт. Әлегә командам әллә ни зур түгел, киләчәктә, һичшиксез, артырбыз дип өметләнәм.
- Зур сәхнәгә күптән түгел генә аяк бассаң да, инде концертлар куя башладың, гастрольләрдә йөрисең. Авылларда халык концертка киләме?
- Март аеннан башлап, Әлмәт, Зәй, Тукай, Түбән Кама якларында барлыгы егерме бишләп концерт куелды. Авылларда халык концертка бик аз йөри һәм бу мине бик борчый. Кешене концертка китерүнең нинди генә ысулын кулланмадык: хат ташучыга, халыкка таратырга дип, флаерлар бирдек, кибетләрдә билетлар калдырдык, авыл урамнары буйлап рупор аша халыкны тамашага чакырып йөрдек. Йөз илле кеше килгән авылларда да, сигез кеше килеп утырган авылда да концерт куйдык. Ничә кеше килсә дә, чыгыш ясамыйча китмәдек. Алга таба район үзәкләренә барырга исәплибез.
- Әтиеңнең туган ягы Әлмәт районы Елховой, әниеңнең Зәй районы Бигеш авылында да концерт куйгансың. Әти-әниеңнең авылдашлары каршында чыгыш ясау кыен түгелме?
- Белгән кешеләр, таныш йөзләр алдында чыгыш ясау - зур җаваплылык. Аннан соң шул ягы бар: авылдашлар концертка кагылышлы фикерләрен әни яки әти аша җиткерә ала. Әгәр ул фикер тискәре булса, күңелгә тияргә дә мөмкин. Әмма, Аллага шөкер, барысы да канәгать калды, ошатты. Әти белән әни дә концертымны карады, уңай фикердә калдылар, тәнкыйть сүзләре ишетмәдем. Ләкин шуны әйтәсем килә: һәр концерт саен камилләшә барабыз.
- Гадәттә, кинәт танылып киткән җырчыларда «йолдыз чире» була. Синдә бармы ул?
- Миндә ул, гомумән, юк. Мин һәрвакыт халыкка ачык, концерттан соң да теләгән кеше белән аралашам, фотога төшәм. Аннан соң «йолдыз чире» булырга, ул кадәр үк дәрәҗәле артист түгел бит әле мин. «Йолдыз чире» миңа янамастыр, чөнки минем әти-әнием бар, алар мине күктән җиргә төшерергә генә тора. Минемчә, ул хакта бөтенләй уйламаска һәм һәрвакыт үзең булып калырга кирәк.
- Рамил Закировның бер көнен тасвирла әле.
- Мин - ябалак, соң ятам, йокларга яратам. Йокым туйгач кына торам, ашыйм, аннары туйларга сценарий язарга утырам. Кичләрен туйга заказ бирүчеләр белән очрашып сөйләшәм, бергәләшеп программа төзибез. Эшемне бик яратам, күңелемне биреп эшлим. Вакыт калса, спортзалга кереп чыгам. Төнге клубларга йөрергә яратмыйм. Берара дискотекада алып баручы булып эшләп алдым. Дискотека буласы көнне режим бозыла, иртәнге якта гына өйгә кайта идем.
- Хәзерге татар яшьләре нинди алар?
- Казанда мин белгән дүрт татар дискотекасы эшләп килә. Аларга дүрт төрле контингент йөри: анда байлар да, гадирәкләр дә, эчеп исереп йөрүчеләр дә бар. Әмма татар яшьләре барыбер үзгә, алар бер-берсенә ихтирамлырак, тәрбиялерәк.
- Рамил, синеңчә, бәхет - нәрсә ул?
- Бу дөньяда һәркемнең үз бәхете. Африкада суга тилмереп яшәгән кешеләргә - су, ачтан җәфаланганнарга - бер кисәк ипи, кемгәдер яңа машина - бәхет. Ә минем өчен туганнарымның, әти-әниемнең, апамның исән-сау булуы - зур бәхет! Илдә тынычлык булсын, татулык хөкем сөрсен иде!
Эльвира Шакирова.
Рамил Шамил улы Закиров 1989 елның 30 ноябрендә Чаллы шәһәрендә туган. Ул - гаиләдә икенче бала, бертуган апасы Айгөл Казанның бер сәүдә үзәгендә менеджер булып эшли. Рамил татар эстрадасына «Тик син генә» җыры (Айнур Шәрәпов көе, Гөлфия Шакирова сүзләре) белән килеп керде һәм яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә йөрәген яулап алды. Башта Рамил популяр җырчы Иркә белән гастрольләрдә йөрсә, хәзер инде шәхси концертларын тәкъдим итә. Шундыйларның берсе күптән түгел Тукай районы авылларында да булып узды. Аның белән аралашкач, тагын шунысы ачыкланды: Рамил - заманча карашлы, төпле фикерле, тыйнак, тәртипле татар егете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев