Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Григорий Петров: «Утыз еллык эш тәҗрибәмне башка районнардагы коллегаларым белән дә уртаклашам»

«Тукай водоканалы»на – 30 ел

Су – яшәеш чыганагы

«Тукай водоканалы» ҖЧҖ директоры Григорий Николаевич Петров четерекле тармакта – торак-коммуналь хезмәтләре өлкәсендә утыз ел намуслы хезмәт куя. Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре үз һөнәрен яратып башкаручы, теоретик һәм гамәли яктан грамоталы  директор буларак коллектив белән оста идарә итә белүче җитәкче буларак танылды.

Ул җитәкләгән предприятие республикабызда иң тотрыклы һәм эшне оешкан төстә, уңышлы башкаручы оешма буларак башка районнарга өлге булып тора. Югары квалификацияле белгеч, компетентлы директор җитәкли торган оешмада эшләүнең тәмен татыган хезмәттәшләре аның хакында: «Григорий Николаевич белән хаклы рәвештә горурланабаз. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында аның шәхси рационализаторлык тәкъдимнәре еш, уңышлы кулланыла. Утыз еллык эш дәверендә туплаган бәһасез эш тәҗрибәсе һәм техник белемнәре белән башка районнардагы коллегалары белән бик теләп уртаклаша. Торак коммуналь хуҗалыгына караган социаль объектларны ремонтлау, реконструкцияләү,  яңаларын төзү, ягъни үебезнең өлкәгә караган төрле программаларны кабул итүдә, гамәлгә куюда зур өлеш кертә», – диләр. 

 Бәтке – канат ныгыткан оям

 – Григорий Николаевич, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе – четерекле, игелекле хезмәт. Дөресен әйтергә кирәк, халык тарафыннан, кайвакыт бик үк аңлап кабул ителә торган тармак дип әйтеп булмый. Шушы катлаулы өлкәгә килү тарихын бәян итсәгез иде.

– Зәй районы Кабан-Бастрык авылында 1966 елның 1 гыйнварында гаиләдә өченче бала булып туганмын. Миңа өч яшь тулгач гаиләбез Тукай районы Бәтке авылына күченеп килә. Шушы җирлектә урта белем алып үзаллы тормыш юлына аяк бастым. Горурлык хисе белән әйтә алам – гомер буе Тукай районы халкына хезмәт итәм.

«Ворошиловский» совхозының гөрләп торган чаклары. 1983 елны совхоз стипендиаты булып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Беренче курсны тәмамлагач совет Армиясе сафларына алындым. Ике ел хезмәт итеп кайткач югары уку йортында белем алуымны дәвам иттем. Инженер-механик белгечлеге алгач канат ныгыткан ояма – Бәткегә эшкә кайттым. «Ворошиловский» совхозында инженер, баш инженер булып биш ел эшләдем. 1995 елның сентябреннән бүгенгәчә торак-коммуналь хуҗалыгы системасында хезмәт куям. Бәтке торак коммуналь хуҗалыгы директоры вазыйфасында, «Бәтке коммуналь челтәрләре» ААҖ генераль директоры, 2017 елның июленнән хәзергәчә «Тукай водоканалы» ҖЧҖ генераль директоры. Утыз ел буе эшемнең асылы шуннан гыйбарәт – җирлегебездә яшәүче халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, чиста су белән өзлексез тәэмин итү.

 «Чиста су» – республика программасы гамәлдә!

– Григорий Николаевич, уңга борылсак та – су, сулга борылсак та су кирәк. Кышын – өйләр җылы булсын өчен дә су кирәк. Предприятиенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

 – Тереклек судан башка яши алмый. Судан башка берни дә эшли алмыйбыз. Кеше йокыдан уянуга иң элек су кранын ача. Шуңа да район җирлегендәге бистә, авылларны су белән тиешенчә тәэмин итү өчен кулдан килгәнен дә һәм, әйтергә кирәк, килмәстәен дә эшләргә тырышабыз. Эшчәнлегебез: үзебезгә караган җирлекләрне салкын су белән тәәэмин итү һәм юынтык суларны җыю һәм эшкәртүдән гыйбарәт. Без Бәтке, Круглое Поле, Мәләкәс, Биклән, Иштирәк авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтәбез. Анда җәмгысе 20 мең кеше теркәлеп яши. Шушы биш торак пунктында 2007 елда «Чиста су» программасы кысаларында суүткәргеч челтәрләр реконструкцияләнде.

Тулаем алганда 98 процент суүткәргеч челтәрләр яңартылды.

Җирлегебез Яр Чаллы янәшәсендә булганлыктан, шәхси торак йортлар төзелеше кызу темплар белән бара – суга булган ихтыяҗ үскәннән үсә. Шуңа да райондагы иң эре җирлекләрне артезиан суыннан файдалануга караганда эчәргә яраклы суны суүткәргечләрдән файдалануга күчерү максатка ярашлы дигән уртак фикергә килдек. 2021 елның җәендә «Иске Зирекле торак пунктларына суүткәргечне капиталь ремонтлау» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Зирекле һәм Мәләкәс торак пунктларына ике торбалы суүткәргеч сузылды. Хәзер анда яшәүче халык «Катлам басымын саклау өчен техник сыеклык әзерләү идарәсе» ҖЧҖ тарафыннан эчәргә яраклы су белән суүткәргечтән өзлексез рәвештә тәэмин ителгән. 2023 елда тагын бер зур объект сафка басты. «Торак» федераль проектының «Стимул» программасы кысаларында 8,4 км озынлыкта Биклән авылының суүткәргеч системасына тоташтырылган суүткәргеч челтәрләре төзелде. Болары әле соңгы өч-дүрт ел эчендә башкарылган кайбер эшләр генә.

«Чиста су» республика программасы кысаларында 2011 елда Мәләкәс, Иске Зирекле, Биклән авыл җирлекләрендә 29,8 км озынлыкта,  2012 нче елда Круглое Поледа 32 км озынлыкта, 2013  елда Иштирәктә – 8 км, Куаклыда – 2 км, Калининода – 3,5 км суүткәргеч челтәрләре сузылып файдалануга тапшырылды. Куаклыда – 2, Калинино авылында 1 көчле басымлы су башнялары куелды. 2014 нче елда Кама бистәсендә 2 км озынлыкта суүткәргеч челтәрләре салынды, 1 су башнясы куелды һәм артезиан скважинасы борауланды.  Аулаш авылында 3,5 км суүткәргеч челтәрләре салынды һәм 2 су башнясы куелды. Яңа Җирекле авылында 3 км суүткәргеч сузылды, 1 су башнясы куелды һәм артезиан скважинасы борауланды.

Шушы авыл җирлекләре һәм бистәләрдә алда санап кителгән мөһим эшләр башкарылганчы заман таләпләренә җавап бирерлек суүткәргечләр булмаганлыктан халык кое суыннан файдаланды. Республика «Чиста су» программасы буенча суүткәргеч челтәрләр төзелеп файдалануга тапшырылгач җиңел сулап куйдык. Унбер торак пункты эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде. Өч торак пунктында яшәүчеләр эчәргә яраклы су белән артезиан скважинасыннан файдалана.

 – Григорий Николаевич, киләчәккә планнарыгыз?

 – Әйткәнемчә, авыл җирлекләрендә, бистәләрдә халык саны арта. Шуны истә тотып, алга карап максатлар куярга яратам. Бурычларның иң мөһимнәре – Бәтке авылы халкын сыйфатлы су белән өзлексез тәэмин итү өчен суүткәргеч сузу. Биклән һәм Бәтке җирлекләрендә яшәүче күпбалалы гаиләләр өчен су белән тәэмин итү челтәрен төзү, Круглое Поле бистәсендә су бүлү (водоотведение) системасын реконструкцияләү.  

 – Эш эш белән, көндәлек эш, мәшәкатьләрдән арыну өчен ялның нинди төрен хуп күрәсез?

 – Мин – балыкчы. Ялларда, җәй айларында – күлләрдә, кышын – Чулман елгасында балык тотам. Миңа балыгыннан бигрәк шөгыле, аны тоту процессы ошый, шунысы минем күңел халәтемә туры килә. Балык тоту – утырып уйлар уйлауның иң яхшы ысулы. Иртәнге тымызык һава, агымсу... Уй-фикерләрне тәртипкә салу өчен менә дигән мәл. Үтелгән еллар һәм юлларга әйләнеп карарга, башкарылган эшкә нәтиҗә ясарга һәм, билгеле инде, алдагы көнгә планнар корырга.

– Хезмәт коллективында сезнең белән кулга кул тотынып, беренче эш көннәреннән авырлыкларны бүлешкән, шатлыкларны уртаклашкан кешеләр бармы?

 – Баш инженер Альберт Әхмәтгалиев, слесарь Зиннур Нәҗметдинов, хезмәткәр Габделнур Газыймовлар белән 1995 елның октябреннән бергә эшлибез. Алар – ышанычлы хезмәттәшләр. Дөресен әйтергә кирәк, оешмада кадрлар кытлыгы бар. Бүгенгесе көндә хезмәткәрләрнең күпчелеге пенсия яшендә. Ни генә булмасын, мин һәрвакыт алга карап эш итәргә һәм ихластан – алга! дип яшәргә, эшләргә күнеккәнмен. Холкым шундый.

 – Григорий Николаевич, четерекле һәм игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Алга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев