“Гиндукуш” хәрби дан музеенда яңа экспозиция ачылды, яңа акция башланды (фото)
13 февраль көнне "Гиндукуш" хәрби дан музеенда зур вакыйга булды. Музейда Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган Газизов Хәмәт Газизулла улына багышланган яңа экспозиция ачылды. 2015 елның август аенда Тукай районына Смоленск өлкәсеннән куанычлы хәбәр килеп ирешкән иде: Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә эзләнүләр алып барган "Гвардеец" эзләнү отряды...
13 февраль көнне "Гиндукуш" хәрби дан музеенда зур вакыйга булды. Музейда Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган Газизов Хәмәт Газизулла улына багышланган яңа экспозиция ачылды.
2015 елның август аенда Тукай районына Смоленск өлкәсеннән куанычлы хәбәр килеп ирешкән иде: Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә эзләнүләр алып барган "Гвардеец" эзләнү отряды хәбәрсез югалган, дип саналган якташыбыз Хәмәт Газизовны һәм янында аның шәхесен раслаучы медальон табылган. Шуннан соң райондашыбыз үз туган авылы зияратында сыену урыны тапты, аны тантаналы рәвештә бөтен авыл җыелып соңгы юлга озатты. Шул вакытта район башлыгы Вәсил Гарипович батыр якташыбызның шәхси әйберләрен, музей җитәкчесе буларак, миңа тапшырган иде. Аның карары ныклы булды. "Бу әйберләр хәрби дан музеенда урын алырга тиеш. Батыр сугышчы турында һәркем белергә, танышырга тиеш" диде. Алар арасында Хәмәт абзыйның каскасы, агач саплы пычагы, кырыну өчен көзгесе, бил каешының бер өлеше һәм бер уч туфрак та бар иде.
Бүген музейда Хәмәт Газизовка багышланган яңа бүлек ачыла. Менә стендтагы фотоларда солдат табылган урын, аны эзләп тапкан эзтабар, соңгы сыену урыны -туган авыл зияраты. Ә пыяла астында кадерле ядкарьләр - сугышчының хәрби әйберләре. Тантаналы чарага Хәмәт абзыйның оныгы Әлфия апа да чакырулы иде. Ул үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде һәм бабасының медальонын тапшырды. "Безгә килер урын булды. Хезмәтегез бәяләп бетергесез", диде ул. Без аңа бүгенге тыныч тормыш өчен җаннарын фида кылган сугышчыларның берсе булган Хәмәт бабайның язмышы мисалында яшьләргә халыкыбызның батырлыгы турында сөйләргә сүз бирдек, чәчәк бәйләме тапшырдык.
Шул уңайдан кирәкле һәм авыр эшләре өчен эзтабарлар алдында баш иясе килә. Аларның тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә күпләрнең язмышы ачыклана, туган җирләренә исемнәре кайта.
Шулай ук бу көнне музейда яңа акция тәкъдим иттек. Һәм ул дәвамлы булыр дип ышанабыз. Бөек Ватан сугышы фронтлары үткән җирләрдә һәйкәлләр, монументлар куела. Бу җирләргә халык экскурсияләргә бара, батырлар каберләре алдында баш ия. Ил азатлыгы өчен кан коелган изге җирләрдән туфрак алып кайту гадәте бар. Бер уч туфрак. Музейда шундый урын булдырырга уйладык. Шул рәвешле, аяусыз сугышлар турында искәртеп, илебезнең тынычлыгын саклауга үз өлешебезне кертергә булдык. Инде беренче катнашучылар да бар: Әбүзәр Габдрахманов Ленинград өлкәсеннән алып кайтылган, Айбулат Якупов - Кавказ фронтыннан, Наил Валиев - Польшадан алып кайтылган туфракны музейга тапшырдылар.
Бу көнне музейга тарихи экспонатлар күп тапшырылды. Әфганчы-ветераннар үзләренә каршы уйнаган Әфганстан футбол командасы уенчысының футболкасын, Алабугадан Айрат Хамаев 2014 елда Әфганстанга баргач алып кайткан пәрәнҗә һәм бала киемен, Наис Шәйхетдинов "Георгиевский крест"медаленең тулы коллекцисен, Минзәләдән Флүс Усманов -1812 елгы Ватан сугышында кулланылган көпшәдән корыла торган мылтык, Геннадий Харитонов - Калашников пулеметының патрон тартмасын, Накыйп Хафизов -Әфганстаннан киеп кайткан солдат формасын, Багдар Фазлеев һәм Илгиз Зиннатуллин маузер пистолеты, Әзһәр Гиниятуллин - "Шәхси батырлык өчен" медален бүләк иттеләр.
Халык хәтерен барлауда армый-талмый эшләүче шушындый кешеләр белән ничек горурланмыйсың, дип хәбәр итә "Гиндукуш" хәрби дан музее җитәкчесе Резеда Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев