Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Гигант»та чәчү уңышлы тәмамланды

«Гигант» ҖЧҖ терлекчелек, сөт җитештерү, игенчелек һәм орлыкчылык тармагы буенча республикада алдынгылар сафында.

Игенчелек һәм үсемлекчелек тармагында агротехник чараларны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп башкару сәбәпле хуҗалык елның елында югары уңыш ала. Биредә 3615 гектар сөрүлек җиренең һәр карышын рациональ файдаланыла.

Ашлыкның суперэлиталы сортларын чәчеп элиталы орлыкны күпләп реализацияләүче хуҗалыкның иген складында кыш буе һәм иртә яз айларында эш туктап тормады. «Гигант» ҖЧҖе баш агрономы Рамил Хәлил улы Сәгъдиев: «Затлы иген орлыгы игътибарны аерата ярата. Тагын бер мөһим аспект – быелгы яз иртә килү сәбәпле уҗымнарның 80-90%ы чамасы кар астыннан иртә чыкты. Уҗым үзендә ни-нәрсә бар – шуның хисабына «көн күрде», ягъни яшәде. Димәк, мөмкин хәтле тиз арада аларны тукландыру мөһим. Без, менә шуңа күрә дә, уҗым культураларын тиешле вакытында тукландырдык», – дип югары уңышка нигез булган таләпләрне үзвакытында башкарулары турында сөйли. Уңышка нигез кыштан ук салына «Гигант» ҖЧҖе директор урынбасары Рөстәм Рафис улы Галиуллин: «Быел – яз үзгә килде, басуларда кар тиз эреде. Ел елга охшамый дип бик дөрес әйтәләр, шуңа да, һәр эшкә алдан аяк киенеп кую кирәк. Без, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләрен иртә башлаган идек, бу – бик яхшы булды. Гомумән, язгы чәчүгә кыштан әзерлек чараларын күрү кирәк. Тырмалау һәм чәчү агрегатлары алдан ук әзерлек сызыгына куелды. Авыл хуҗалыгы техникасы белән дөрес эш итә белүче механизаторлар белән тулысынча комплектланды. Басукыр культурасын, чәчү технологиясен югары таләпләр буенча башкару өчен ашлама, орлык агулау матдәләре тиешле микъдарда сатып алынды. Шуңа күрә язгы чәчүне тыныч күңел беләне башлап җибәрдек. Һава торышында көйсезлекләр булуга карамастан, язгы чәчүне үзвакытында тәмамладык дип хаклы рәвештә әйтә алам. Күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландырдык. Хуҗалыктагы 3615 гектар сөрүлек җирләрнең 1080 гектарын бөртекле ашлык культуралары били. Шул исәптән: бодай – 400, арпа – 300, көзге бодай белән арыш (икесен бергә санаганда) 380 гектарда чәчелде. Борчак – 100, солы – 70 һәм мал азыгы культуралары: кукуруз – 400, берьеллык үләннәр – 600, күпьеллык үләннәр –1000 гектар җир били. Агротехник чаралар тиешенчә һәм үзвакытында үтәлде», – дип уңышка өмет барлыгын искәртә.

«Гигант» ҖЧҖе баш инженеры Марсель Хәбибрахманов: « Быелгы язгы чәчү кампаниясендә 17 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы эшләде. Без берничә ел инде гидравлик тырмалау агрегатына өстенлек бирәбез. Ни өчен? Чөнки аның хезмәт җитештерүчәнлеге югары һәм шуның белән беррәттән кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә дә әһәмияте зур», – дип заманча техниканың механизаторлар өчен кулай булуын ассызыклый.

Язның бер көне ел туйдыра «Гигант» ҖЧҖ директоры Ренат Сәгыйть улы Җиһаншин: «Без 20 нче апрельдә чәчүгә төштек. Апрельдә көннәр бик матур торды да кинәт салкынайтып җибәрде, кар да явып үтте. Әнә шул аралыкта чәчү эшләре тукталып торды. “Язның бер көне ел туйдыра” – ди халык. Кояш елмайган чакларның, аяз көннәрнең мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырыштык. Чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен алдан зур хәстәрлек күрдек: орлыкны чәчүгә әзерләү; техниканы эш сызыгына кую; техника куркынычсызлыгы буенча белем алу; кадрлар белән эшләү; кыр-басу культурасын өйрәнү – ашлама кертү, биопрепаратлар куллану, орлык агулау, кыскасы эш фронтын дөрес итеп җәелдерү өчен белгечләр, аеруча агроном, инженер, механизаторлар, кыскасы һәрберебез – язгы чәчү кампаниясен тулы куәтенә, уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекне кулландык.

Тәҗрибәле механизаторлар: Рәсим Батталов, Ренат Галиуллин, Рамил Шәйхетдинов, Риназ Хафизовлар – чәчү агрегатында эшләделәр. Рамил Насыйбуллин, Рәзил Гобәйдуллин, Фәнис Сөләйманов, Таһир Солтанов – культивацияләделәр. «Гигант»та хезмәт куючы аграрийларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт», – ди Ренат Җиһаншин. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов: «”Гигант”та эш чылбырында эзлеклелек саклана. Елның елында чәчүлек орлыкны җир куенына салуга әзерләүдән башлап басу-кырларда хезмәт кую, урып-җыю чорында үстерелгән уңышны исраф итмичә ындыр табагына кайтарып складларга саклауга куелганчы бөтен технология үтәлә», – дип һәр звенода эшнең дөрес оештырылуына басым ясый.

Игенчелек – елга бер генә тапкыр уңыш алына торган тармак. Шуңа күрә дә язның һәр көнен генә түгел, һәр сәгатен рациональ файдалану кирәк. Югары уңыш –– ел тәүлеге тырыш хезмәт белән яулана. Ул – авыл хуҗалыгы тармагында 365 көн эшләгән кешенең тормыш дәрәҗәсе, хезмәтенә күрә бәясе. Район, республика халкын икмәкле, ризыклы итү, ындыр табакларын гәрәбәдәй ашлык көшелләре белән баетуны күздә тотып ал-ял белмичә басу-кырларда, ындыр табагында – амбар-складларда хезмәт куючы аграрийларның тырыш хез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев