Геройның 100 еллыгын билгеләп үттеләр
Теләнче Тамак урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, якташыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган Нурми Хәләф улы Шәриповның тууына 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада Сарман, Минзәлә, Тукай районнарыннан ветеран чик сакчылары, Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ландыш Сафина, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов катнашты.
Чараны мәктәп директоры Айгөл Хәмидуллина ачып җибәрде. Сәламләү сүзләреннән соң кунакларны мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена чакырдылар, Нурми Шәриповның биографиясе белән таныштырдылар, аның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр. 5 нче сыйныф укучылары кунаклар өчен зур булмаган әдәби композиция әзерләделәр. Музей экспозицияләре белән танышкач, кунаклар актлар залында укучылар һәм 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты тарафыннан әзерләнгән Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади номерны кызыксынып карадылар. Чараны яшь армиячеләр отряды дәвам итте.
Аннары кунакларга сүз бирелде. Чик сакчылары, Әфган сугышы ветераннары чын батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди бәя бәрабәренә яулап алынуын ассызыкладылар, әтиләре һәм бабаларының шул сугыш турында сөйләгәннәрен искә төшерделәр. Барлык чыгышлар да бүгенге көн белән бәйле булып, бүген алгы сызыкта булганнар өчен борчылу һәм горурлык хисе белән сугарылган иде.
Ветераннардан бүләкләр алу бик күңелле булды: чик сызыгы һәм чик баганасы белән бер кисәк җир макеты, Мариупольдән снаряд кыйпылчыклары, Донецкидан шигырьләр язылган журнал. Алар мәктәпнең тарихи музеенда үз урыннарын табачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кунаклар Фоат Билалов һәм Рамил Юнысов – волонтерлар, алар махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнәләр.
Кунакларны Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фотозоналар, техник иҗат күргәзмәләре кызыксындырды. Очрашу мәктәп ишегалдында, Нурми Шәрипов бюсты урнаштырылган обелискка чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Чара укучыларда зур тәэсир калдырды. Алар чыгышларның барысын да зур кызыксыну белән тыңладылар.Кунаклар арасында укучыларның әтиләре һәм бабалары да бар иде. Мондый җылы очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев