Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газга көйләнгән машиналарга транспорт салымы кимергә мөмкин

Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала, диде Рамил Сәхәпов. Татарстанда автомобилен газга көйләгән машина хуҗалары өчен транспорт салымы түләүдә өстенлекләр булырга мөмкин. Бу хакта сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов әйтте. Көнбатыш илләрендә автомобилен газга көйләгән машина хуҗаларына салым түләүдә өстенлекләр бирелә. Журналистларның Татарстан...

Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала, диде Рамил Сәхәпов.

Татарстанда автомобилен газга көйләгән машина хуҗалары өчен транспорт салымы түләүдә өстенлекләр булырга мөмкин. Бу хакта сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов әйтте.

Көнбатыш илләрендә автомобилен газга көйләгән машина хуҗаларына салым түләүдә өстенлекләр бирелә. Журналистларның Татарстан автосөючеләрен кайгыртып әйткән соравына Сәхәпов җавап бирде. "Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала. Минем уйлавымча якын киләчәктә карар кабул ителер", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев