Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ ягулыгына көйләнгән автомобильләрне теркәү гадиләшә

Таныклык алырга тапшырылган документларны тикшерү срогын кыскарту өчен, җирле автоинспекция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Газ ягулыгына көйләнгән транспорт чараларын теркәү кагыйдәләре гадиләшә. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов әйтте. Таможня союзының "Тәгәрмәчле транспорт чаралары" турындагы...

Таныклык алырга тапшырылган документларны тикшерү срогын кыскарту өчен, җирле автоинспекция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Газ ягулыгына көйләнгән транспорт чараларын теркәү кагыйдәләре гадиләшә. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов әйтте.

Таможня союзының "Тәгәрмәчле транспорт чаралары" турындагы техник регламенты (Таможня союзы комиссиясенең 811 карары) нигезендә, эксплуатацияләнә торган транспорт чараларына үзгәрешләр кертелгән очракта, ягъни двигательне газ-мотор ягулыгына көйләү җайланмасы куелганда, мәҗбүри тикшерү узарга тиеш. Ул техник регламентның 4 бүлек, 5 бүлекчәсендә күрсәтелгән таләпләр нигезендә тормышка ашырыла.

Конструкциясенә үзгәрешләр кертелгән транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе хакындагы таныклык, транспорт чарасын караганнан соң һәм түбәндәге документлар нигезендә бирелә:

- таныклык алу өчен гариза;
- траспорт чарасының якынча техник экспертизасы бәяләмәсе;
- башкарылган эшләр күләме һәм сыйфаты турында гариза-декларация;
- үзгәрешләр керткәннән соң автомобильнең куркынычсызлыгын тикшерү буенча тикшерү протоколы;
- машинаның техник халәтен тикшерү нәтиҗәләре;
- 800 сум күләмендәге дәүләт пошлинасы түләү кәгазе.

"Автомобильләрен газ ягулыгына көйләү "тимер ат" хуҗалары өчен көннән-көн актуальләшә бара. Шуңа күрә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы утырышы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекция идарәсе карарлары нигезендә, газ ягулыгына көйләнгән машиналарны теркәү чаралары гадиләшә", - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Аның сүзләренчә, автомобиль төзелешенә үзгәрешләр кертелгәнлек турында таныклык алу өчен, бирелгән документларны карау срогын кыскарту максатыннан, республиканың теләсә кайсы автоинспекция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Моннан тыш, әгәр рөхсәт кәгазе алу өчен инде алдан җиһазландырылган транспорт чарасы тәкъдим ителсә, җайланманы сүтәргә (демонтаж) мәҗбүр итмәячәкләр. Әмма таныклык алганнан соң, 10 көн эчендә, дәүләт автоиспекциясе бүлекчәләрендә газ ягулыгына көйләнгән транспорт чарасының теркәү белешмәләренә үзгәрешләр керттерергә кирәк", - диде бүлек башлыгы.

Моның өчен түбәндәге документларның булуы сорала:

- теркәү белешмәләренә (регистрационные данные) үзгәрешләр кертү өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ;
- транспорт чарасы документлары (автомобильнең теркәү таныклыгы, паспорты);
- машинаның конструкциясенә үзгәрешләр кертелү хакындагы таныклык;
- ОСАГО полисы;
- дәүләт пошлинасы түләү турындагы квитанция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев