Гасырлар кичкән Ак әби
Иске Абдул авылында яшәүче Шәмсенехар әби Галиевага бүген 94 яшь. Бер гасырга якын гомер бит бу! Хәзерге вакытта балаларының, оныкларының хәер-хөрмәтендә яшәүче әби янына барып кайттым.
Без ерактан ук игътибарны җәлеп итүче кызыл кирпечтән салынган йорт кырыена килеп туктадык. Мине Шәмсенехар әбинең улы Филәрит каршы алды. Өй эче дә, тышкы ягы сыман, балкып тора иде. Биредә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яшәгәне беленеп тора. Без килә дип, Шәмсенехар әбинең килене Фәйрүзә ханым бәлеш, чәкчәк пешергән. Мин олы якка үттем, анда мине ак яулыклы әби көтә иде. Иң беренче игътибар иткәнем шул булды: әбинең колагы ишетә, күзе күрә. Андыйлар турында халыкта: «Солдатка яраклы» диләр, әби дә шул төркемгә керә иде.
- Мин, кызым, 1921 елның 6 маенда Сарман районы Шыгай авылында тудым, - дип сүзен башлады Шәмсенеһар әби. Әткәй дөм сукыр булса да, бөтен авылга чабата үрде, куллары белмәгән һөнәр булмагандыр. Бик динле кеше иде ул. Кешеләрне җыеп дин сабаклары бирде. Яшьтән үк дин белән ихластан кызыксындым, догаларны өйрәндем. Хәзер дә рәхәтләнеп намаз укыйм, бар доганы яттан беләм. Гаиләдә 6 бала идек - 4 ир-бала һәм 2 кыз. Бүген бертуганнарымнан үзем генә исән-сау.
Хезмәт юлы
- 1936 елны Сарман районынының машина-техник станциясендә алты айлык трактор йөртүче курсларында укыдым, - дип дәвам итә әбекәй. - Өч ел буе ир-атлар белән беррәттән корыч айгырны йөрттем. 1939 елны Чаллы шәһәрендә комбайнчы һөнәренә 9 айлык курсны тәмамладым. Җәй башында комбайнда йөри генә башлаган идем, районнан мине һәм тагын 2 кешене Арча шәһәренә укырга җибәрделәр. Биредә авыл хуҗалыгы өчен җитәкче кадрлары хәзерләүче 2 еллык мәктәп иде. 1 ел гына укып калдык шул, сугыш башланды. Безне Тәтеш районында урнашкан мәктәпкә алып барып куштылар. Курсларны 1942 елның май аенда бетердем. Нөркәй авылына кайткач, мине участок агрономы итеп билгеләделәр. 1943 елны Теләнче Тамак машина-техник станциясенә баш агроном итеп күчерделәр. 25 колхозга хезмәт күрсәттек, өйгә кайтмаган чаклар да бар иде. Биредә 1946 елга кадәр эшләдем. Аннары финанс бүлегенең бюджетлар буенча баш инспекторы булып эшкә кердем. 1962 елда, Иске Абдулга күченгәч, мал-туар фельдшерына укып, эшкә тотындым. Биредә 17 ел эшләдем. Барысы бергә хезмәт стажым 44 ел. Хезмәтемә күрә хөрмәтне дә күп күрдем.
Балаларым хакына тырыштым
Әбекәйдән гаиләсе турында сорашам.
- Сугыш беткәч, 1945 елда Теләнче Тамак авылына килен булып төштем. Ирем - Әсһәр Галиев мал-туар ветеринары нәселеннән. 20 ел бергә торып, 5 балага гомер бүләк иттек. 1965 елда сугыш вакытында алган яралары, контузия нәтиҗәсендә вафат булды. 5 бала белән тол калдым. Биана да, биата да юк, әнкәй дә якын гына түгел. Балаларымны үстерергә күршеләрем бик нык булышты. Колхоз эшендә вакытта бакчадагы бәрәңгене кереп утырткан чаклары булды. Үзем дә балаларым хакына тырыштым-тырмаштым, аларны башлы-күзле итү төп максатыма әверелде. Аллага шөкер, барысы да белемле булды. Ялгыз ана булсам да, балаларыма бөтен җылымны, тормыш тәҗрибәсен бирдем.
Олы гаилә
- Хәзерге көндә 3 балам исән-сау. Зөфәр улым - гомер буе механик, Әлфия кызым - 39 ел укытучы, төпчек улым Филәрит - 30 ел мал-туар ветеринары булып эшләделәр. 10 оныгым, 9 оныкчыгым, оныкчыклардан туган сабыйларым бишәү. Аллаһы биргән җимешләрем алар минем. Ходай Тәгалә шулар өчен озын гомер язгандыр. Төп йортымда оныкларым тора. Бу йортны улым Филәрит салды. Киленем Фәйрүзә белән, әни белән кыз кебек инде менә 33 ел бергә яшибез. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Аллага шөкер, балалар тыңлыйлар, хөрмәт итәләр. «Әби без киттек, әби без кайттык», - дип әйтеп йөриләр. Авыз тәмем югалмаган, исне яхшы сизәм, тәмле ризык кына ашатып торалар.
Зиһенле әби
Пөхтә-чиста, бик җор телле, олы яшенә карамастан яшьләрчә зиһенле Шәмсенеһар әби мине шаккаттырды. Кызы Әлфия ханым әйтүенчә, әнкәйләре 5 намазны да җиренә җиткереп укый, балалар исән-сау йөрсен дип, көне-төне дисбе тартып утыра, ул гына да түгел, шигырьләр дә яза икән, радио тыңлый, дөньядагы бөтен яңалыктан хәбәрдар ул.
Китәр алдыннан, кыстый-кыстый, бәлеш ашатып, чәй эчерделәр безне. Саубуллашканда, әбигә: «95 яшегезгә кабат килербез», - дигәч: «Анысына килеп тормасагыз да була, Алла теләсә, 100 яшемдә очрашырга язсын», - дип, шаяртып куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев