Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гармунчы Рәсим

Кечкенә генә Югары Байлар авылында кайчан карама бәйрәм оештырып, үз күңелләрен үзләре күреп, булганына шөкер кылып, сөенеп, җырлап, биеп яши белә алар. Күптән түгел генә мәдәният йорты мөдире Әлфия Дөлфанурова олысын-кечесен җыеп кичә оештырды.

Авылдашы Рәсим Идиятулла улы Гыйльфановка багышланды ул. «Нинди генә чара булмасын авылда иң беренче Рәсимне чакырам. Биючене биетергә, җырчыны җырлатырга гармун кирәк бит. Ансыз бернәрсә эшләп булмый. Татар авылында сәхнәнең бизәге дә моңлы гармун. Аннан ул әле баянда да өздерә. Тальянын да суза. Безнең бер «Идиеч» (авыл халкы Рәсим әфәндене әтисенең исемен кыскартып шулай диеп дәшә) оркестрга тиң. Беркайчан да гозеремне кире какмый. Мине тыңлап, эшемдә ярдәм итәргә вакыт тапкан авылдашым хөрмәтенә бәйрәм оештырып, рәхмәтемне җиткерәсем килде шулай», – дип сөйли Әлфия ханым авылдашы хакында.

Рәсим әфәнде төп шушы авылдан.  Әнисе Сәлимә, әтисе Идиятулла гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килгән. Барысы унике бала булалар гаиләдә. Моннан нәкъ 45 ел элек тормыш иптәше Наилә ханым белән гаилә корып җибәрәләр. Яшьләргә туй бүләге итеп гармун салалар. Кечкенәдән җырмоңга гашыйк егетнең хыялы тормышка аша! Гармунлы була! Эштән кайткан чакларында, кичләрен гармунын тарта торгач, ниндидер көйләр дә чыккалый башлый.  Моңга хирыслыгы җиңә. Һич тә ташламый шөгылен. Киресенчә, әби-бабаларыннан, әтиәнисеннән ишетеп белгән иске халык җырларын уйнарга өйрәнә. Нота буенча түгел, күңеленнән барлап, гармун телләреннән шул көйләрне эзли  hәм таба! Җаны җырлаганда кулындагы гармунын тибрәтә. Шул  еллардан бирле гармунның сихри моңында илhaмланып  йөрәгендә туган хисләрне, башкалар күңелен ярсытырлык итеп чыгара белә.  Чөнки татар моңы, әби-бабай тарихы, халкының горефгадәтләре, матур йолалары яши авыл егете күңелендә. Төрле җитәкче урыннарында эшләгән Рәсим әфәнде бүген инде лаеклы ялда. Туган авылында тормыш иптәше белән матур гына яшиләр. Бер кыз, бер ул үстергәннәр. Авылның хөрмәтле кешесе ул. 

Җылы, дустанә мохиттә үткән очрашуда  Рәсим әфәнденең дуслары, якыннары, авылдашлары җыелган иде. Кичке уеннар, кызыклы бәйгеләр дә булды. Бергәләп мул табын артында тәм-томнардан сыйланып, онытылып барган халык көйләрен искә алдылар. Гармунчы аларга кушылып уйнады да уйнады.

Авылда гармун тавышы ишетелсә, моң бетми дигән фикерне ишеткәнем бар. Үзәк өзгеч моңны, сүнгән күңелләрне дә җилкендерерлек дәртне, кайгыларны оныттырырлык тыныч халәтне, тәндәге ару-талуны куып чыгара алырлык сихри көчне бары тик гармун гына бирә ала.

Бергә-бергә җыелышып, гармунга кушылып җырлаулар башка авылларда да бармы әле ул? Булсын иде шулай. Сокланып, сөенеп кайттым Югары Байлар авылы халкы өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев