Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә,мәхәббәт,тугрылык көнендә Сәеттә кайнана белән килен бергә яшәүче гаиләләрне барлаганнар

Сәет авылында "Гаилә,мәхәббәт,тугрылык көне"ндә киленнәре белән дус-тату яшдәуче гаиләләрне барларга булдык. Авылыбыз кечкенә генә булса да, бер йортта икешәр гаилә яшәүчеләр дә шактый булып чыкты. Авылның бер очыннан икенче очына таба барабыз. Иң беренчеләр - Абзалуттдиновлар гаиләсе авылыбызның "Аръяк"дип йөртелә торган урамында яши. Светлана һәм Вәсил инде менә 10 елдан...

Сәет авылында "Гаилә,мәхәббәт,тугрылык көне"ндә киленнәре белән дус-тату яшдәуче гаиләләрне барларга булдык. Авылыбыз кечкенә генә булса да, бер йортта икешәр гаилә яшәүчеләр дә шактый булып чыкты. Авылның бер очыннан икенче очына таба барабыз. Иң беренчеләр - Абзалуттдиновлар гаиләсе авылыбызның "Аръяк"дип йөртелә торган урамында яши. Светлана һәм Вәсил инде менә 10 елдан артык әниләре Фариха апа белән дус һәм тату гомер итә. Инде урта урамга керәбез. Анда безнең авылның яме булып Хаҗиевлар яши. Халисә апа белән Рәхим абыйларның бергә яши башлаганнарына 60 елга якын. Инде уллары Рөстәм абзый белән Тәнзилә ханымның да кавышуларына 30 елга якынлаша. Тәнзилә ханым башта үзе 20 елга якын кайнана белән яшәгән иде. Башка чыгып озка тә яшәмәделәр, олы уллары өйләнеп, йортка килен алып кайтты. Инде хәзер үзләре йорт салып башка чыктылар. Авылда яшьләр калуы үзе бер сөенеч. Димәк, әле авылның киләчәге бар. Алар бер-берсеннән ерак тормыйлар. Бу өч гаилә бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Рамил белән Айгөл әти-әни генә түгел, әби белән бабай йортына да сукмагын суытмый. Авыл да , "Ирек" җитештерү кооперативында кызу эш өсте. Малларга кышкылыкка азык әзерлисе, сөтлебикәләр җәйге лагерьдан кайтуга абзарларны әзерлисе бар. Шуна күрә бу өч гаиләне бергә җыеп булмас, дип уйладык. Чөнки Рөстәм Рәхимович та, улы Рамил дә көне-төне эштән кайтып кермиләр.

Авылда яшәп, авылда эшләгән кешеләрне өйдә тотуы авыррак булыр, дидек тә бәйрәм көнне шундый гаиләләрнең тагын берсе - Гәрәйшиннарга барырга булдык . Чөнки аларның балалары шәһәрдә эшли, билгеле вакытка кайтып җитә. Яшьләр өчен тату гаилә серләрен дә белербез дип, болын ромашкалары җыйдык та, кунакка киттек. Гөлсинә апа белән Фәрит абый 43 ел бергә яшәгәннәр. Өч бала тәрбаяләп үстергәннәр. Инде хәзер кече уллары Булат белән киленнәре Айгөлгә ике балаларын тәрбияләргә булышалар. Без барганда, кызганычка каршы, Фәрит абый өйдә юк иде. Җәй көнне авыл кешесенең эше бетә торган түгел иде. "Иртәгә яңгыр ява, дип әйттеләр, чапкан печәннәремне алып кайтырга барам ",-дип чыгып киткән иде.

Гөлсинә апага кунакка киләчәгебезне алдын хәбәр иткән идек. Ә ул исә йорттагыларга белгертмәгән. Безнең бару яшьләр өчен сюрприз булды. Гөлсинә апа балалары эштән кайтуына матур итеп бәйрәм өстәле әзерләп, көтеп тора иде.

Алар кайтып кергәнче Гөлсинә апаның үзе белән генә сөйләшеп алдык. Фәрит абый белән кайда табыштыгыз, дип сорагач кайдан башлыйм икән, дигән сыман уйланып торды. Анан әкрен генә сөйли башлады. "Болай булгач, башыннан ук башлыйм әле. Кичә генә укытучы дипломы алып, Тукай районына эшкә билгеләндем. Ул вакытта шулай эшкә җибәрәләр иде. Районның мәгариф бүлегенә килдем. Миңа Калмия мәктәбенә эшкә барарга дип боерык язап бирделәр дә, бару юлын өйрәтеп чыгарып җибәрделәр. Трамвайга утырасың да, заводларга таба иң соңгы тукталышка барасың. Шуннан юлда очраган машина белән утырып китәсең, диделәр. Мин шулай иттем. Трамвай белән соңгы тукталышка кабәр бардым да, никтер аягым тартмыйча "Ул авылны тапмадым", дип кире борылып кайттым. Миңа яңадан Түбән Суыксу авылына дип боерык яздылар. Тагын юлны өйрәттеләр. Бу юлы инде кире якка бар да машина туктат, иң беренче авылда төшеп калырсың, диделәр. Шулай эшләдем дә. Кирәкле авылны бик тиз таптым.Чөнки мине анда язмышым көтеп торган булган икән шул," ди Гөлсинә апа. Эшкә урнаштым. Мәктәптә укулар башланды. Яшьләр җыелышып авыл клубына йөрибез. Клуб каршында оешкан драмтүгәрәктә Туфан Миңнуллинның "Туган туфрак" дигән әсәрен куярга әзерләнәбез. Фәрит абыегыз белән мин топ ролләрдә, ир белән хатын ролен башкарабыз. 1974нче елның 5нче декабрендә спектакльне куярга Минзәлә шәһәренә бардык. Шул вакытта безнең коллективка "Халык театры" дигән исем бирделәр. Менә шул көнне кайтырга дип автобуска чыгып утыргач, Фәрит абыегез миңа тәкъдим ясады, ди Гөлсинә апа. Ә мин ризалаштым. Шулай итеп без өч кенә ай йөреп, өйләнештек ди.(Өстә фотода - Гөлсинә апа белән Фәрит абый)

Айгөлдән кайнана белән торуы кыен түгелме соң, дит сорадым. "Сез нәрсә, безнең әти белән әни бик уңайлы кешеләр, алар белән бергә торганыма бердә үкенмим. Түбән Суыксу авылында салып куйган йортыбыз да бар. Ләкин моннан китәсе килми. Без Булат белән икебез дә шәһәрдә эшлибез. Машинабыз бар, көндә кайтып-китеп йөрибез. Эштә чакта, мин тынычлап, эш турында гына кайгыртам. Чөнки минем балаларымның өсләре бөтен, тамаклары тук. Үзебез эштән кайтуга менә шулай итеп өстәл әзереләнгән була", - ди.

Шулай итеп, кайнана белән килен арасындагы татулыкның серләрен чишеп, алдагы тормышларында да шулай матур яшәүләрен теләдек. Бәйрәм белән котлап, бәйрәм символы булган ромашкаларны бүләк иттек. Бу гаилә киләчәк буынга, безнең кызларыбыз, булачак киленнәргә үрнәк булып тора. Аларга күзләр генә тия күрмәсен. Исән-сау, шулай бергәләшеп гөрләшеп, тагын бик озак еллар яшәсен, дип яза Сәет авылыннан авыл мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев