Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар!
Совет солдаты исеменә тап төшермичә Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар, төрле елларда Төньяк Кавказда террорчыларга каршы көрәшкән Россия армиясе солдатлары, бүгенге көндә Ватан иминлеген тәэмин итеп, илебезнең төрле кыйтгаларында сакта торучы авылдашлар, якташлар! Сугыш хәрәкәте ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы сезне сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән тәбрик итә....
Совет солдаты исеменә тап төшермичә Әфган таулары арасында хәрби хезмәт үткән әфганчылар, төрле елларда Төньяк Кавказда террорчыларга каршы көрәшкән Россия армиясе солдатлары, бүгенге көндә Ватан иминлеген тәэмин итеп, илебезнең төрле кыйтгаларында сакта торучы авылдашлар, якташлар! Сугыш хәрәкәте ветераннарының Тукай районы иҗтимагый оешмасы сезне сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән тәбрик итә.
Зур югалтулар, корбаннар аша килде бу көн. Әфган җирендә һәлак булган, сугыштан кайтып та тән һәм күңел яраларыннан мантый алмый вафат булган, солдат бурычын үтәгәндә дә, тыныч тормышта да батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән ветераннарыбыз, газиз балаларының исән-сау кайтуын Ходайдан ялварып көн-төн яшь түккән солдат аналары алдында тирән хөрмәт белән баш иябез.
Кызганыч, әле хәзер дә безнең төшләргә кереп йөдәткән бу сугыш сабак булмады. Күп кенә сугышларны үз эченә алган XX гасыр бусагасын атлап чыксак та, дөньяда тынычлык урнашмады.
Без, сугыш кичкән солдатлар, милләтара, динара мөнәсәбәтләр тыныч юл белән хәл ителсен, яңадан кан коюлар булмасын, ачы күз яшьләре түгелмәсен, дип телибез. Безнең таләп тә, теләк тә шундый.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын.
Район хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев