Фестиваль бар яктан да осталыкны баета
Күптән түгел балалар техник иҗатын үстерү максатыннан, Борды авыл мәктәбендә «Балалар. Техника. Иҗат» фестивале үтте. Фестивалдә авиа, ракета, судно юнәлешләре, робот техникасы, агач эшкәртүгә багышланган күргәзмә экспонатлары тәкъдим ителде.
Бирегә килү белән экспонатларның матурлыгыннан һәм үзенчәлекләреннән күзләр камаша. Ни генә юк биредә! Аеруча күзем Күзкәй авылында кул эшләре түгәрәгенә йөрүче балалар ясаган ракета модельләренә төште. Чып-чын галәмгә очучы ракеталарның кечкенә күчермәсе! Әнә сулда гөрелтәп кечкенә чишмә агып утыра, кырлары асылташ белән бизәлгән. Бу экспонат Мәләкәс авылында яшәүче 10 яшьлек Диана Еремееваныкы. Балалар Бәтке авыл мәктәбендә укучы Руслан Камалитдинов кырында кайнаша. Әлеге 12 яшьлек укучы үзе җыйган робот-филнең сәләтләрен ача икән. Роботы алга, артка йөри, озын бороны белән кечкенә әйберләрне күтәрә. Искиткеч! Алга таба барам: күз алдымда олы, горур бөркет. Әлеге шаккатмалы бөркетне Мусабай-Завод авылы егете Рамазан Хәйретдинов 85 пластик шешәдән ясаган. «Хәзерге көн өчен бик актуаль - экологик мәсьәләне күтәрергә тырыштым», - ди яшь оста. Күргәзмәнең түрендә торган шахмат фигураларын җентекләп карадым. Аларны Кнәз авылы малае Айбулат Шакиров ясаган.
Мәртәбәле жюри әгъзаләре һәрбер күргәзмәдә булган экспонатларны җентекләп карап чыккач, район укучылары арасында «Робототехника» номинациясендә иң-иң булып Бәтке мәктәбе укучысы Руслан Камалитдинов табылуын әйттеләр. Кечкенәләр төркемендә «Кораблар модельләштерү» номинациясендә Комсомолең поселогы кызлары - Карина Васильева, Ксения Миронова, Надежда Петрова, Аделина Савельева, ә зурлар төркемендә сәмәкәйле Эмилия Микалинага тиңнәр булмады. «Автомодельләштерү» номинациясендә - Таһир Зәйнетдинов (Круглое Поле), кечкенәләр төркемендә «Агач эшкәртү» номинациясендә Богдан Ашихмин (Круглое Поле), зурлар төркемендә Ангелина Егорова (Кнәз), кечкенәләр арасында «Бәйләү» номинациясендә Регина Вәлиәхмәтова (Борды), зурларда Айсылу Салихова (Биклән), «Тегү кул эшләре» номинациясендә Гөлназ Галиева (Кнәз) һәм Жанна Кузнецова (Кече Шилнә) I урынга лаек дип табылды. «Авиамодельләштерү» номинациясендә Раил Галиев (Күзкәй), «Ракета модельләштерү» номинациясендә Күзкәй авыл мәктәбе укучылары төркеме, «Зирәклек һәм төзү» номинациясендә Рамил Гыйләҗев (Боерган), «Төймә белән чирү» номинациясендә Ренат Прокопьев (Мәләкәс), «Чигү» номинациясендә Диләрә Һадиева (Иштирәк) һәм Динара Мингалиева (Түбән Суыксу) беренче урынга ия булдыдар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Авиамодельләштерү» номинациясендә Равил Галимҗанов («Ак каен» балалар бакчасы), «Автомодельләштерү»дә - Әмир Фәрхетдинов («Кояшкай»), «Кәгазь пластикасы»нда - Элина Галиҗанова («Тамчыкай»), «Агач эшкәртү»дә - Таңсылу һәм Шамил Сәхипкарамовлар («Таңбатыр»), «Декоратив-гамәли иҗат»та - Илһам Гыйльфанов («Күгәрчен»), «Төзү»дә - Рәниф Утягулов («Голубой вагон»), «Кирәк-яраксыз материалдан ясалган сын» номинацияләрендә «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар беренче урынга чыктылар. Һичшиксез, биредә үз эшләрен алып килгән һәр катнашучы мактауга лаек. Районда шундый иҗади яктан үсеш алган, оста балалар булуы сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев