Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерлар җыелган җирдә

Үткән җомгада район хакимиятенең утырышлар залында фермерлар конференциясе узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Хабетдинов, районның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов, ТРсы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, ТРсы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнашты.

Конференциядә катнашучы докладчыларга сүз бирер алдыннан, Фаил Камаев районда крестьянфермер хуҗалыкларының тоткан урыны, аларның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә илнең, республиканың азыктөлек куркынычсызлыгын тәэмин итүләре турында, мал авыруларына бәйле күпсанлы сорауларның, «биотерроризм» төшенчәсенең барлыкка килүе хакында да әйтеп үтте.

Маллар башы арткан

Иң элек үзенең чыгышы белән сәхнәгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов күтәрелде.

– Бүгенге көндә районда җаваплылыгы чикләнгән 18 җәмгыять, шул исәптән 3 агрофирма, 97 крестьян-фермер хуҗалыклары, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Агымдагы елның беренче гынварына фермер хуҗалыкларында 5 мең 746 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1 мең 797 сыер, 3 мең  535 баш сарык, 310 баш ат, 612 мең кош исәпләнә. Үткән елда савым сыерларының 210 башка артуы күзәтелде. Моңа бәйле рәвештә сөт җитештерү күләме дә артачак, дип көтелә. 2023 елда КФХ белән 2,4 мең тонна сөт җитештерелде. Бер савым сыерга савылган сөт күләме 6 мең 52 килограмм тәшкил итте. Терлек һәм кош җитештерү тере авырлыкны исәпкә алганда 4 мең 153 тонна булды. Шул исәптән мөгезле эре терлек ите 1 мең 41 тонна, кош ите – 3 мең 41 тонна, сарык ите – 71 тонна җитештерелде. Хуҗалыкларның кече формалары белән җитештерелгән продукция 1 млрд 136 мең сумга бәяләнде, – дигән саннар китерде Рәшит Васил улы.

Шулай ук ул фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары белән алынган грантлар, районда эшләүче фермерларга ярдәмнең кирәклеге, җыеп алынган ашлык, яшелчә уңышы, орлык материалы, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм башкасы турында да сөйләп узды.

Аннары сүзне Минталип Миңнеханов алды. Ул район фермерларын борчыган сораулар һәм мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.

– Фермер хуҗалыклары зураеп, актив үсеш юлында булса да, квалификацияле эшче кадрлар мәсьәләсе ачык булып кала бирә. Бүгенге көндә бу иң мөһим, беренче урындагы сорауларның берсе. Аннары, яшь белгечләрне авыл җирлегендә торак белән тәэмин итү, беренче өч елда хезмәт хакына өстәп акчалата ярдәм бирү дә яхшы булыр иде, – диде Минталип Исмәгыйль улы. Моннан кала, фермер ягулыкка, ашламага булган бәяләрнең җитештерелүче продукциягә булган бәяләрдән шактый аерылып тору мәсьәләсенә дә тукталып үтте. Аның фикеренчә, дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләргә булган квоталарның һәм ставкаларның артуын тәэмин итү әлеге сорауны чишәргә ярдәм итәчәк.

Сакланганны саклармын дигән

Конференциядә малларның сәламәтлегенә бәйле сораулар да каралды. Әлеге тема буенча фермерлар алдында ТРсы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Идрис Гатин сүз алды. Алар район предприятиеләрендә мал авыруларыннан саклагыч чараларның булу-булмавы, авыл хуҗалыгы предприятеләрендә, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда терлекне авырулардан саклау чараларына тукталып уздылар.

– Безнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче предприятиеләрне, фермерларны, шәхси хуҗалык тотучыларны тәнкыйтлисебез килми. Бүгенге сөйләшүебез хуҗалыкларда булган терлекне, кош-кортны куркыныч мал авыруларыннан саклап калу, аянычлы хәлләрне булдырмау, – дип ассызыклап үтте чыгышның башында ук Алмаз Гаптрауп улы. – Бүгенге көндә безгә ящур, дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы, төенле дерматит, бруцеллез, туберкулез һәм башка карантинлы авырулар яный. Инфекцияле авыруларның керүен булдырмау профилактикасы максатыннан, комиссия белән райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, хуҗалыкларда, фермерлыкларда тикшерүләр уздырылды. Ачыкланган кимчелекләр буенча һәркайсыгыз белән сөйләшүләр уздырган идек инде, – дип Алмаз Хисаметдинов авырулардан саклану чаралары буенча эшләрне тиешенчә оештырып бетерергә тиешле хуҗалыкларга тукталды, бу хакта янә бер искәртте.

Әлбәттә, чарада фермерларга, шәхси хуҗалык тотучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү темасына да тукталмый калмадылар. Моңа кагылышлы рәвештә узган елларда крестьян-фермер хуҗалыкларына күрсәтелгән ярдәм күләме, эшләп килгән грантлар турында сөйләнелде.

– Үткән 2023 ел буенча авыл хуҗалыгы тармагында Тукай районы яхшы күрсәткечләр белән чыгып, республикада беренче унлыкка керде. Соңгы елларда федераль һәм республика ярдәмен Тукай районының 71 субьекты алды. Барлык ярдәм 390 млн сум тәшкил итте. Районнар арасында әлеге күрсәткечләр буенча тукайлылар беренче урынны алды. Икенче урында 297 млн сум ярдәм алган Мамадыш районы, өченче урында 195 млн сум белән Сарман районы, – дип билгеләп үтте ТРсы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин.

Фермерлар конференциясе ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм итү буенча урынбасары Гөлнара Галимова исә грантлар, субсидияләргә кагылышлы сораулар, мөрәҗәгать итү тәртибе буенча файдалы мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев