Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фермерлар һәм сәүдә челтәрләре арасында аңлашу җитми

29 ноябрь көнне Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче төбәк фермерлары белән очрашты. Яр Чаллыда үткән чарада Тукай, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Зәй районнарыннан фермерлар чакырылган иде. Бүген җитештерүчеләр һәм күпләп...

29 ноябрь көнне Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче төбәк фермерлары белән очрашты. Яр Чаллыда үткән чарада Тукай, Алабуга, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Зәй районнарыннан фермерлар чакырылган иде.

Бүген җитештерүчеләр һәм күпләп сатып алучылар арасында аңлашу җитми. Очрашуда әнә шул темага ачык сөйләшү узды һәм ике якка да файдалы булган хезмәттәшлекне сайлау турында сөйләшенде.

Очрашуда «Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгы житәкчесе Минталип Миңнеханов чыгыш ясады:

- Җитештергән продукцияне республикада эшләүче сәүдә компанияләренә генә сатам. Бер фикергә килә алмаган вакытлар да булгалый, әлбәттә. Кайчакта бәрәңгенең килограммын 8 сумнан кабул итәргә сөйләшеп куясың, урында 7 сум 50 тиеннән бирүчеләр бар икәне ачыклана. 50 тиен өчен даими тәэмин итүчедән баш тартырга мөмкиннәр. Менә шундый вак-төякләр аркасында, фермерлар үз продукцияләрен чит өлкәләргә тапшырырга мәҗбүр. Аннары шул чит өлкәдән эшкәртелгән продукция республикага кыйммәтләнеп кайта. Тукай районы фермерлары елына уртача 800 миллион сумлык продукция җитештерә. Җирле сәүдә компанияләрен тәэмин итү өчен мөмкинлекләр бар югыйсә, - диде Минталип Миңнеханов.

- Беренче чиратта, җитештерүче һәм сатып алучы яклар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре булырга тиеш. Бер-береңне ишетеп, аңлап, килешеп эшләгәндә генә, күп елларга сузылган хезмәттәшлеккә ирешеп була, - диде үз чыгышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев