Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәнгә багышланган гомер

“Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар” дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матур- лыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Нәкъ менә шуны тоемлап, гомерен татар теленә багышлаган галимә, якташыбыз Флёра Сафиуллинага 24 майда 85 яшь тулган булыр иде.

Милләтем, дип хезмәт итте ул

Флёра Садрый кызы Сафиуллина 1938 елның 24нче маенда ТАССРның Ворошилов районы (хәзерге Тукай районы) Теләнче-Тамак авылында туган. Әтисе — фирка эшлеклесе, әнисе — укытучы булып эшли. Әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Чүриле районы (1956 елдан Арча районы) Яңа Чү риле урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген бик яхшыга тәмамлаган. 1960 елдан гомеренең соңгы көннəренə кадəр Казан дəүлəт университетында хезмəт куя.

1961–1992 елларда университетның татар теле кафедрасында ассистент, доцент, 1992–2011 елларда чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. Эшләү дәверендә М.З. Зәкиевның фәнни җи тәкчелегендә “Хәзерге татар телен дә сүз тәртибе” темасына кан дидатлык (1966 ел), “Татар әдәби теленең синтаксик төзе леше үсеше (ХХ гасыр)” темасына докторлык (2000 ел) диссертацияләре яклаган.

Флёра Сафиуллина Казан университетының галимə-филологы булып таныла. Лекцион курсларын “Тел белеменə кереш”, “Хəзерге заман татар теле”нə багышлый. Əлеге курслар буенча аның белем бирү оешмалары, югары уку йортлары өчен дəреслеклəре, китаплары языла.

Флёра ханым 2 тапкыр (1993 һәм 1995 еллар) Германиядә Бер линның Азат университетын да (Төркият институты) эш ли: немец студентларын татар теленә өйрәтә. 1996 елда Фин ляндиядә татар ислам җә мгыяте чакыруы буенча “Хәзерге татар әдәби теленең әдәби нормалары” буенча лекцияләр укый. Кафедрада соңгы 10 ел дәвамында төрле илләрдән - АКШ, Германия, Англия, Швейцария, Япония, Кытай һ.б. илләрдән килгән чит ил гражданнарын татар теленә өйрәтү процессында катнаша. Уку курсы 3 ай һәм аннан да күбрәк була. Кафедра аша төрле илләрдән барлыгы 30 га якын студент үтә.

Флёра Садрый кызы Төрки телләр, диалектология һәм компьютер лингвистикасы мәсьәләләренә багышланган халыкара конференцияләрдә катнаша һәм чыгыш ясый: Сәмәрканд (1966), Ереван (1973), Алматы (1976), Ташкәнт (1980), Уфа (1982), Ашхабад (1985), Казан (1972, 1980, 1985, 1989, 1995, 1996).

Флёра ханым бик күп укытучыларның, язучы, мөхәррир, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, га лимнәр нең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны - грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул. 40 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә 300дән артык фәнни, методик хезмәтләр, 100дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек авторы.

Олы шәхес, гүзәл галимә

Флёра Сафиуллина татар тел белеме һəм тюркологиядə беренчелəрдəн булып татар сөйлəм теленең синтаксисын, диалектлы синтаксисны һəм текстның стилистикасын, рус һəм татар теленең чагыштырмача синтаксисын өйрəнə. Ул вакытын яшь галимнəрне əзерлəүгə һəм үзенең фəнни мəктəбен оештыруга багышлый. Аның житəкчелегендəге кафедра татар телен өйрəнү буенча Татарстанда гына түгел, дөнья күлəмендəге үзəккə əйлəнə.

“Хатын-кызга профессор булу җиңелме яисә авырмы?” – дигән сорауга Флёра ханым болай дип җавап бирә: “Бик авыр. Беренчедән, ул дәрәҗәгә күтәрелеп җитү авыр. Әгәр син ниндидер кызыклы эшләр эшлисең, күбрәк эшләп ташлыйсың икән, профессор булуы тагын да авыррак. Шуңа күрә бу дәрәҗәгә мин шактый соң килеп җиттем. Миңа утыз яшьләр булганда ук “профессор Сафиуллинага” дип хатлар килә иде. Мин: “Зинһар, миңа андый хатлар язмагыз, мин профессор түгел”, – дип язып җибәрә идем. Егерме ел буе миңа “профессор” дип хатлар килде”.

Искиткеч тыйнак хатынкыз! Аның белән таныш булган, аралашкан кешеләр Флёра ханымны бар яклап та үсеш алган шәхес дип искә алалар.

“Флёра ханым искиткеч итәгатьле, тыйнак, таләпчән, киң күңелле, олы җанлы кеше, зур шәхес иде. Аның туган телебезгә багышланган хезмәтләре һәр студентның өстәлендә, һәр галимнең күз алдында, һәрвакытта безнең иң кадерле китапларыбыздан. Ул бөтен гомерен татар халкына, татар теленә, татар әдәбиятына, татар мәдәниятына багышлады”, - дип искә ала язучы Разил Вәлиев.

Татар теле белемен үстерүгə күп көч һəм хезмəт куйганы, фəнни һəм педагогик кадрларны əзерлəгəне өчен галимəгə Татарстан Республикасының Мактаулы грамотасы бирелə. Моннан тыш, Флёра Сафиуллина «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Татарстанның атказанган фəн эшлеклесе», «Ел хатын-кызы», Каюм Насыйри премиясе лауреаты кебек мактаулы исемнəргə лаек була.

Чыннан да, Казан дәүләт татар филология бүлегендә, соңрак татар филология һәм тарихы факультетында укыган студентлар Флёра Садриевна Сафиуллинаны иң яхшы укытучы-лектор, иң яхшы куратор, иң яхшы фәнни җитәкче, иң яхшы оештыручы буларак беләләр. Ул студентларны үзенә гашыйк итә белә торган кеше булган. Тирән белеме, киң күзаллавы, заманча фикерләре, матур тавышы һәр студентны фән дигән серле дөньяга дәшкән. Ул оештырган “Тел бәйгеләре”, татар теле олимпиадалары, танылган галимнәр белән очрашулар, төрле кичәләр һәр студентның күңелендә озак еллар буена сакланыр. Ә без, Флёра ханымның якташлары, аның зур дәрәҗәләргә ирешүенә, телебез өчен тынгысыз җанына, аның эшләренә сокланып, ярату һәм зур хөрмәт хисләрен кичерәбез.

Рамилә Сәгъдиева, Теләнче Тамак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев