Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этләр бар, культура юк

Көз җитү белән районның күп авылларында «этләр туе» башлана. Бу бакча сезоны тәмамлану белән бәйле. Бакчачылар җәй буе үзләре белән бергә яшәгән хайваннарны теләсә кайда ташлап калдырып, шәһәргә китеп баралар. Ач этләр азык эзләп якын-тирә авылларга килеп сыеналар. Район буенча аларның саны йөзләрчә. Безнең районда 97 бакчачылык ширкәте урнашкан. 

Калмаш авыл җирлегенең Игенче авылында тавыклар һәм казлар юкка чыга. Әлфизә Садыйкованың һәм Җәмилә Газетдинованың да йорт кошлары югалган. 
– Минем берьюлы ике казым юкка чыкты. Мин шунда ук, бу күрше этләренең генә эше дип, аларга йөгереп кердем. Бер казымны эт кулыннан диярлек тартып алдым, ә икенчесен эт балалары ашап бетереп яталар иде инде, – дип сөйли Әлфизә ханым.
– Ә минем 15 тавыгымны урлады инде ул. Хәзер 23тән 8 тавыгым гына калды. Ул арттан гына бакча ягыннан керә. Сыерларымны ябып йөргән арада урлады тавыкларымны. Күршемнең өч песи баласын алып китте, – ди Җәмилә апа. Дулкынланудан тавышы калтырый.

Монда халык явыз
Хатыннар монда күрше Фәридә ханымны гаеплиләр. Ул хуҗасыз этләрне жәлләп, аларны үзенә җыя, диләр.
– Этләр берничә көн кибет янында яттылар. Мин тыныч кына үтеп китә алмыйм шул, ачка үләләр бит алар! Мин аларны ашатам, шуңа күрә этләр кешеләргә ташланмыйлар. Әлбәттә, авылдашлар канәгатьсезлек белдерәләр, этләрем аларның кош-кортларына ташлана дип зарланалар. Мин үзем ике тавык тотып алып кергәннәрен генә күрдем. Бәлки бу бөтенләй минем этләр дә түгелдер, авылга бит төлкеләр дә килә. 
Фәридә ханым – хуҗасыз этләрне яклаучыларның берсе. Аның әйтүенчә, волонтерлар хайваннарны яхшы кулларга тапшыру өчен бик күп көч куя. Приютларга да мөрәҗәгать итә. Әле бу көннәрдә генә ике эт баласын урнаштырганнар. «Мин аларны үз акчама стерильләштерәм, прививкалар ясыйм, ашатам», – ди ул. Ә Игенче авылы халкы турында аның үз фикере: «Монда кешеләр бик явыз, этләрне урнаштыруда ярдәм күрсәтәсе урында бөтен авыл белән зарланырга гына беләләр», – ди.

 

Тавыкларны эт ашатыр өчен тотабызмыни?
Ләкин хатыннар аның белән килешмиләр.
– Күз алдына гына китерегез, безнең бөтен хезмәт әрәмгә китте. Кош-кортны бит эт ашатыр өчен асрамыйбыз. Гаиләгә, балаларга ризык булсын дип тотабыз, – дип борчуын сөйли Әлфизә Садыйкова.
Җәмилә Газетдинованың да йөрәге авырта:
– Һәр көнне берәр тавык югала. Болары беткәч, бүтән алмыйм да инде. Нигә кирәк соң алар? Эт туйдырыр өченме? Күпме хезмәт, күпме көч кирәк, никадәр чыгым китә бит аларны үстерергә.


 

 

Төзекләндерү кагыйдәләре

Бу, чыннан да, четерекле мәсьәлә. Моны Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да раслый. Авыл территориясе буйлап этләр күп йөри. Аның фикеренчә, анда бакчачылар калдырып киткән этләр генә түгел. Авыл халкы да үз этләрен бәйдә генә тотмый, урамга да чыгара. Шуның белән алар төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар. Этләр тотуның тәртибе бар – алар бәйдә булырга тиеш, ә урамга борынчыктан алып чыгу мәҗбүри, дип искәртә авыл җирлеге башлыгы. 


«Без дә этләрдән куркабыз!»

Игенче авылында төшергән видеодан соң хуҗасыз этләр темасына башка авыл җирлекләре дә актив кушылды. 
Нефтебаза, Круглое Поле, Яңа поселоклары һәм Теләнче Тамак авылында яшәүчеләр: «Без дә этләрдән куркабыз, проблеманы чишәргә булышыгыз!» – дип дәррәү күтәрелде.


Нефтебазада «этләр туе»

Нефтебаза поселогында этләр балалар мәйданчыгын үз иткәннәр.
– Комлыкта этләр йомышларын үти, аннары шунда балалар уйный, – дип зарлана Валентина Липатова. – Җитмәсә, төннәр буе өреп, улап та чыгалар әле. 
Ата-аналар да хафага төшкән. 
– Балаларны мәктәпкә озатып куяр идек, булмый, эшкә өлгерәсебез бар. Барып җиттеләр микән, этләр куркытмадымы икән дип көн дә борчылып торабыз, – ди кызы беренче сыйныфта укучы Наталья Пекменова. 
Ә Кадрия Ризванованың дүрт оныгы бар. «Урамга чыгарга котым алынып тора. Бервакыт кибеткә барышлый өстемә эт ташланган иде. Ярый әле бер ир кеше очрап коткарып калды. Ә балаларны кем коткарыр? – дип борчылуын белдерә ул. – Бакчаларда калдырылган этләр хәзергә бик үк куркыныч та булмаска мөмкин, ә менә язын «эт туйлары» башлангач нишләрбез?»


Тукайлыларның куркынычсызлыгы контрольдә 

Күптән түгел кабул ителгән хуҗасыз хайваннар турындагы закон да каршылыклы фикерләр тудыра. Сукбай этләрне урнаштыру, дәвалау, ашату, чиплар беркетү җирле хакимияткә йөкләнә. Ләкин бу таләпләрне үтәүгә финанс яклавы каралмаган. Шуңа күрә сукбай этләрне тоту өчен конкурста катнашырга теләүче подрядчылар юк. 
Район хакимиятендә проблемага җитди карыйлар. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр тикшерелеп, чара күрелә. 
– Без авыл җирлеге башлыкларыннан кергән гаризалар буенча эшлибез. Атнага бер-ике мәртәбә сукбай этләр тотучы оешмадан киләләр. Узган атнада Яңа поселогында һәм Шилнәбашта барлыгы 32 эт тотылды, – дип аңлатма бирә районның төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Азат Шәмсемөхәмәтов. 
Яңа поселогында яшәү-че Зөлфия Хәйдәрова сүзлә-ренчә, анда сукбай этләр проблемасы хәл ителгән. Башка җирлекләрдә дә хакимият вәкилләре халык гозеренә битараф булмаслар дип өметләнәбез. 

Исегезгә төшерәбез: үзегез яшәгән җирдә сукбай эт күрсәгез, авыл җирлеге башлыгына хәбәр бирергә кирәк.
Ул, үз чиратында, 71-41-22 телефонына шалтыратып, район башкарма комитетына заявка бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев