Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату урыннары булдырачакбыз - Ришат Хәбипов

Экологик яктан чиста һәм сыйфатлы продукциягә сорау зур, ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. Питрәчтә узган кече һәм урта эшмәкәрлек форумында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату нокталары булдырылачак, диде. "Җитештергән продукциясен үз вакытында сату - авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы....

Экологик яктан чиста һәм сыйфатлы продукциягә сорау зур, ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

Питрәчтә узган кече һәм урта эшмәкәрлек форумында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату нокталары булдырылачак, диде.

"Җитештергән продукциясен үз вакытында сату - авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы. Соңгы елларда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең артуы моның шулай икәнлеген раслый. Тик, базарларда һәм кибетләрдә бәяләр артып торганга, сатып алу хакы кими. Бүген эшмәкәрләрне бәяләрнең арзан булуы борчый. Үз көче белән тырышып эшләгән эшмәкәрләр яхшы аңлый: продукция җитештерү җиңел дә һәм арзанлы эш тә түгел, шуңа да сату бәясе күп очракта аларны канәгатьләндерми. Ә сатып алучыларга әйбер арзан да, сыйфатлы да булсын", - ди Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу - сатып алучылар юк дигәнне аңлатмый, киресенчә экологик яктан чиста, сыйфатлы азык-төлеккә сорау зур. Шуңа күрә Ришат Хәбипов эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән сату нокталары булдырырга тәкъдим итте.

"Проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләячәкбез. Безгә сату нокталары оештыру кулайрак. Сәүдә үзәкләре белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Эшмәкәрләргә үзләре җитештергән продукцияне урнаштыру өчен мөмкинлекләр ачарга тырышабыз", - диде ул.

Бүгенге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, дип саный Ришат Хәбипов. Аларга ярдәм йөзеннән төрле проектлар, федераль һәм республика программалары кабул ителүен билгеләп узды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев