Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ерак еллар кайтавазы уйландыра...

Һәр язда Җиңү бәйрәме якынлаша башласа, күңелдәге яралар кузгала, авыр хатирәләр кабат яңара. Чөнки безнең әткәйләрне генә түгел, бала чагыбызны, өмет-хыял тулы үсмер елларыбызны да урлады ул нәгъләт, «әти» дип эндәшү рәхәтеннән мәхрүм итте. Әтиләребезне сугышка алгач, без - өй тулы балалар гына түгел, колхоз да, бөтен тормыш авырлыгы да...

Без, үсмер балалар, әнкәйләргә терәк булырга тырыштык - бәрәңгесен дә утырттык, көзен казып алып җыйдык, мал-туарын караштык, ачлыгына да түздек, күбебез, мәктәбен ташлап, колхоз тәртәсенә җигелде. Ни хикмәт, шул коточкыч авыр заманда да әниләребез сыердан аерылмады - һәр йортта диярлек сыер булды, кышлык азык юнәтү без - үсмерләр кайгыртуында булды. Печәнне теләсә кайдан җыярга ярамый, полевой күзәтеп кенә тора. Азыкны чокыр-чакырлардан урак белән урып, «уф, алла» арбасы белән алып кайтабыз, әнкәйләр басудан иңнәрендә утау чүбе ташыйлар. Тәүлек буе диярлек эштән бушамаган әниләрне бик сирәк күргәнгә, без аларны бик сагынып көтеп ала идек. Көн кичкә авышкач, аларның тезелешеп авыл башындагы үрдән төшүләрен күрү сабый чакның иң бәхетле минутлары булгандыр. Һәрберсе тау кадәре чүп үләне күтәргән, ә без - балалар, һәрберебез, шул чүмәлә астында кайта торган үз әниебезне әллә кайдан танып, аз булса да булышырга каршыларына йөгерә идек. Шулай җәфаланып асраган малкай безне ач үлемнән алып калгандыр да. Дөрес, аның сөтен-маен күпләп хөкүмәткә тапшырырлар иде, бераз ялманырга безгә дә кала.

Мин сугыш беткән елда укырга кердем. Әнием киндер капчыктан букча тегеп бирде, абыем заготовщикка нәрсәләрдер тапшырып, икебезгә биш дәфтәр алып кайтты. Өстә терсәге ямалган күлмәк, балалар барыбыз да яланаяк. Без беренче салкыннар башланганчы мәктәпкә дә шулай яланаяк йөри идек. Менә шулай башланды безнең буынның олы тормыш юлы.

Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар җайланмады әле. Ир-егетләрнең күбесе яу кырында ятып калды, тәмам бөлгән колхоз - күтәрмәгә калган атлары, сыерлары белән бергә, карт-коры, хатын-кыз, үсмерләр иңнәрендә. Ул гынамы әле, бер көнне күрше Өммегөлсем әбекәй килеп керде. «Фәхернисаларны «гербощщик» торф чыгарырга алып китә. Өс-башы да искерде, бәбекәемә юлга тыгарга бер сынык ипи юк», - дип елый. Әни күрше Ак Чишмә авылына барып (бер урамлы гына бу авыл, ничектер, ипиле иде), әбекәйнең бирнәгә әзерләгән матча кашагасын онга алмаштырып кайткан иде, шуннан тиз генә төче камыр пешерде, әбекәйгә кабыклы бәрәңге, йомырка пешерергә кушты. Шулай итеп, 16 яшьлек бер авыз русча белмәгән Фәхерниса, Фатыйма, Бибикамал, Хөсниҗиһан, Мөхтәрәмә апалар елый-елый Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга китте. Без, балалар: нәрсә микән ул торф чыгару дип баш ватабыз. 3-4 ай үтте микән, Фәхерниса апабыз әйләнеп кайтты. Бик нык чирләгән, диделәр.

- Торф чыгару эшенең авырлыгын сөйләп аңлата торган түгел. Башта җирне агачлардан чистартырга кирәк. Ул сулы җир, агач тамырын балта белән чабып, су эчендә йөреп көрәкләр белән чистартасың. Балта белән чапкан саен биткә су чәчри. Балталар, пычкылар үтмәсләнә, аларны үзебез кайрыйбыз. Көн буе су эчендә аяклар ярылып, канап бетә. Мунча юк, бет аерылмас юлдашка әверелде», - дип сөйләде күрше апабыз торф чыгару турында. Озак та тормый аны милиция килеп алып китте. Янәсе качып кайткан - өч елга төрмәгә утырттылар. Аннан кайткач, ул Үзбәкстан якларына чыгып китте һәм авылда башка күренмәде.

Унике яшьлек абыем, укуын ташлап, колхозга эшкә чыкты, әниемнең аны бик укытасы килсә дә, каршы килмәде, иш янына куш булыр дигәндер - хезмәт көненә күпмедер ашлык бирәләр иде. Умачка булса да ярап тора иде ул. Буйчан, ныклы бәдәнле булгангадыр, аны атлы эшкә куйдылар. Кырык җиденче елның язында җир тырмалауда эшләде. Әни сөенеп туймады, улымны мактыйлар дип горурлана иде. Тик көннәрдән бер көнне ул елап кайтып керде: «Абыеңның аты егылып үлгән, ничекләр җавап биреп бетерербез», - ди. Кызлардан мин олысы, абыемны бик ярата идем, хәленә керәсем килә. Озак кайтмагач, эзләп чыктым, кеше җыелган җиргә барсам, абыем аты кырыенда утыра, елап шешенеп беткән. Бригадир Мансур бик ачуланды, түләтәбез, дип әйтте диделәр. «Өтермәгә ябарлар инде мине, түләргә юк бит», - дип елый бахыр. Еллары нинди иде бит. Безне бу күңелсез вакыйгадан бер изге җан йолып алды. Районнан килгән белгеч карт алашаның чирле булуын дәлилләде. Ә абыем эшкә бик чорыс булып үсте, Чаллыга КамАЗ төзелешенә килде, үзен эштә күрсәтте, тырыш хезмәте өчен «Халыклар дуслыгы» ордены, медальләр белән бүләкләнде.

Йөрәктә онытылмас төер булып калган бу хәлләрне кабат искә алып ни әйтергә телим? Бөек Җиңүдә сугыш елларында туып-үскән, ач килеш авыр хезмәттә изелгән, ятимлек ачысын йоткан, нужаны чүмечләп эчкән балаларның да өлеше бар. Ел саен 9 Май якынлаша башласа, әрнеп-әрнеп үсмер чактан йөрәктә кутыр булып калган яралар кабат кузгала.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев