Эпизоотик иминлек беренче планда
Оренбург өлкәсендә малларда ящур авыруы ачыклануы сәбәпле, буген Тукай районы хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең эпизоотик иминлек буенча утырышы узды.
Утырыш район Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, районның баш ветеринар табибы Ленар Хәйбуллин, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль инспекциясе бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов, «Россельхознадзор»идарәсенең дәуләт инспекторы Логман Шабиев катнашында узды. Биредә районның крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Җитәкчеләр хуҗалыклар алдында әлеге авыруны районда булдырмау мәсьәләсен кискен куя. Барлык саклык чараларын куреп эш итергә сорый.
/ Лариса Васильева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев