Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Егетләребез ярдәм итүебезне һәм көтүебезне тойсыннар»

«Яхшылык җирдә ятмас», – диләр халыкта. Биклән авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә торган тулы бер волонтерлар отряды эшли.

Хәйрия шулай башланды

Биклән авылында хәйрия эшчәнлеге өлешчә мо би лизация турында игълан ителгәннән соң ук башланды. «Бәла – уртак, димәк, барлык авыр лыкларны да бергә күтәрәчәкбез!» Бикләнлеләр әнә шундый карар кабул итә һәм авылның мобилизацияләнгән ир-атлары өчен акча җыя башлый. Алар солдатлар өчен рюкзаклар, махсус жилетлар, йокы капчыклары, дарулар һәм башка кирәк-яраклар сатып ала. Алга таба вакыт-вакыт ярдәм итеп торалар. Быелның февраленнән исә алар ныгытып эшкә тотыналар. Тиз арада хәйрия оешмасының исеме дә туа: «Игелек». Волонтерлар көн саен эш көннәрендә җыелалар, билгеле бер график белән эшлиләр: иртән 10нан 12гә кадәр, кичен 17дән 19га кадәр, кайвакыт эш кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Хәтта шәһәргә барып эшләүчеләр дә кичләрен ярдәмгә ашыга. Волонтерлар мәдәният йортында яки авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында җыелып эшлиләр.

Барлык кирәкле әй берләр турында оештыручылар социаль челтәрләрдәге һәм мессенджерлардагы авыл төркемнәренә язалар, шул ук элемтә чаралары аша авылдашларны эшкә дә чакыралар. Гуманитар ярдәмне авыл җирлеге башкарма комитетында, кибеттә, даруханәдә кабул итәләр.

Барлык эшләр – күз алдында. Төгәл исәп-хисап алып барыла, җыелган һәм сарыф ителгән акчалар турында тулы мәгълүмат шулай ук авыл төркемнәренә җибәрелә, шунда ук башкарылган эшләр турында фотоотчетлар да урнаштырыла, бу игелекле эшкә үз өлешен керткәннәргә рәхмәт тә белдерелә.

Барлык авырлыкларны җиңәрбез

Биклән волонтерлары инде озак вакыт маскировка челтәрләре үрү өчен тасмалар әзерлиләр. Тукымаларн ы бөтен авыл белән җыялар. Аннары буйыйлар, киптерәләр. Бу эш белән Розалия Хәйдәрова җитәкчелек итә (үзара аны, шаяртып, «колер цехы» дип йөртәләр). Үтүкләнгән тукымадан тасмалар ясап, бер яктан кискәләп чыгалар. Әзер тасмаларны челтәрләр үрү өчен элек Новотроицкое авылына илтсәләр, хәзер бу эш белән якындагы Круглое Поле поселогы волонтерлары шөгыльләнә башлаган.

Актив бикләнлеләр шулай ук берничә партия окоп шәмнәре дә ясаган. Хәзерге вакытта 100дән артык шәм, тартмаларга тутырып, хәрби операция зонасына җибәрүне көтә. Бүгенге көнгә 100 килограмм парафин сарыф ителгән, тагын 300 килограммга заказ бирелгән. Калай банкаларны авыл белән җыялар, тирә-як авыллар да ярдәм итә, парафин исә хәйрия акчасына сатып алына. Активист Фирия Гарипова сүзләренчә, 100 кг парафин 11 мең сумга төшә.

Солдатлар өчен волонтер лар өй токмачы да, чәк чәк та әзерлиләр, даими рәвештә гуманитар йөк җибәрүдә актив катнашалар. Алар мо би ли зация ләнгән ир-егет ләргә туган якларыннан иге лекле авылдашларының кул һәм күңел җылысын саклаган күчтәнәчләр алуның никадәр рәхәт икәнен аңлый лар. Яхшылыкларына җавап булып, якташ солдатлардан чәкчәкләр тотып төшкән фотолар, рәхмәт хатлары килә. «Без барлык авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз, эшебезне туктатмаячакбыз. Иң мөһиме – аның файдасы бар, – ди волонтерлар. – Егетләребез яр дәм итүебезне һәм көтүебезне тойсыннар».

Ватанны саклаучы лар көне уңаеннан Бикләндә авылның 11 мо би ли зацияләнгән ир-егетенә бүләк ясарга уйлыйлар: һәркайсы өчен 10ар мең сум акча җыярга һәм, солдатларга тапшырыр өчен, аларны әти-әниләренә, гаиләләренә бирергә ниятлиләр. Уйлашып, бу чараны авыл мәчетендә Коръән мәҗлесе итеп уздырырга карар кылалар. Аны авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә оештыралар. Мобилизацияләнгән егетләрнең гаилә әгъ за ла рыннан тыш, анда авыл җирле ге башлыгы Мансур Сәх биев, «Игелек» оешмасы активистлары катнаша. Авылның имам-хатыйбы Мөдәфис хәзрәт вәгазь сәйләп, Коръән сүрәләре укый, дө нья ларыбыз тынычланып, егетләрнең исән-сау кай туына дога кылганнан соң, мәҗлес табын артында дәвам итә, кунакларны тәмле пылау һәм чәй белән сыйлыйлар. «Аллаһ йортында үткәргән мондый чаралар бу борчулы заманда күңелләребезгә бераз булса да тынычлык бирә. Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре безнең кайгыртуыбызны тойдылар», – дип, канәгатьлек белән сөйлиләр оештыручылар.

Беләктәге түгел, йөрәктәге көчкә кара

Оешманың төп нигезен пенсия яшендәгеләр тәшкил итә. Бу аңлашыла да, чөнки ул буын үзара ярдәмләшү, риясызлык, бердәмлек кебек төшенчәләрдә тәр биялән гән; аларның күбесе күмәкләшеп йорт торгызу, каз өмәләре үткән вакытларны күргән. Хәзер оештырылган хәйрия эшчәнлегенә күбрәк яшьләрне җәлеп итеп, яшь буынны үз үр нәкләрендә тәрбияли алсалар бик яхшы булыр иде.

Инициатив төркемгә Фи рия Гарипова, Саимә Рәхимова керә. Дару ханә мөдире Розалия Миң негалиева финанс мәсьә ләләр, медикаментлар бе лән шөгыльләнә. Рим ма Кә римова да алыштыр гысыз ак тивист булып тора. «Игелекле эштә гаиләләре белән катнашучылар да күп: ирле-хатынлы, әниле-кызлы. Мәсәлән, Фред һәм Мөнирә Әхмәтвәлиевлар, Тәлгать һәм Хәния Фәизовлар бик актив волонтерлар – алар блиндаж шәмнәре ясау белән шөгыльләнә. Мөбарәкшиннар, Гыйниятуллиннар, Хәйдәровлар, Рәхимовлар һәм башка күп кенә гаиләләр бик теләп ярдәм итәләр. Нурия Садыйкова, Роза Хәй руллина, Фәйруза Ягъ фәрова, Нурисә Гыйния тул лина, Римма Нургалиева, Нурзия Шәйдуллина, Рәмзия Мөхтәрова октябрь аеннан бирле йон язып, эрләп, оекбаш-бия ләйләр бәйлиләр. Марс Рәхимов шәмнәр өчен калай бан каларның кырларын чү ки, ә зурракларыннан кыр шартларында шәм өстендә ризык әзерләргә яки җылытырга ярдәм итүче җайланмалар ясый. Маскировка челтәрләре өчен тасмалар әзерләүдә дә ярдәм итүчеләр күп, аларны Круглое Полега илтүчеләр – барысын да санап бетереп буламыни?! – дип сөйли Фирия Таһир кызы, һәр булышкан кешене мәкаләдә исемләп күрсәтә алмавына көенеп. – Әлбәттә, мобилизацияләнгән егет ләр нең якыннары, мәктәп укучылары да читтә калмый. Барысы да эшкә бик җитди, җаваплы карый. Мәдәният йортын ачып, аны эш тәмамланганнан соң бикләүче Фәйрүзә Ягъ фәровага да, егетләргә җи бәрер өчен күп итеп бал биргән Мөнир Сәхбиевка да зур рәх мәт. Чын күңелдән булышкан кешеләрне ничек әйтеп узмыйсың инде? – ди ул. – Кызганыч, кайберләре бик тыйнак, отчет өчен фотога төшергәндә дә кадрга кертмәвемне сорыйлар». Уразага керер алдыннан «Игелек» хәйрия оешмасы әгъзалары бергәләп ял итәр өчен җыелып алдылар: мәдәни программа оештырдылар, өйдән алып килгән сыйлар белән табын әзерләделәр һәм рәхәтләнеп аралашып, күңелле итеп вакыт үткәрделәр. Авылдашлар мондый кичәләрне даими үткәрергә килештеләр. Соңгы вакытта кешеләр, әйтерсең лә, һәркайсы үз кабыгына бикләнеп, берберсе белән сирәк очраша башладылар, аралашу – телефон аша, күп очракта – җансыз мессенджер херефләре ярдәмендә бара. Кайвакыт бу сынау безгә элеккечә ешрак очрашыр, күбрәк күзгә-күз карап аралашыр, бер өстәл артына җыелыр өчен, мохтаҗларга ярдәм итү дигән төшенчәне кайтару өчен дә җибәрелгән кебек тоела.

«Яхшылыкэшлә дә суга сал», – дигән әйтем бар. Биклән авылы волонтерлары нәкъ менә шундый принцип буенча яши. Алар көн дә йөрәк чакыруы, җан кушуы буенча ярдәмгә ашы га. Аллаһы Тәгалә кыл ган игелекләренең әҗер-савапларын бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев