Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ефәк юлы" ралли-рейдының алтынчы этабында Дмитрий Сотников дистанциядән төшеп калды

Йөк машиналары зачетында Андрей Каргинов турнир таблицасының беренче баскычында урнашты.

"Ефәк юлы" ралли-рейдының алтынчы этабында (Волгоград – Липецк) Дмитрий Сотниковэкипажы, машинасы юлда ватылып калу сәбәпле, дистанциядән төшеп калды. Йөк машиналары зачетында Андрей Каргиновтурнир таблицасының беренче баскычында урнашты. Бу хакта «КАМАЗ-Мастер» командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алтынчы участок борылмалы, комлы дала юллары буйлап узды. Ярышта катнашучыларның күбесе кичә катлаулы һәм кызыклы навигация булуын таныды. Экипажлар барлыгы 766 чакрым юл узды, шуның 317 чакрымы – махсус участоклар.

Дмитрий Сотников экипажы өчен көн уңышсыз булды. Экипаж старттан кузгалып китеп 200 чакрым юл узгач, йөк машинасының тапшырулар тартмасы сафтан чыкты.

Хәзер ралли-рейдта Андрий Каргинов экипажы әйдәп бара. Эдуард Николаев – икенче, Айрат Мәрдиев – өченче, Антон Шибалов – бишенче, Сергей Куприянов экипажы - җиденче урында.

Ярышта катнашучыларның барысы да бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында финишта очраша.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев