Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуңгызларның Африка чумасы – куркыныч авыру

Язга кердек. Табигать уяна барган саен, тереклек дөньясында инфекция таратучы зарарлы микроблар баш калкыту ихтималы да арта. Мәгълүмат чараларында кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-кортлар арасында төрле йогышлы авырулар таралуы турында хәбәрләр дә ешрак күренә башлый. ТР «Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе башлыгы Ленар ХӘЙБУЛЛИНның бу уңайдан мал-туар һәм кош-корт асраучыларга, умарта тотучыларга җиткерәсе яңалыклары, киңәш һәм тәкъдимнәре бар.

– Татарстаннан 15 чакрым ераклыкта гына урнашкан Самара өлкәсенең Кошкино районында дуңгызларның Африка чумасы чыганагы теркәлгәнлеге билгеле булды. Ул – йорт һәм кыргый дуңгызларда була торган вируслы авыру. Вирусны төп таратучылар – кабан дуңгызлары. Башка кыргый җәнлекләр, кошлар, кимерүчеләр һәм бөҗәкләр дә авыруны таратучы була ала. Вирус аларның йоннарына яки аякларына ияреп йөрергә сәләтле. 
Хайваннарның хәлен күзәтеп торырга кирәк. Авыру йоктырган терлек ашамый башлый, арткы аяклары тотмас була. Бот, корсак, муен тиресендә, колак төбендә, койрыгында кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә. Беренче көнне үк үләргә дә мөмкин. Инфекция бик тиз тарала һәм хуҗалыктагы барлык дуңгызларның үлеменә китерә. Аның фермер хуҗалыкларына, эре дуңгызчылык предприятиеләренә зур зыян салу куркынычы бар. «Дуңгызларның Африка чумасы» диагнозы куелганда карантин кертелә. Дуңгыз асрый торган эре хуҗалыклар ябык режимда эшли башлый. Әгәр вирус учагында авыру очраклары ачыкланса, терлекләрнең бөтен баш саны юк ителә: эпизоотик учактагы барлык дуңгызлар үтерелә, түшкәләрне яндырыла. Барлык төрдәге терлекчелек продуктларын карантин срогы дәвамында базарларда сату һәм читкә чыгару тыела.
Дуңгызларның Африка чумасы кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Авырудан дәва уйлап тапмаганнар әле, аны кисәтү буенча махсус вакциналар юк. Терлекләрне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү генә зур роль уйный. Кисәтүнең төп ысулы – хуҗалыкка вирус кертмәү. Дуңгызларның башка терлек-туар, күрше фермалар, хуҗалыклар белән контактка керүенә юл куймаска, ягъни урамда йөртмичә, абзарларда тотарга кирәк. Биналарда дезинфекция, дератизация үткәрергә. Дезинфекцияләнмәгән килеш яңа инвентарьны да кулланырга ярамый. Терлек азыгын Африка чумасы теркәлмәгән төбәкләрдән генә сатып алырга һәм ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрергә кирәк. Шунысы да бик мөһим: терлекне ветеринария документлары белән генә сатып алыгыз. Чалынасы малны да ветеринария хезмәткәрләренә алдан тикшертергә кирәк. Онытмагыз: дуңгызлары авырган яки үлгән очракта, хуҗалар кичекмәстән Тукай районы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Николай Туганов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X