Дүрт балага талпан кадалган
Роспотребнадзор идарәсенең район җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәбәр иткәнчә, узган атнада тукайлылар талпан кадалуы һәм шуның нәтиҗәсе буларак боррелиоз авыруы белән дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
Яр Чаллы шәһәренең йогышлы чирләр дәваханәсендә бер медицина ярдәме ала. Аңа Иштирәк авылы янындагы урманда талпан кадалган була, талпанны үзе чыгара, табибларга мөрәҗәгать итми. Хәзерге вакытта анда боррелиоз авыруына шик бар, дип белдерде Марат Вазыйхович.
Районның һәм шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә узган атнада 11 тукайлы, шул исәптән 4 бала талпан кадалу белән мөрәҗәгать иткән. Алар Новый, Новотроицкое поселокларыннан һәм Калмия, Бәтке, Аулаш, Шилнәбаш, Яңа Бүләк, Иске Абдул, Калмаш авылларыннан. Дүрт очракта талпаннар лаборатор тикшерүгә җибәрелгән. Марат Гыйрфанов белдергәнчә, икесендә борреллия ачыкланган, икесенең анализлары әле әзер түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев