Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде

Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда финалның 1/8 этабына чыкты.

Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде. Шулай итеп Россия җыелмасы тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда Дөнья чемпионаты финалының 1/8 этабына чыкты.

Мисыр капкасына беренче голны икенче тайм башында Мисырның сакчысы Фәтхи үзе кертте. Икенче голны 59нчы минутта Черышев кертте. Шунна соң, ике минуттан Дзюба Мисыр капкасына өченче тупны җибәрде.

Уенның 72 нче минутында Акинфеев капкасына Мисыр футболчысы Сәлах туп кертте.

Шулай итеп, уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионатының төркем этабының икенче турындагы Россия-Мисыр матчы Петербургта булды. Уенны "Санкт-Петербург" стадионы трибуналарында 65 мең чамасы кеше карады.

  • Киләсе уен 25 июньдә Самарада булачак. Россия җыелма командасы Уругвай җыелмасы белән финалның 1/8 этабында очрашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев