Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру тукталып тора

Коронавируска бәйле рәвештә республикада санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты – авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне медицина учреждениеләренә алып бару, аларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм өйләренә илтеп кую чараларын башкару вакытлыча – 2020 елның 23 мартыннан башлап 15 апрельгә кадәр туктатылды. 

Районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлова әйтүенчә, «Өлкән буын» социаль проекты буенча быелның беренче кварталында 476 кеше диспансеризация үтәргә тиеш булган. 2020 елның 9 январеннан 20 мартына кадәр район үзәк дәваханәсендә 65 яшьтән узган 419 кеше диспансерлаштыру үткән. «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру юнәлешендә 2020 елда район җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән булган 1904 кешегә диспансерлаштыру үткәрү каралган. Инфекция таралудан саклану чаралары күрү максатыннан өлкәннәргә өйдә утыру киңәш ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев