Яңалыклар
Дару үләннәре җыйдык, бәйгеләрдә катнаштык
Питрау - ул табигатьне олылау, аның биргәннәренә мәдхия җырлау. Бу көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре, кыр чәчәкләре күп авырулардан дәва, диләр. Табигать байлыклары, дару үләннәре белән таныштыру, аларны җыю максатыннан, балалар өчен Яңа Бүләк авылында урман аланына экскурсия оештырылды. Бу көнне, балалар гына түгел, өлкәннәр дә дару үләннәре, мунча себеркесе...
Питрау - ул табигатьне олылау, аның биргәннәренә мәдхия җырлау. Бу көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре, кыр чәчәкләре күп авырулардан дәва, диләр. Табигать байлыклары, дару үләннәре белән таныштыру, аларны җыю максатыннан, балалар өчен Яңа Бүләк авылында урман аланына экскурсия оештырылды. Бу көнне, балалар гына түгел, өлкәннәр дә дару үләннәре, мунча себеркесе төрләре, аларны җыю, киптерү тәртибе белән таныштылар. Питрау букеты ясау, анда булган чәчәк, үләннәрне танып белү, тәкыя үрү, себерке җыю кебек кызыклы бәйгеләр оештырылды. Шулай ук балалар таяк тартышу, су ташу, капчык киеп һәм йомырканы кашыкка салып йөгерү кебек уеннарда да актив катнаштылар. Уеннарда катнашкан һәркемгә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан учакта пешкән аш белән сыйландык, дип хәбәр итте безгә Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев