«Чыршы» операциясе башлана
Тукай районында «Чыршы» оператив-профилактик чарасын үткәрүгә әзерләнәләр.
Ул быел 20 декабрьдә башлана һәм Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.
-Аның максаты – бәйрәм алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау, - дип хәбәр итте район буенча дәүләт урман инспекторы Владимир Выходцев.
Хәзер урман хезмәткәрләре патруль төркемнәрен һәм маршрутларны формалаштыра, алар Алабуга һәм Түбән Кама урманчылыкларында булачак. Патруль эшендә полиция хезмәткәрләре дә катнаша.
Законсыз агач кисү өчен түбәндәге штрафлар каралган:
- гражданнарга 3тән 4 мең сумга кадәр,
- вазифаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр,
- юридик затларга 200дән 300 мең сумга кадәр.
Закон бозучыга шулай ук урманга китерелгән зыянны капларга туры киләчәк, ул агач төренә һәм аның үскән урынына бәйле.
Владимир Выходцев мәгълүматларына караганда, соңгы елларда кешеләр махсус чыршы базарларында урман чыршысы сатып алырга яки ясалма агач урнаштырырга тырыша. Шуңа күрә урман байлыгына ия булырга теләүчеләрнең саны кими бара. Узган ел Тукай районы территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисү очраклары теркәлмәгән.
/Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев