Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чулпан Сафина Актанышта татар җыры бәйгесендә катнашты

Декабрь уртасында Актаныш районында ТРның халык, РФнең атказанган артисты Әлфия Авзалова исемендәге IV регионара татар җыры конкурсы узды. Сәләтле башкаручыларны ачыклап, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгегә Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән, Актаныш районының үзеннән һәм Башкортостан республикасыннан килгәннәр иде. Районыбыздан әлеге бәйгедә чыгыш ясаган Чулпан Сафина Балалар сәнгатъ мәктәбенең...

Декабрь уртасында Актаныш районында ТРның халык, РФнең атказанган артисты Әлфия Авзалова исемендәге IV регионара татар җыры конкурсы узды. Сәләтле башкаручыларны ачыклап, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгегә Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән, Актаныш районының үзеннән һәм Башкортостан республикасыннан килгәннәр иде.

Районыбыздан әлеге бәйгедә чыгыш ясаган Чулпан Сафина Балалар сәнгатъ мәктәбенең Мусабай Завод авылы филиалның вокал бүлегендә шөгыльләнүче бердәнбер укучы. Ул конкурста татар халык җырларын башкарып, Актанышта узучы гала-концертка чакыру алды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, югары категорияле педагог Рәфикъ Дәминов җитәкчелегендә чыгыш ясаган Чулпанның тавышын жюри тиешенчә бәяләде һәм аны III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев