Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүпкә урын кайда?

Чүпне кая куярга дигән сорау туарга тиеш түгел кебек инде, чөнки хәзер аны махсус машиналар килеп җыеп китә. Ләкин проблемалар чыгып тора – тиешсез урыннарда чүп өеме булып калкып чыга алар. 

«Якты юл»ның Whats App-ына райондашыбыз Рәмис Сәлимов видеоязма һәм фотолар җибәрде. Ул Малтабар авылына керү юлындагы һәм Таулар белән ике арадагы чүп өемнәрен төшереп алган. «Авылга ук кереп җитә алмаган, күрәсең. Керергә һәм авыл уртасына бушатырга иде инде», – ди ул сарказм белән. Рәмис бу күренешне «Халык контроле»нә дә урнаштырган. Аның хәбәре әлегә «В работе» дигән тамга белән эленеп тора.
Ни өчен чүп өемнәре әле тегендә, әле монда пәйда була соң? Мәсьәлә хәл ителде кебек бит. Кагыйдәләр закон белән билгеләнде. Республикада ике эре компания бу эш белән шөгыльләнә. Безнең Тукай районына «Мехуборка» компаниясе хезмәт күрсәтә: авылларда җыелган чүпне махсус машиналар алып китә. 
«Көншкүреш калдыклары өчен контейнерлар куела яки аерым урыннар билгеләнә. Чүп җыю машиналары шул урыннардан төяп китә» дип чүп җыю кагыйдәләре турында узган ел апрель аенда язган идек. Биредә искәрмәләр дә бар: «артык зур күләмле әйберләр, төзелеш калдыклары, үлән, яфрак, агач ботаклары, чабылган үлән каты көнкүреш калдыгы саналмый, аларны контейнерларга салу тыела.». Рәмис төшергән язмада нәкъ менә төзелеш калдыклары. Димәк, чүп хуҗасы аны контейнерга сала алмаганга юл читенә чыгарып аударган? Куяр урын тапмаган ягъни? Тәртибен белмәгән? Ләкин белмәү җаваплылыктан азат итми. 
Урындагы кешеләрдән тагын бер кат аңлатма аласыбыз һәм сезгә җиткерәсебез килде, шуңа күрә районда каты көнкүреш калдыкларын җыю хезмәтен башкаручы «Мехуборка» компаниясе белән элемтәгә кердек. «Төзелеш калдыкларын кая куярга?» дигән сорауны компания вәкиле Екатерина Уткинага бирдек. Аның җавабы мондый: «Әйе, төзелеш калдыкларын урнаштыру тәртибе аерым, – диде Екатерина Алексеевна. – Контейнерлар көнкүреш калдыклары өчен. Ә үсемлек, агач һәм куак ботаклары, чабылган үлән, авыл хуҗалыгы культуралары, ишегалларыннан җыелган чүп-чар, яфрак – көнкүреш калдыгы түгел. Моннан тыш, янып китү куркынычы булган предметларны, зур күләмле әйберләрне, терекөмешле приборларны, электр лампалары, батарея һәм аккумуляторлар, медицина, терлекчелек калдыкларын, автомобиль тәгәрмәчләрен контейнерларга салырга ярамый. Төзелештән калган чүп-чар да тутырырга ярамый, штраф салына». 
Белгеч аңлатуынча, кеше үз участогында төзелеш эшләрен башкарганда артып калган, эшкә яраксыз кирпеч, цемент, профнастил кисәкләрен һ.б.ш. чүпне полигонга илтеп урнаштырырга тиеш. Тукай районы территориясендә яшәүчеләргә моның өчен «Идел буе экологик компаниясе»нә мөрә-җәгать итәргә кирәк. Компаниянең тәүлек әйләнәсе эшли торган диспетчерлык хезмәте телефоны: 8 (8552) 91-41-82. 
Ә Малтабар янындагы чүп өемнәре турында Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов, әлбәттә, белә булып чыкты. Ун көн эчендә аларның «язмышы» хәл ителәчәген әйтте Равил Әхәтович. 
Рәмис Сәлимов исә үзе тап булган чүплек-ләрне җыештыру өчен җәмәгатьчелекне дә ярдәмгә дәшмәкче. Аның кебек битараф булмаганнар табылыр, сүз дә юк. 

/ Рәмис Сәлимов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев