Чигешләргә салган бөек халкым күңелендә булган бар моңын
Күзкәй авылы китапханәсендә хис-тойгыларга, хатирәләргә бай «Чиккән сөлгем - күңелем көзгесе» дигән бәйрәм үтте. Күңелләрне кузгатты ул, яшьлеккә, әбиле-әкиятле балачакка кайткандай булдык.
Халкыбызның матурлап, күңел җылысын, күз нурын биреп чиккән, киҗе мамык җептән суккан сөлгеләре, ашъяулык, чаршаулары аның рухи байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра, төсләрнең җетелеген, гүзәллекнең бәһасен тирәнтен аңлый белүен күрсәтә. Һәр дәүләтнең үз мәдхия-гимны булган кебек татар хатын-кызларыбызның үз туграсы - күз явын алырлык сөлгесе бар. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Ап-ак тукымага төрле төстәге җепләр белән укалап чигелгән сөлгене «казан сөлгесе» дип йөрткәннәр. Сөлге чиккәндә бизәкләрнең һәм төсләрнең үзара урнашуы да зур әһәмияткә ия булган. Сөлге башларына чигелгән купшы чәчәк бәйләме, аңа матур итеп тамбур энәсе белән челтәр бәйләп тегү унтугызынчы гасыр урталарыннан алып чигү осталарының яраткан бизәгенә әверелде. Мин фәкыйрегез дә 1955-60 елларда бу шөгыль белән ихлас шөгыльләнеп алдым - бирнә әзерләдем. Ул сөлгеләрнең күпме үрнәкләре бар иде!
Сөлге белән бәйле борынгы йолаларыбызга гына күз салыйк: күз нурларын түгеп, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлге иң зур бүләк итеп кайнанага бирелгән. Кияүгә - аяк сөлгесе, чолгау, якыннарына кәләш сөлгесе бүләк иткәннәр. Яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе, әлбәттә, Сабан туе батырына эләккән. Аулак өйләргә кызларны сөлге тукырга чакыра торган булганнар. Күмәкләп эшләнгән сөлгеләр бер-берсенең осталыгын чарлау, белгәннәрен уртаклашу булса, икенче яктан татулыкны, бердәмлекне ныгыткан. Бәйрәмнәргә өй бизәгәндә дә түргә иң матур сөлгеләрне элгәннәр.
Китапханәгә әлеге бәйрәмгә килеп кергәч, үзебез дә бераз хәйран калып тордык: бүген ул нәкъ менә борынгыча итеп сөлгеләр белән бизәлгән иде. Бик борынгылары да, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән бизәклеләре дә бар иде.
Ике яклап киҗе-мамык җептән тукылган әле бүген дә күз явын алырлык сөлгеләрне Нәсимә белән Марсель Биктимеровлар алып килгән, алар 120 еллап элек сугылган булган. Әлфия Бәдретдинова элеккеге киндер сугу технологиясе турында сөйләде, сугу станы әле дә «исән» икән. Тәнзилә Шәйхнурова үзе дә әбиләре-әниләреннән газиз истәлек булып калган искиткеч нәкышләр төшереп сугылган сөлгеләрен элгән, Вәсилә Шәйдуллинада сугылган ашъяулык сакланган. Ә бераз арырак бүгенге чорда чигелгән әйберләр: Суфия Шәмсетдинова чигелгән мендәр тышлары (төсләр искиткеч осталык белән сайланган) белән сокландырса, Рәзилә Мулләхмәтова бер ише рәссамнәр көнләшерлек итеп чигелгән сөлгеләр алып килгән. Тәгъзимә Гыйззәтуллина кулындагы рамга салынган картинада төрле төстәге күбәләкләр. Алар бераз гына кагылсаң да очып китәрләр сыман, шул кадәре табигый. Сугылган салфеткалар, төрле зурлыктагы ашъяулыклар... Алар әйтерсең лә гасыр белән гасырларны тоташтырды.
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова бәйрәмне җепкә тезгәндәй, шигъри юллар белән бизәп, күңелләрне кузгатырлык итеп алып барды. Безгә шундый бүләкләр калдырган әби-әниләрне искә алдык, яшьлек елларына кайтып килдек, «бирнәләр әзерләдек», милли ризыклар белән чәйләп тә алдык, җырлап-биеп күңел дә ачтык. Марсель Биктимеров баянда уйнап, үзе иҗат иткән Сәяр Шәйхи сүзләренә язылган җырны башкарганда күңелләрне моң басты. Җырында - гомер агышы, кабатланмас яшьлек еллары, Дилүсә Мөбарәкшина да тансык җырчы. Барыбызның күңеленә дә якын «Зәңгәр күлмәк» җырын рәхәтләнеп тыңладык. Аннары заманча җырларга күчте. Баян булгач, була инде ул - күмәкләшеп яшьлек җырларын җырладык, биеп тә алдык. Эштән аерылып, инде лаеклы ялга киткән пенсионерларыбызга мондый эчтәлекле, күңелле бәйрәмнәр бик кирәк.
- Сандыкларда шул кадәре истәлекләр сакланадыр дип уйламаган идем. Кайсы гына гаиләгә барып керсәм дә, борынгыларыбыздан калган шундый кадерле истәлекләрне алып күрсәттеләр. Сандыклардан чыксыннар иде алар, балаларыбыз милләтебезгә генә хас шундый хәзинәләребез барын белеп үссеннәр иде. Нигә? Ватанпәрвәрлек, милли горурлык шулардан башлана бит, - диде Тәнзилә Ахуновна бәйрәмне йомгаклап. - Тагын шулай очрашыйк, искә алыр әйберләр күп. Без бит бай тарихлы халык.
Заһидә Нәбиуллина,
Күзкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев