Чебенле авылы урынында хатирәләр йөри
Туган авыл... Кендек каның тамган туган җир туфрагын сагынып җирсү. Иң тирән хисләрнең берседер ул. Шулай булмаса, кырык ел элек күчерелгән, кайчандыр туган авылы торган урынга шул кадәре халык җыелыр идеме? Инде чәчләренә чал кергән кешеләр, балаларын, оныкларын ияртеп, авылы кубарылган урынны шулай олылар идеме? Авылдашлар Казаннан, Ижаудан, башка шәһәр-авыллардан...
- «Хәтер көне»... Бу сагышлы бәйрәмне әнә шулай зурлап, төрле якларга сибелгән чебенлеләрне әледән-әле бергә җыю, очраштыру - «Хәтер көне»н уздыру инициаторы да, авыл урынында истәлек ташы куюны оештыручы да Бикбау авылында туып-үскән, кырык елга якын Боерган авылында китапханәче булып эшләүче Флүзә Сәлимова, - дип авылы халкының рәхмәтләрен җиткерде Чебенле тарихын язып, китап итеп чыгарган Азат Хаҗиев китапханәнең 70 еллыгына багышланган тантанада. Быел да Флүзә, район якташлар җәмгыяте, Боерган авылының мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре белән бергәләп оештырган бу истәлекле очрашуны.
Истә әле, авыл урынында истәлек ташын кую тантанасы искиткеч бер вакыйга булган иде. Авылдашларның сөенешеп, кочаклашып очрашулары, тыйнак тантана, бер караганда гөрләп торган бәйрәм, әмма күңелләрдәге якты сагышның чайпалып түгелергә торуы хәтердә саклана. 1998 елның июне иде ул. «Хәтер көне» шул вакыйгадан соң даими үткәрелә башлады. Истәлек ташына «Туган туфрагыма күмелеп калган гомер агачының тамырлары... Бу урында 1975 елга кадәр Чебенле авылы яшәде» дигән сүзләр язылган.
Авылдашлар шул мәйданга җыела. Эскәмияләр тезеп куелган. Аларга урам исемнәре язылган. Тугыз урам-тыкрык: Хәмидулла тыкрыгы, Нәнсә, Хәмәтдин, Бачты, Шамил, Көлчә, Гаделша, Күпер Сәгъди, Ибрай бабай тыкрыклары. Халык үзенчә атап йөрткән урам исемнәрен. Тора-бара ул эскәмияләр очрашуга килүчеләр белән тула башлады. Һәркем үз урамы исеме язылган эскәмиягә утыра. Тора-бара урыннар тулды. Димәк, буыннар чылбыры дәвам итә, авылдашлар исән-саулар әле, туган җирләрен искә алырга, очрашып, хатирәләрен яңартырга кайтканнар. Мәйдан читендә «Яран гөл» фольклор коллективы үзе бер «ярминкә» ачкан: монда әби-бабайларыбыз көнкүрештә кулланган, кулдан ясалган әйберләр. Фольклорчылар үзләре дә милли киемнәрдән. Алар бүгенге бәйрәмгә мунчала чыгару мизгелләрен, Азат Хаҗиев сүзләренә Рөстәм Әхмәтханов язган «Чебенлемә» җырын әзерләгәннәр. Сагышлы бәйрәмгә яктылык, рухи нур өстәделәр алар.
«Хәтер көне» истәлек ташы янында намаз укудан башланды. Азанны бик матур мәкам белән Рәим Гатиятуллин әйтте, Салих Шәйхразиев азан догасын укыды. Аннары, бер минут тын калып, авылны, инде якты дөньядан китеп барган авылдашларны искә алдылар.
Айзирә Әхмәтханова башкаруында «Чебенле-Боерган» җырын күп тапкырлар ишеткәнем булды, әмма ул бүген аеруча моңлы яңгырады. Шагыйрә Зөләйха Закирова әлеге авыл язмышын чагылдырган «Чаң» шигырен сөйләгәндә кунакларның күзләре чыланды, хатирәләр кабат яңарды. «Мондый хәлләр яңадан кабатланмасын, кешеләр авылларын югалтып еламасын, кешегә кайтып орынырга туган нигезе булу көч бирә», - диде ул.
- Бер хәлгә гаҗәпләнәм һәм сокланам мин: кайтып керергә өегез дә юк, авылыгыз да, ә талпынышып кайтасыз, күр инде, күпме кеше җыелды авыл аланына. Димәк, күңелләрдә җирсү, сагыну яши, туган җиргә табыну - изге хис. Сезнең бу халәтегез миңа да күчте, - диде Татар конгрессының район бүлеге, районның якташлар җәмгыяте җитәкчесе, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева. Һәм күңелләрне тетрәндерерлек моң белән Чебенле кызы, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә язылган «Авылым сагышы» дигән җырны башкарды.
Рәзинә Насыйбуллина дигәннән, туган авылына гашыйк зат ул. Күпме шигырьләр, юлъязмалар багышлады ул туып-үскән авылына. «Чебенлемә» шигырен сөйләгәндә күзгә яшь килде. Су астында калып, авыл зиратын урыныннан күчергәндә изге рухлары җәберләнгән әрвахлар, туган җирсез калган газиз авылдашлары хакында аның бу шигыре.
Сагыну белән сугарылган чыгышлар дәвам итә, аларны җырлар алмаштыра. Мин исә очрашуга килгән чебенлеләр белән танышып йөрим. Зөфәр Мифтаховны районыбызның тырыш җитәкчеләренең берсе буларак беләм. Чебенле егете ул. «Сагындыра, йокысыз төннәрдә күңелем белән үзебез уйнап, йөреп үскән тыкрыклардан узам, таныш капкаларга тукталам, җиләк-җимешне мул биргән елга буена төшәм. Беләсезме, олыгая барган саен бу сагыш-сагыну көчәя генә бара икән. Очрашуны оештыручыларга рәхмәт, - диде ул сагыш тулы карашын авылы урынына төбәп. - Алты бала үстек без. 1974 елның марты иде, өйне тракторга тагып күчергәндә, әти йорт урынына утырып елады. Әти дә, әни дә мәрхүмнәр инде, Боерган зиратында җирләнделәр».
Зөфәр Ясабиев Чаллыда яши икән. Йортлары Боерганга күчерелгән. «Биш бала үстек Чебенледә, бик матур урында иде авылыбыз, сагындыра. Шуңа күрә «Хәтер көне»н көтеп алабыз. Авылдашлар бик якын бит ул. Бер очрашуы ни тора», - диде ул.
Зөһрә Салихова да һәр очрашуга кайта икән, Чаллыда яши, мәктәптә эшли. Гөлфия Әһлиева - ветеран-укытучы. «Чебенлегә Көлчә тыкрыгына килен булып төштем мин, авылны, аның кешеләрен яраттым. Әллә табигате матур булганга, халкы искитмәле әйбәт иде авылыбызның. Мөмкин кадәр хәзер дә аралашып яшим», - диде ул һәм үзе иҗат иткән «Мин Чебенле килене» дигән шигырен сөйләде.
Бу авылның мөхтәрәм кешеләрен санап китсәң, байтак алар. Рөстәм Әхмәтхановтан башка бер бәйрәм дә узмый, ул көйләр яза, үзе дә матур тавышлы җырчы, моңга хирыслык кызына, оныгына да күчкән. Азат Хаҗиев һөнәре буенча табиб, аны тарихчы дияргә дә була. Берничә ел элек аның «Чебенле (Тойгузино) авылы тарихы татар язмышында» дигән китабы дөнья күрде. Бик күп, кызыклы, әһәмиятле мәгълүматлар тупланган аңа. Ярдәм итәргә әзер химаячылар бар.
Көн дә бик матур иде, бәйрәм озак дәвам итте. Гадәттәгечә, балык шулпасы да, карга боткасы, яңа бәрәңге дә пеште - барысы да рәхәтләнеп сыйланды, уеннар да уйналды. Иң мөһиме - авылдашлар рәхәтләнеп аралашты, хатирәләрен уртаклашты. Күңелләрне сафландыра, яшәргә рух өсти торган фал бит ул хатирәләр иле...
Заһидә Нәбиуллина,
ветеран-журналист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев