Реклама
Яңалыклар
Чаллыга кайткан качаклар тулай торакларга урнаштырылды
Кичә Чаллыга Украинадан 128 качак кайтты. Алар барысы да Ростов өлкәсеннән. Украиналылар арасында 59 бала да бар. Иң кечкенәсе - өч айлык. Медицина хезмәткәрләре кешеләрнең сәламәтлеген тикшерделәр, кирәк очракта алар прививкалар ясаячаклар. Качакларны автобусларга утыртып, 1/07 һәм 1/08 тулай торакларына җибәрделәр. Әгәр килүчеләр шәһәрдә озакка калырга уйласалар, балалар бакчага урнаштырылачак,...
Кичә Чаллыга Украинадан 128 качак кайтты. Алар барысы да Ростов өлкәсеннән. Украиналылар арасында 59 бала да бар. Иң кечкенәсе - өч айлык. Медицина хезмәткәрләре кешеләрнең сәламәтлеген тикшерделәр, кирәк очракта алар прививкалар ясаячаклар. Качакларны автобусларга утыртып, 1/07 һәм 1/08 тулай торакларына җибәрделәр. Әгәр килүчеләр шәһәрдә озакка калырга уйласалар, балалар бакчага урнаштырылачак, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев