Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда беренче танышлар

Күпьеллык журналист хезмәтемнең мөһим бер өлеше Чаллыда КамАЗ төзелеше чорына һәм аннан соң «Якты юл» газетасы оешып, шунда эшләгән елларга туры килә.

1970 елның февраль уртасында мине Чаллыга, Бөтенсоюз төзелешенә «Социалистик Татарстан» газетасы хәбәрчесе итеп җибәрделәр. Көн шактый салкын. Шәһәр партия комитеты беренче секретаре Рәис Кыям улы Беляев янында булганнан соң, аның фатихасын алып, «Коммунизм байрагы» шәһәр газетасы редакциясен эзләп киттем. Ул Кызыл Армия урамындагы ике катлы бинада иде. Янәшәдә генә шәһәрнең һәм Чаллы районының хәрби комиссариаты, район башкарма комитеты, РОНО һәм башка оешма, учреждениеләр урнашкан. Редакциянең ак бинасы әллә каян күренә. Аскы каты таштан салынган, анда шәһәр типографиясе, өске катында рус газетасы редакциясе һәм аның татарчага тәрҗемә итеп чыгарыла торган «Коммунизм байрагы» редакциясе. Мөхәррир урынбасары бүлмәсен ачып керүгә өй җылысы, утын ягулы мич җылысы эчендә калдым. Кара-каршы өстәл артында ике ханым - берсе 50 яшьләр тирәсендә, монысы, мөгаен, мөхәррир урынбасары Зәйнәп Җиһаншинадыр дип уйладым. Ул ягымлы гына итеп урын тәкъдим итте. Икенчесе - пөхтә киемле, күркәм яшь ханым машинкасын чыкылдатып, урысча текстны татарчага тәрҗемә итә иде. Мөхәррир урынбасары аны өметле яшь журналистыбыз Заһидә Нәбиуллина дип таныштырды.

Мин исә бирегә нинди җилләр белән килүемне әйттем. КамАЗ төзелеше иҗат кешеләрен дә магниттай тарта. Беренче көннән үк төзелеш барышын, андагы вакыйгаларны яктыртып бару өчен каләмемә ышанганнардыр, дидем. Казаннан, «Социалистик Татарстан»ның сәнәгать һәм төзелеш бүлеге мөдире, университетның өлкән курсында укыган сабакташым журналист Гарәфетдин Шәрәфетдиновның әйтеп җибәргән әманәтен-сәламен тапшыргач, бүлмә эче яктырып китте, мин дә ничектер үз кешегә әверелдем. Машинистка кызыбыз Заһидә Нәбиуллина, тәрҗемәдән аерылып, китергән хәбәргә аеруча җанланып, «Гарәф абый минем авылдашым ул, газета эшенә өйрәткән остазым», - дип Зәйнәп апасының хезмәтен дә читкә куймады. Гарәфетдин Низаметдин улы редакция коллективы белән даими элемтәдә торды. Лаеклы ялда чагында «Якты юл»га кечкенә хикәяләрен җибәреп торды.

Журналист сукмаклары очраштыра

70нче еллар азагында шәһәр газетасында беренче карашка җитди кыяфәтле, һәрчак ыспай киемле, әмма ара-тирә җае чыкканда, мәзәк хәлләрне искә алып, күңелне күтәреп җибәрергә маһир журналист пәйда булды. Ул урысчаны су кебек эчә. Чистай газетасында һәм горкомда эшләп алган киң карашлы Дамир Вәгыйзов иде. Кулында обком юлламасы. Исәнләшеп, бераз гәп коргач, журналист сукмаклары кайдадыр очраштырган сыман тоелды. «Син, Дамир дускай, мотоциклыңа атланып, Чистайдан Норлат якларына килеп чыкмадыңмы? «Дружба» колхозы кырларында очраштык кебек. Колхоз рәисе, Социалистик хезмәт герое Шәриф Хафизов турында радиоочерк әзерләргә килгән идең». Шулай дип, үткәннәрне искә ала-ала сөйләшеп киттек. Кайбер язмалар турында үзара бәхәсләшкән чаклар да була иде.

«Якты юл»ның беренче мөхәррире

1976 елның 20 апрелендә Тукай районы оештыру турында карар кабул ителгәннән соң, районның үз басма газетасын булдыру турында сүз купты. Ул нинди булырга тиеш? Ниһаять, басма татар телендә булып, урысча тәрҗемәдә дә дөнья күрергә тиеш, дип килештеләр. Аның беренче мөхәррире итеп обком Дамир Харрас улы Вагыйзовны раслады. Бу хакта соңыннан болай дип язды Вагыйзов: «Мине обкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Николай Иванович Демидов кабул итте. «Син сәяси, икътисади яктан шактый чарланган кешегә охшагансың... Үзеңне хаклы санаган очракта, түрәләр белән, турыдан-туры бәрелешкә барма, ул чакта мин дә сине яклый алмаячакмын».

Дамир Харрас улы әлеге акыллы киңәшне тотып, бизмәнне теге яки бу якка тибрәндерергә ирек куймады. Үзе белән эшләүче журналистлардан да дөреслекне хаклау, тугрылык, гаделлек, укучылар мәнфәгатен кайгырту, татар теле язмышы һәм милли гореф-гадәтләребезне торгызу мәсьәләләрен заманча төгәллек белән яктыртуны таләп итте. Икътисад һәм социаль-көнкүреш мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Атналык планлаштыру сәгатьләре һәм летучкалар бик җанлы, бәхәсле үтә, күп кенә кыю мәсьәләләр күтәрелә иде. «Якты юл» газетасы үз тирәсенә оста, тирән белемле каләм ияләрен туплады. Шулардан Заһидә Нәбиуллина, Флюра Сәйфетдинова, Гамир Гайфетдинов, фотохәбәрче Фәрит Шәйхетдинов, язучылардан Хәниф Хөснуллин, Равил Вәлиев беренче юл яручылар булдылар. Алар тирәсенә Чаллыга килгән Фаяз Дунай, Мәхмүт Газизов, Газиз Кашапов, Нәҗип Мадьяров, җирле шагыйрьләр Рәшит Юнысов, Рафис Хисамиев, Миркадәм Матшиннар тупландылар, үз иҗат җимешләрен беренче чиратта Чаллыдагы беренче татар газетасы булган «Якты юл»да бастырырга омтылалар иде.

Газетаның башлангыч елларында туган матур традицияләр соңга таба да дәвам итте. Яшь каләм ияләре эзләнәләр, иҗади табышларына шатланалар, кимчелекләренә көенәләр. Гомумән, иҗат коллективы эзләнүдә, укучыларыбызны элеккеге тәҗрибәгә таянып, яңа уңышлары, ачышлары белән шатландырыр әле. Шундый якты өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев