Чаллы элеваторына 100 ел
Күптән түгел шәһәр һәм район җәмәгатьчелеге Чаллы элеваторының күркәм юбилеен - 100 еллыгын билгеләп үтте. Мондый олуг юбилейга ирешә торган предприятиеләр бик сирәк була. Патша Россиясе елларында туып, илне тетрәндергән сугышларны кичергән, ачлык-ялангачлыкта халыкны икмәкле, терлекне фуражлы, чәчүгә орлыклы иткән игелекле элеваторга һәркемнең рәхмәте зур. Бүгенге көндә предприятие бик күп...
Патша Россиясендә өченче
Чаллы каласында «Элеватор тавы» дип аталган ярымутрау рәвешендәге калку урында бистә бар. Аның сул ягыннан Чаллы һәм Мәләкәс елгалары агып, Чулманга коя. Ә уң ягыннан ерак киңлекләргә җәелгән Чулман елгасы ага. Еракта күгелҗем нарат урманнары шәйләнә. Элек-электән Чулман халыкка су юлы булып хезмәт иткән. Аның буйлап йөк төягән баржалар Казанга, Уфага, Перьмгә һәм башка төбәкләргә китеп барган. Элеватор янындагы пристань төрле якка сәфәр кылучылардан өзелмәгән. Кама сусаклагычы төзелгәнче ук бу пристань аша көн саен йөзләгән-меңләгән кеше Чаллыга, КамАЗ төзелешенә килә иде. Пристаньнең текә баскычыннан күтәрелүгә иң элек сине элеватор каршылый. Килүчеләр бер-берсенә карашып сорашалар: «Бу мәһабәт бинаны кемнәр салды икән?» Арадан хәбәрдары табыла. Моны беренче герман сугышында әсир төшкән немец солдатлары салган. Төзүчеләр арасында алары да булгандыр. Архив чыганакларына таянып, эш болай тора: Кама аръягы төбәгендә ашлык уңышы яхшы булганлыктан, патша Россиясе дәүләт банкы икмәкне саклау ихтыяҗы кирәклеген аңлап, Чаллыда элеватор төзү эшләрен җәелдерә. Аның заказы белән эшкә Бельгия-Германия фирмалары җәлеп ителә. Төзелеш белән юл эшләре инженеры Владимир Флеров һәм инженер Борис Эдельман җитәкчелек итә. Көн саен төзелештә йөзләрчә эшче катнаша. Шуларга ярдәмгә тагын әсирлеккә төшкән Австро-венгрия хәрбиләре - немецлар, чехлар һәм словаклар китерелә. Төзелеш 1914 елны башланып, 1917 елга кадәр дәвам итә. Чаллы элеваторы зурлыгы ягыннан Самара, Новороссийск элеваторларыннан гына калыша, Россиядә өченче урынны били.
Директорлары кемнәр була?
Предприятенең бер гасырлык тарихында 27 директоры булу мәгълүм. Заманасы четерекле елларда кайберләре коллектив белән якыннан танышырга да өлгермичә, бер-ике елдан китеп тә барганнар. Сталин репрессиясенә эләгеп нахакка гаепләнүчеләр дә булган. Беренче директорлардан Михаил Дивавинның язмышы аеруча кызганыч. Сөргендә авыр физик хезмәттә сәламәтлеген югалтып, вакытсыз вафат була.
Элеваторда гади эшчедән директор дәрәҗәсенә җитеп, 22 елын җитәкче булып эшләгән, предприятиене заман таләпләренә туры китереп үзгәртеп коруга зур өлеш керткән, гаять кеше җанлы, итагатьле директор Галимҗан Нургали улы Закиров турында җылы сүзләр ишетәсең. Директорлык чагы КамАЗ төзелеше вакытына туры килә. Аның җитәкчелегендә ашлык кабул итүдә, эшкәртүдә һәм саклауда яңа технологияләр кертелә. Зур төзелеш алып барыла. Круглое Поле станциясеннән тимер юл салына. Түбән Кама ГЭСы сусаклагычында су күтәрелү сәбәпле, күптөрле төзелеш башкарыла, яр буйлары бетонлап ныгытыла. Зур йөк күтәрешле машиналарны күтәртеп бушату җайланмалары урнаштырыла, авыр йөкләрне махсус үлчәү аша үткәрәләр. Катнашазык заводы салынгач, Чаллы кош фабрикаларын азык белән тәэмин итү яхшыра.
Галимҗан Закиров эшчеләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирде. Хезмәттәге казанышлары өчен «Почет билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. Шәһәрнең мактаулы гражданы иде.
Галимҗан Закиров башлаган эшне яңа буын директорлары Ильяс Шәйхетдинов (1990-1997), Васил Хаҗиев (1997-2004), Фәнис Гаҗетдинов (2004-2007) дәвам итте. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр җитәкчелекне элек баш инженер булып эшләгән Исхак Шәйхетдинов уңышлы башкара.
Тарихка яңа сәхифәләр
Элеватор «Агрокөч төркеме» ябык акционер җәмгыяте составына кергәч, аның тарихында яңа сәхифә ачыла. «Агрокөч төркеме» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче республикада иң эре агросәнәгать холдингы санала. Ул күп мәйданнарда бөртекле, техник һәм азык культуралары игә.
Элеватор коллективы «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең «Чаллы-бройлер» фабрикасын яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итүгә зур тырышлык куя. Моннан тыш эре дуңгызчылык комплексы өчен дә катнашазык җитештерә. Моның өчен Голландия технологиясенә нигезләнгән яңа завод төзелде.
Кадрлар - иң зур байлык
Бүген коллективта 315 кеше эшли. Шуларның 30 проценты югары һәм махсус урта белемле. Тату, дус коллективта бер гаилә әгъзалары сыман ветераннар белән бер сафта яшьләр дә эшли. Ветераннардан Әлфия Фәрдиева, Мәсгуть Хәйрулллин, Марина Колобова, Валентина Гыйльманова, Әлфинур Шакирова, Зөлфия Габдрахманова, Эльза Нуретдиновалар белән хаклы горурланалар. Алар яшьләрне үз һөнәрләренә теләп өйрәтәләр.
Бәйрәм тантанасында гаиләләре белән хезмәт куйган династияләрне атадылар. Алар дистәләрчә. 100 еллыкка багышлап, элеваторның үткәне һәм хәзергесе, хезмәт кешеләре турында саллы альбом-китап чыгарылган.
Данлы тарихы булган Чаллы элеваторы бүгенге көн таләпләре белән яшәп, икенче йөзьеллыгына аяк баса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев