Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда "җир эше" буенча сигез фигурантның алтысы участокларын кире кайтарган

Кичә Автокалада сигез кешенең, шул исәптән Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниевның өендә тентү үткәрелгән.

Чаллыда «җир эше» буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Гаепләнүчеләр арасында Тукай районының элеккеге башлыгы Васил Хаҗиевта бар. «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы мәгълүматлары буенча, кичә өйләрендә тентү узган сигез кешенең алтысы аренда килешүләрен өзгән һәм җирләрен кире кайтарган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Чаллыда берничә кешенең өендә тентү үткәрелүе хакында хәбәр иткән иде. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлеге мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан. Сүз Тукай районында җир кишәрлекләре белән бәйле махинацияләр хакында бара. Җинаять эшендә Князево авыл җирлегендәге гомуми мәйданы 11 гектар тәшкил иткән сигез җир кишәрлеге күрсәтелгән. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан әлеге участокларның законсыз төстә бүлеп бирелүе турында гариза килгән.

Тентүләр сигез кешенең, шул исәптән Тукай районының элеккеге башлыгы Васил Хаҗиев һәм Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниевөендә үткәрелгән. Васил Хаҗиев үз гаебен таныган.

Тентүләрдән соң законсыз схема буенча җир сатып алган сигез кеше, аренда килешүләрен өзеп, участокларны муниципалитетка кире кайтарган. Алар арасында Фәйзулла Хөсниевның улы да бар. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/26/168557/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев